Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение города Набережные Челны «Средняя общеобразовательная школа №48»
Визитная карточка
| Адрес: | 423810, РТ, г.Набережные Челны, пр.Вахитова, д.3 (54/23) |
| Телефон: | +7(855)-259-70-45 |
| E-Mail: | S48.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАОУ "СОШ № 48" |
| Руководитель: | Нихолат Ксения Ильгизаровна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 535 ученик из них иностранных граждан: 4 |
| У нас учат: | 30 педагог Язык обучения: русский |
Новости
Конкурс "Татар малае"
Опубликовано: 11.12.2014“Татар малае” конкурсы.
Зал ярыш эчтәлегенә туры китереп бизәлә. Жюри өчен урыннар эзерләнә. Алып баручылар билгеләнә. Ярышта катнашучылар үзе турында кыска, аңлаешлы итеп сөйләргә эзерләнеп килә.
Тантаналы көй яңгырый. Сәхнәгә як-яктан 2 алып баручы чыга һәм ярышның башлануын игълан итә.
Кичәнең барышы.
1нче алып баручы. Исәнмесез, кадерле кунаклар, жюри әгьзалары, катнашучылар!
2нче алып баручы. Белемле кеше — бәхетле кеше. Күп телләр белгән кеше — бермә-бер бәхетле.
1нче алып баручы. Белем бөек нәрсәләрнең иң гүзәле. Ул — ялгыз калганда иптәш, чит җирләрдә сердәш, дуслар янында байлык, дошманга каршы үткен корал.
2нче алып баручы. Белем алу, телләр өйрәнү — мактаулы, ләкин зур тырышлык сорый торган җаваплы эш.
1 нче алып баручы. Бүген безнең алда мәктәбебезнең татар телен аеруча яратып өйрәнүче балалары “Татар малае” конкурсында көч сынаша. Аларның хезмәтенә гадел жюри бәя бирәчәк. (Жюри әгьзалары белән таныштыра.) Директор урынбасары Заря Гильмуловна, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Роза Рафаэловна, һ.б.
2нче алып баручы. Әй, кызлар,
Әй, малайлар,
“Татар малае”н сайлыйк,
Хәзер аларга, елмаеп,
Кул чабыйк.
1 нче алып баручы. Әйдәгез, әлеге тырыш, уңган, булдыклы малайларны сәхнәгә чакырыйк. (Музыка куярга).
Бәйгедә катнашучылар тантаналы көй барышында сәхнәгә чыгып тезелә. Алып баручы аларга уңышлар тели hәм 1 нче бәйгене игълан итә. Катнашучылар сәхнә түренәрәк уза. (Алдан билгеләнгән тәртип буенча укучыларның берәм-берәм презентацияләрен күрсәтелә.)
1нче бәйге. «Әйдәгез, танышыйк!» Монда конкурсантлар үзләре белән таныштыралар.
1нче номер астында Саляхов Динар, 5А сыйныф укучысы,
2нче номер астында Мухамадиев Раушан, 5Б сыйныф укучысы,
3нче номер астында Сафиуллин Рамил, 6А сыйныф укучысы,
4 нче номер астында Зарипов Илназ, 6Б сыйныф укучысы,
5 нче номер астында Хөснетдинов Нәзил, 7А сыйныф укучысы,
6 нчы номер астында Сафаргалиев Фердинант, 8А сыйныф укучысы,
7 нче номер астында Ермаков Дамир, 8Б сыйныф укучысы.
2нче бәйге. «Минем яраткан шөгылем» (монологик сөйләм күнекмәләрен тикшерү). Бу тема малайларга алдан өйгә бирелгән. Сез үзегезнең яраткан шөгылегез турында сөйләргә яки күрсәтергә тиеш.
Жюри 1,2 нче бәйгегә баллар куя тора, ә хәзер сезгә “Татар малае – 2012” елның конкурсында “Моңлы малай” номинациясендә җиңүче Гарипов Диарны каршы алыгыз. (Җыр җырлый).
