• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение города Набережные Челны «Средняя общеобразовательная школа №4»/Яр Чаллы шәһәренең «4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423803, г. Набережные Челны, ул. Хади Такташа, д. 35 / Яр Чаллы шәһәре, Һади Такташ урамы, 35 йорт
Телефон: +7(855)-246-55-02;+7(855)-246-56-28;+7(855)-246-56-13
E-Mail: S4.Nc@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАОУ "СОШ №4"
Руководитель: Асаинов Айрат Абдулхаевич
Год основания учреждения: 1981
У нас учатся: 807 учащихся / укучы
У нас учат: 47 учителя / укытучы

Новости школы №4

«Волонтер»

Опубликовано: 29.03.2018

Укучыларыбыз куптэн тугел генэ Яр Чаллы шәhәренен 23 нче китапханәсендә кунакта булдылар. «Волонтерлар рәтенә бас» дигэн кечкенә генә викторина уткәрелде. Чара файдалы hәм кызыклы узды. Балалар кутэренке кунел белэн таралыштылар.

 

Соңгы елларда «волонтер» исемле сүз киң тарала башлады. Волонтерлар турында күпләр ишеткән, ләкин аларның кем икәнен белмәүчеләр дә бардыр. Яшьләр арасында һәр икенчесе волонтер дисәк тә, дөрес булыр. Шулай да кем соң ул? Нәрсә белән шөгыльләнә?

«Волонтер» – инглиз теленнән «үз теләге белән ярдәм итүче» дип тәрҗемә ителә. Алар элеккеге тимурчыларны хәтерләтә. Нинди генә чара, бәйрәм, ярыш, тантана булмасын, барысы да волонтерлар ярдәме белән үткәрелә. Волонтерлар – бик җаваплы, актив кешеләр. Уңганнар, булганнар. Чаралардан тыш, хәйрия эшләре дә волонтерларны урап узмый. Алар ятимнәргә, ялгыз картларга ярдәм итәргә ашыга.

Волонтер булу ул – үзенә күрә бер тормыш тәҗрибәсен туплау, төрле илдән килгән кешеләр белән аралашу, яңа дуслар табу, чит телләр өйрәнү, сабырлык, түземлек, армый-талмый, «энерджайзер» кебек, һәрвакыт активлык рухында тору. Әлбәттә, волонтерларга хезмәтләре өчен акча түләмиләр. Ләкин алар күп нәрсәгә өйрәнә, үзләренең нәрсәгә сәләтле икәнлекләрен күрсәтә алалар. Белгәнебезчә, миллионлаган кешеләр яхшылык эшли һәм аның өчен бернәрсә сорамый. Моның белән үзенә канәгатьләнү ала, кемдер алдында торган бурычын түли.

Һәрберебез үзара ярдәмләшеп яшәсәк, киләчәгебез якты булыр. Син дә волонтерлар рәтенә бас һәм дөньяда изгелек тагын да артыр.



К списку новостей