• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №52» города Набережные Челны Республики Татарстан / Яр Чаллы шәһәренең "52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423827, Республика Татарстан, город Набережные Челны, бульвар Автомобилестроителей, дом 5 (52/36)
Телефон: +7(855)-259-36-88
E-Mail: S52.Nc@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №52" г. Набережные Челны РТ
Руководитель: Нуриахметов Дамир Денисламович
Год основания учреждения: 1990
У нас учатся: 687 учеников
У нас учат: 39 преподавателей

ВСЕ школьные новости

Айдар Хәлимнең 80 яшьлек юбилее уңаеннан иҗатына багышланган әдәби – музыкаль кичә

Опубликовано: 04.03.2022

3 март көнне 52 нче мәктәпнең китапханәчесе Нуретдинова Илфания Камил кызы мәҗлесләр залында күренекле язучы, публицист, язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе лауреаты Айдар Хәлимнең 80 яшьлек юбилее уңаеннан иҗатына багышланган әдәби – музыкаль кичә уздырды.

Кичәдә шәһәрнең мәктәп китапханәчеләре, укытучылар, мәктәп укучылары, укытучылары катнашты. Юбилярны  котларга Чаллы  язучылар берлеге рәисе Факил Сафин, шагыйрь Айрат Сафуанов, «Мәйдан” журналы, “Көмеш кыңгырау” газетасы хәбәрчеләре килделәр. Чаллы татар дәүләт театры артисты Флүрә Талипова-Коләхмәтова Айдар Хәлим сүзләренә иҗат ителгән җырларын башкарды. Укучылар Айдар Хәлимнең балалар өчен язылган шигырьләрен һәм “Кыяр караклары” шигырен сәхнәләштереп уйнадылар. Мәктәпнең яшь талантлары татар халык җыр-биюләре,баянда сыздырып уйнап күрсәтүләре белән мәҗлескә ямь өстәде.

Кичәне матур итеп мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Илдар Флүр улы Госманов, татар теле укытучысы Алия Илфак кызы Корбанова алып бардылар. Кичә азагында мәктәп директоры Дамир Денислам улы Нуриәхмәтов, Айдар Хәлимгә рәхмәт әйтеп, укучылар исеменнән бүләк тапшырды.

Барлык кунаклар, укучылар канәгать калдылар.



К списку новостей