Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа № 38» г. Набережные Челны / Яр Чаллы шәһәренең муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе «38 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423831, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, Новый город, пр. Чулман, д. 78 (44/08) / Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, Чулман проспекты, 78 нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-252-24-71 |
| E-Mail: | S38.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАОУ «СОШ №38» г.Наб. Челны |
| Руководитель: | Нуриев Руслан Атласович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 1016 |
| У нас учат: | 55 |
Новости школы
“Татарстанның күренекле язучылары белән очрашу кичәсенә сәяхәт”
Опубликовано: 21.11.2025Бүген, 21 ноябрь көнне безнең мәктәбебездә “Татарстанның күренекле язучылары белән очрашу кичәсенә сәяхәт” дип аталган әдәби-музыкаль очрашу узды. Безгә Фәнил Гыйләҗев,Рифә Рахман, Резеда Хәертдинова һәм Зөләйха Минһаҗева килде.
Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур һәм Гамил Афзал исемендәге премияләр лауреаты, «Казан утлары» журналы хезмәткәре.
Рифә Рахман - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы,филология фәннәре кандидаты, шагыйрә, прозаик, публицист.
Резеда Хәертдинова – Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты, шагыйрә, «Ел актёры – 2023», Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.
Зөләйха Минһаҗева - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы,Россия театр әһелләре берлеге әгъзасы, В. Шекспир исемендәге халыкара әдәби премия лауреаты.
Кичә барышында язучылар үзләренең тормышлары, ничек итеп иҗатка килүләре турында, беренче китаплары турында сөйләделәр. Чарада безнең мәктәп укучылары да язучыларыбызның шигырьләрен яттан укыдылар, җырладылар, биеделәр, кунакларыбыз белән җанлы әңгәмәдә катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Кунакларыбыз матур шигырьләрен укыды, мәктәп китапханәсенә үзләренең җыентыкларын бүләк итте.
38 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан оештырылган әлеге очрашу укучылар, укытучылар, килгән кунаклар өчен файдалы һәм мавыктыргыч булды.
К списку новостей