3нче интеллектуаль бәйге. “Сорау-җавап” (малайлар сорауларга җавап бирәләр).
Уеннар бит, дусларым,
Витаминнар кебек алар:
Күңелләрне үстерә,
Йөрәкләргә көч бирә.
Әйдәгез, без дә сезнең белән уйнап алыйк,
Белемнәрегезне барлыйк.
1 алып баручы. Интеллектуаль бәйгедә без сезнең Татарстанда яшәгән атаклы шәхесләр, урамнар, мәгариф, мәдәният, сәнгать турында белүегезне тикшерербез.
2 алып баручы. Бу бәйге 5 этаптан тора. Монда сез бирелгән сорауга җавап бирергә тиеш.
1 алып баручы. 1 этап “Разминка”. 1.Табышмакка җавап бирегез (экранда). Конкурсантлар үзләре укыйлар һәм җавап бирәләр. 2. Сорау.
1. Теле юк, үзе аңлата.
2. Лампа түгел яктырта, мич түгел җылыта.
3. Исе юк, төсе юк, аннан башка тормыш юк.
4. Җир өстендә ак мамык.
5. Ике туган бер-берсен күрә алмый.
6. Тугай кайчан сайрый?
7. Түтәлдә нинди ике нота үсә?
8. Җәен урманга патша, кышын кардан да аста.
2.Сорау
1.Энтузиастлар бульварындагы монументлар авторы кем?
2. Татар ханбикәсе кем?
3. Шәһәребездә нинди татарча газета- журналлар чыга.
4. Телебезне саклау һәркемнең бурычы дигәнне ничек аңлыйсың?
5. Мөселманнарның нинди дини бәйрәмнәрен беләсез?
6. Туган илнең патриоты дип кемнәргә әйтәләр?
7. Чит илләрдә яшәгән күренекле татар шәхесләреннән кемнәрне беләсез?
2 алып баручы. 2 этап “Кара ат”. Атаклы кешенең исемен әйтегез.
1 алып баручы. 3 этап “Авторны әйт”. Картинаның исеме ничек һәм авторы кем? Аска төшәсез, экраннан карап, язып җюрига бирәсез.
2 алып баручы. 4 этап “Урамнары аларның исемнәрен йөртә”. Фотовопросы. Сезгә Яр Чаллы урамнарының исемен фотога карап әйтергә кирәк. Алдагызда атаклы кешеләрнең исемен йөртә торган урамнар, проспектлар, һәйкәлләр, театрлар.
Жюри нәтиҗә ясый тора.
Ә хәзер сәхнәгә Гилязева Гүзәлне чакырабыз. (Җырлый)
1 алып баручы. 5 этап “Бәйрәм белән котла”. Сезгә экранда бирелгән сүзләрдән 23 февральгә багышланган котлау шигырен язарга кирәк. Вакыт 3 минут.
Жюри бәйгегә нәтиҗә ясый.
2 алып баручы. 4нче бәйге. “Сорауга - җавап ” уены уйнап алабыз.
2 алып баручы. 5нче бәйге. “Без биибез-биибез”.
2 алып баручы. Татарстанда төрле милләт вәкиле: татар, рус, чуваш, мари, башкорт, һ.б. халыклар яши. Хәзер яңгырачак көйне игътибар белән тыңлагыз: кайсы милләт халкының бию көе яңгырар? Шул милләтнең биюен биеп күрсәтергә кирәк. (музыка яңгырышында малайлар музыкаль ассорти биюдә катанашалар, кем ничек бии белүен күрсәтә).
Тәнәфес. Бию.
1 алып баручы. Уеныбыз тәмамланып килә. Инде аңа нәтиҗә ясыйк. (Җиңүче игълан ителә). Сүз жюригә бирелә. Жюри бәйгегә нәтиҗә ясый. Җиңүчеләр тантаналы рәвештә тәбрикләнә.
Фоторепортаж:
Конкурс "Татар Малае" - 2014














