• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение города Набережные Челны «Средняя общеобразовательная школа №4»/Яр Чаллы шәһәренең «4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423803, г. Набережные Челны, ул. Хади Такташа, д. 35 / Яр Чаллы шәһәре, Һади Такташ урамы, 35 йорт
Телефон: +7(855)-246-55-02;+7(855)-246-56-28;+7(855)-246-56-13
E-Mail: S4.Nc@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАОУ "СОШ №4"
Руководитель: Асаинов Айрат Абдулхаевич
Год основания учреждения: 1981
У нас учатся: 807 учащихся / укучы
У нас учат: 47 учителя / укытучы

Новости школы №4

Ак калфаклы татар кызы

Опубликовано: 09.02.2023

9.02.2023 көнне "Эврика" үзәгендә уздырылган 10 нчы "А" сыйныф укучысы Вильданова Марьям "Ак калфаклы" татар кызы бәйгесендә катнашып, Республика этабының сайлап алу турына узды.
Котлыйбыз, Марьям!!! 
Җитәкчеләре - Гарифуллина А. Н., Хайрутдинова Р. И.
 
Бәйгедә шәһәр мәктәпләрендә укучы әлеге исемнәр иң лаеклы 8 кыз катнашты.

Иң башта кызлар визитка конкурсында чыгыш ясады. Һәрберсе үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтте - җырлады, дәртле биюләр башкарды, шигырьләр сөйләде. 

Соңрак "Җанлы әңгәмә" үтте- кызлар жюри әгъзаларына кара-каршы утырып аларның сорауларына җавап бирде. Бу аларга үзенә күрә бер имтихан тоту кебек булды. Кызлар гаилә традицияләре турында, үзләре генә белгән рецептлар турында сөйләде. Шәҗәрәләре белән дә таныш кызлар, нәселләрен беләләр. Жюри әгъзасы Лилия Гыйбадуллина туачак балаларына нинди исемнәр кушачагы белән кызыксынды. Фирдүсә ханым Әюпова бирнәнең нәрсә икәнен беләсезме, ул хәзер кирәкме дип сорады. Кызлар, әлбәттә, кирәк дип җавап бирде. 

Алга таба бәйгенең практик өлеше башланды. Оста куллар дип аталды ул. 10 минут эчендә кызлар токмач басты, дисбе җыйды.

Катнашучы кызлар барысы да җиңүче дипломына ия булдылар. Чаллы шәһәрен Республика этабының сайлап алу турында Вильданова Мәрьям, Фардеева Розалина, Ишалина Айсылу тәкъдим итәчәк. 

Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/achyk-ishek/callyda-ak-kalf..



К списку новостей