• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение города Набережные Челны «Средняя общеобразовательная школа №4»/Яр Чаллы шәһәренең «4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423803, г. Набережные Челны, ул. Хади Такташа, д. 35 / Яр Чаллы шәһәре, Һади Такташ урамы, 35 йорт
Телефон: +7(855)-246-55-02;+7(855)-246-56-28;+7(855)-246-56-13
E-Mail: S4.Nc@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАОУ "СОШ №4"
Руководитель: Асаинов Айрат Абдулхаевич
Год основания учреждения: 1981
У нас учатся: 807 учащихся / укучы
У нас учат: 47 учителя / укытучы

Новости школы №4

Очрашу

Опубликовано: 22.09.2017

Күпләр Рифат Cәлахны (Рифат Гали улы Сәлахов) бары тик мәхәббәт шагыйре буларак кына беләләр. Без дә, аның  “Мин язларны сөймим!” шигырен укыйган идек. Әмма Рифат абый белән очрашудан соң, аны бөтенләй башка яктан ачтык. Тышкы яктан тыйнак, сабыр күңелендә тау-ташларны күчерерлек егәр, дәрт бар.
Мәктәптә гел «5»ле билгеләренә генә укучы Рифат башлангыч сыйныфларда  ук тел, әдәбият белән дә ныклап кызыксына башлый. Беренче шигырен 5 нче сыйныфта укыганда иҗат итә.
«Мәктәптә иң яхшы укучылардан санала идем. Шуңадырмы, көннәрдән бер көнне татар теле укытучысы Гөлсания апа Сәлахова сыйныфка керде дә: «Рифат, шигырь язарга кирәк, әйдә, тырышып кара әле, син булдырасың», – диде.
Аның икенче бер яраткан шөгыле – гармунда уйнау. Кечкенәдән гармунда көй чыгарып, шул көйгә сүзләр уйлап табып, җырлар сузарга яраткан икән Рифат абый. Акрын-акрын гына яңа шигырьләре туа торды. 10-11 нче сыйныфларда укыганда, ул күбрәк мәхәббәт турында яза башлый.
11 нче сыйныфны тәмамлагач, КДУның юридик факультетына укырга керә. Аз гына булса да, җир йөзендә гаделлекне арттырасы килә егетнең.
“Шигырь – минем яшәү рәвешем. Иҗат тукталып торганда, яшәүнең мәгънәсе аз кебек тоела, җанга тынгылык табып булмый. Кайвакыт атналар буе шигырь язмыйча йөрим, янәдән кулыма каләм алгач, күңел тынычланып кала, җанда рәхәт бер хис барлыкка килә. Юкка гына, «шигърият – шагыйрьнең кыйбласы ул”, – димиләр инде.
Гомумән, аның барлык шигырьләреннән дә самимилек, ихласлык бөркелә. Аларның укучы йөрәгенә үтеп керә алуының сере дә нәкъ менә шунда.
                                                                                             10А, 11А сыйныф укучылары


К списку новостей