Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №28»/"28-нче урта гомуми белем бирү мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423827 Республика Татарстан г. Набережные Челны, бульвар Юных Ленинцев, дом 7 (27/22)/Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре, Яшь Ленинчылар бульвары, 7 нче санлы йорт |
| Телефон: | +7(855)-257-03-55 |
| E-Mail: | S28.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Средняя школа №28» |
| Руководитель: | Ахметянов Илдар Гарифянович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 914 ученика |
| У нас учат: | 47 педагогов |
Новости школы
Габдулла Тукайның туган көне
Опубликовано: 26.04.202526 апрельдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә, татар халкы Туган тел көнен билгеләп үтә.
Башка бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар белән беррәттән, бу көн һәркайсыбызның күңелендә аерым урын биләп тора. “Туган телеңне онытсаң, рухыңны югалтырсың…”– дип язган шагыйрь. Туган телен белмәгән кеше үз халкыннан да, милли тамырларыннан да аерыла, туган җиренә дә ят була. Без күпмилләтле илебездә төрле телләрнең һәм үзенчәлекле диалектларның байлыгын һәм аһәңен саклап калырга тиешбез. Шушы форсаттан чыгып, мәктәбебездә төрле чаралар уздырдык. Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр, әсәрләрен сәхнәләштерү, “Нәфис сүз” бәйгесе, “Тукайга- чәчәкләр!”, “Тукай- якты йолдыз” әдәби- музыкаль кичә кебек чаралар оештырылды. Көн дәвамында Тукай турында мәгълүмат, шигырьләре ачык микрофоннан яңгырап торды. Туган тел көне һәрвакытта да тынычлык, дуслык һәм татулык бәйрәме булсын!
К списку новостей








