Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение города Набережные Челны «Средняя общеобразовательная школа №48»
Визитная карточка
| Адрес: | 423810, РТ, г.Набережные Челны, пр.Вахитова, д.3 (54/23) |
| Телефон: | +7(855)-259-70-45 |
| E-Mail: | S48.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАОУ "СОШ № 48" |
| Руководитель: | Нихолат Ксения Ильгизаровна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 535 ученик из них иностранных граждан: 4 |
| У нас учат: | 30 педагог Язык обучения: русский |
Новости
О встрече с писателем Ф.Сафиным.
Опубликовано: 10.12.2013
10 нчы декабрь көнне 48 нче мәктәптә “Илаһи мизгел-минем күңелдә” исеме астында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә танылган язучы Факил Сафин, рәссам Фаил Ислам һәм “Көмеш кыңгырау” газетасы корреспонденты Резеда Гасыймова катнашты. Укучылар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырдылар, шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Кичә барышында 3Б сыйныфы укучылары Гыйләҗева Гүзәл белән Харисов Марсельгә бөтен зал сокланып утырды. Алар кичәне бик кызыклы итеп алып бардылар, сәхнәдә үзләрен нәкъ артистларча тоттылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибатуллина Роза Ивановна укучыларны әзерләүгә күп көч куйган.
Кичәнең икенче өлеше Ф.Сафин тарафыннан иҗат ителгән җырларны башкаруга багышланды. Укучыларны мәктәптә түгәрәк эшен алып баручы Зиләрә Имаметдинова әзерләгән. Укучылар татар милли киемнәреннән чыгыш ясадылар. Балаларны әзерләүдә җитәкченең уңышларына сокланырга гына кала. Шулай ук мәктәпнең география укытучысы Әхмәтҗанов Р.Р. тарафыннан авторның “Сабакташлар” җыры башкарылды.Афәрин!
Кичә барышында Ф.Талипова башкаруында Ф.Сафин сүзләренә язылган җырлар яңгырап торды. Шәһәр китапханәчесе Розалия Харрас кызы укучыларны авторның китаплары белән таныштырды, кайбер әсәрләренең эчтәлегенә тукталып үтте. Язучының китапларыннан күргәзмә оештырылган иде.
Авторның чыгышын укучылар зур кызыксыну белән тыңладылар, сораулар бирделәр. Китапларына автографлар алып калырга да онытмадылар. Гомумән, кичә бик кызыклы үтте, укучылар күңелендә озак сакланыр дип ышанасы килә!
Учитель татарского языка и литературы Ибатуллина Р.И. с учащимися подготовила содержательное, яркое мероприятие. В зале присутствовали учащиеся, родители, учителя. Дети
выступили с большим желанием. Присутствующие получили для себя много полезного и интересного.
Под руководством учителя Нуртдиновой Л.Р. была выпущена стенгазета о жизни и творчестве писателя. Все учителя татарского языка и литературы приняли активное участие в проведении мероприятия.
Администрация выражает огромную благодарность Ибатуллиной Р.И. и всем учителям татарского языка и литературы. Желаем дальнейших творческих успехов!
К списку новостей














