Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №28»/"28-нче урта гомуми белем бирү мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423827 Республика Татарстан г. Набережные Челны, бульвар Юных Ленинцев, дом 7 (27/22)/Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре, Яшь Ленинчылар бульвары, 7 нче санлы йорт |
| Телефон: | +7(855)-257-03-55 |
| E-Mail: | S28.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Средняя школа №28» |
| Руководитель: | Ахметянов Илдар Гарифянович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 914 ученика |
| У нас учат: | 47 педагогов |
Новости школы
Халыкара Туган тел көне
Опубликовано: 26.02.201621 февраль – Халыкара Туган тел көне. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк.
Туган тел. Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”,”әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен ятлап, әле дә куанабыз, рухланабыз.
17 февраль көнне мәктәбебездә “Туган телдә җырыбыз, Матур да соң көебез!” исемле әдәби – музыкаль кичә булды. Төрле милләттән булган балалар үзләренең туган телләрендә сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, моңлы итеп җырладылар, матур итеп биеделәр. актив катнашкан укучылар әдәби – музыкаль йомгаклау кичәсендә мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
15 - 22 нче февральләрдә татар, рус һәм инглиз телләре укытучылары укучылар белән берлектә презентацияләр әзерләделәр, интеллектуаль уен, «Как жили наши предки» класс сәгатьләре уздырылды. «Это хорошо, что мы все такие разные» дип аталган йолдызлы сәгать; «Язык – живая память народа, его душа, его достояние» дәрестән тыш чара үткәрелде. “Әкият сөйлим, тыңла...” төрле милләт халыклары әкиятләре белән таныштылар. Инглиз телендә «English for everybody » әиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
Гомумән, 28 нче мәктәпнең укытучылары укучыларга туган телгә мәхәббәт уятуда нәтиҗәле эшләр алып баралар.
К списку новостей








