• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №44 с углубленным изучением отдельных предметов» / Яр Чаллы шәһәренең “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 44 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423803, Набережные Челны, б-р Бумажников, д.3 / Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Бумажниклар бульвары, 3 нче йорт
Телефон: +7(8552) 46-15-13;+7(8552) 46-15-55
E-Mail: s44.nc@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Средняя школа №44"
Руководитель: Нуртдинова Лилия Валерьевна
Год основания учреждения: 1985
У нас учатся: 851
У нас учат: 51

Новости школы №44

"Мин татарча сөйләшәм!" акциясе

Опубликовано: 22.03.2021

"Мин татарча сөйләшәм!" акциясе

          Татар теле -ЮНЕСКО тарафыннан  бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе.

         «Мин татарча сөйләшәм» акциясе — һәр ел Татарстанда һәм татар дөньясында уза торган акция.

        Яр Чаллы шәһәренең 44 нче мәктәп укучылары бу акциядә ел саен актив катнашабыз. Беренче итеп, "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе кысаларында үткәреләчәк чаралар планы төзедек. "Татар телендә 150 сүз" дип исемләнгән буклет-сүзлекләр, акциянең билгесе (логотибы) булган ябыштыргычлар, ленталар әзерләдек, флаг тектек, татарча әңгәмәгә ныклап әзерләндек.

       Без, мәктәбебезнең 5б сыйныфы укучылары, төрле җәмәгать урыннарында:сәүдә үзәкләрендә, ашханәләрдә, тукталышларда, даруханәдә, банк янында, Макдоналста һәм башка урыннарда  үрнәк күрсәтеп, татарча сөйләшергә чакырып, төрле һөнәр ияләре белән очрашып, акцияне җәелдереп җибәрдек. Телебез турында төрле темаларга әңгәмә кордык. Истәлеккә татар теле сүзлеге язылган буклетлар, эмблемалар өләштек. 3 А, 3В, 9Б сыйныфы укучылары безгә ярдәм итте. Акциядә барлыгы 50 ләп укучы катнашты.

        Без быел да шушы акциядә катнашуыбызга бик шатбыз. Телебезнең бай булуы, халкыбызның үз телендә бик теләп сөйләшүе, башка милләт кешеләренең дә татар теле белән кызыксынуы белән горурланабыз.

       Акция  дәвам итә... Әйдә безгә кушылыгыз!

https://vk.com/wall-129931674_9967



К списку новостей