Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №28»/"28-нче урта гомуми белем бирү мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423827 Республика Татарстан г. Набережные Челны, бульвар Юных Ленинцев, дом 7 (27/22)/Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре, Яшь Ленинчылар бульвары, 7 нче санлы йорт |
| Телефон: | +7(855)-257-03-55 |
| E-Mail: | S28.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Средняя школа №28» |
| Руководитель: | Ахметянов Илдар Гарифянович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 914 ученика |
| У нас учат: | 47 педагогов |
Новости школы
Тантаналы медаль тапшыру
Опубликовано: 12.03.2015
Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Ватан сугышы беткәнгә дә инде 70 ел – шактый вакыт узып бара. Шул уңайдан, 12 март көнне 28 нче мәктәптә Автозавод районының ветераннарына “1941-1945 еллардагы Бөек Җиңүнең 70 еллыгы» медален тантаналы шартларда тапшыру булды. Бөек Ватан сугышының дәһшәтләрен үз күзләре белән күргән, хәтерләрендә җуелмас хәтирә итеп саклаган ветераннарга кадер-хөрмәт күрсәтелде. Автозавод районы башлыгы урынбасары Алмухаметова Елена Викторовна ветераннарны зур юбилей белән котлады, медальләр тапшырды.
Чор алышына, ләкин ничек кенә булмасын без тарихны онытырга тиеш түгел. Өлкән буын белән элемтәдә булу, алар белән аралашу укучылар өчен кирәк, шуңа күрә ел дәвамында мәктәбебез укучылары микраройон ветераннары белән очрашып, алар белән тыгыз элемтәдә торалар. Укучылар һәм укытучылар көче белән әзерләнгән кичә бик дулкынландыргыч һәм эчтәлекле булды, ветераннарыбыз күңеленә хуш килде. Укучыларның да, җитәкчеләрнең дә ветераннарга әйтерлек җылы сүзе, яхшы теләге бар иде. Әлеге очрашу укучыларда ватанпарвәрлек хисләре уятты, алар киләчәктә илебезнең ышанычлы сакчылары булырлар дигән өметләребез ныгыды.
Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас. Мәктәбебездә дәвам иткән очрашу мизгелләре һәрберебезнең күңелендә җуелмас эз калдыргандыр дип уйлыйм.
Замандашлар, киләчәк буыннар! Сезгә мөрәҗәгать итәбез! Азатлык өчен көрәштә гомере өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк!
Аларның исеме, онытылмас эшләре, якты маяк булып, буыннардан – буыннарга күчсен!
Кадерле Ветераннар! Сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез. Сезгә ходай тәгалә сәламәтлек бирсен, бала кайгы – хәсрәте күрмичә, матур картлыкта яшәргә язсын!
К списку новостей








