Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение города Набережные Челны «Средняя общеобразовательная школа № 21»
Визитная карточка
| Адрес: | 423806, г. Набережные Челны, ул. Железнодорожников, д. 65 |
| Телефон: | +7(855)-246-66-31 |
| E-Mail: | S21.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАОУ "СОШ № 21" |
| Руководитель: | Калимуллин Рустем Радикович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 1018 учащихся, из них 5 являются иностранными гражданами |
| У нас учат: | 55 учителей |
Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение города Набережные Челны «Средняя общеобразовательная школа № 21» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Республиканская творческая научно-практическая конференция «Что, как и почему - разберусь и объясню»
04.03.2024
27 марта 2024 года МАОУ «СОШ №21» города Набережные Челны приглашает на республиканскую творческую научно-практическую конференцию «Что, как и почему - разберусь и объясню». Для участи в заочном этапе конференции до 15 марта 2024 года необходимо предоставить заявку участника, научно-исследовательскую работу, творческую работу (согласно Положению) на электронный адрес alf-sch21@mail.ru
-
Язучылар бездә кунакта 26.02.2024

26 февраль көнне МАГББУ “21 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә язучылар белән очрашу булды. Очрашуга Казан шәһәреннән татар шагыйре, журналист һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Муса Җәлил премиясе, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләге лауреаты. Татарстанның халык шагыйре Газинур Васикъ улы Моратов, татар шагыйре, 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Рифат Гали улы Сәлахов, Яр Чаллы шәһәреннән татар язучысы, Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясе иясе, Эдуард Касыймов, Егор Уткин премияләре лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Россия һәм Татарстан журналистлар берлекләре әгзасы Мансур Габдулла улы Сафин, Мамадыштан шагыйрь, прозаик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миннегалиев Минневарис Харис улы килде. Укучылар язучылар алдында үзләренең музыкаль номерлар белән чыгыш ясадылар, шагыйрьләрнең шигырҗләрен яттан сөйләделәр. Үз чиратында язучылар да балаларга үз шигырьләрен укыдылар, мәктәпкә китапларын бүләк иттеләр. Язучыларга укучылар кызыклы сораулар бирделәр, бер сорау да җавапсыз калмады.
-
Яр Чаллы шәһәре язучылары һәм шагыйрьләре иҗатына багышланган I Республикакүләм (II төбәкара) фәнни-гамәли конференциянең II (йомгаклау) туры
26.02.2024
Яр Чаллы шәһәре язучылары һәм шагыйрьләре иҗатына багышланган I Республикакүләм (II төбәкара) фәнни-гамәли конференциянең II (йомгаклау) турына узучылар 2024 нче елның 2 мартында МАГББУ “21 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нә чакырыла. Теркәлү 8:30 сәгатьтә башлана.
Катнашучыларга үзләре белән эшләрен кәгазь вариантта алып килергә.
Үткәрү урыны: Яр Чаллы шәһәре, МАГББУ “21 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”, Тимерьюлчылар урамы, 65 нче йорт.
Искәрмә: алмаш аяк киеме һәм шәхси документ (паспорт) алып килү сорала.
-
21 февраль – Халыкара туган тел көне. 21.02.2024

Дөньяда җиде меңгә якын тел бар. Шуларның сиксән өче киң таралган. Ә өч йөз сиксән өч тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Татар теле –ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.
Яраткан язучыбыз Фәнис Яруллинның шундый сүзләре бар: «Тел - халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау кагылмасаң чыңламый». Кыңгырау гел чыңлап торсын өчен, тел югалмасын өчен үз телеңдә сөйләшергә кирәк.
Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин һәркемнең дә туган теле бер генә. Шуңа күрә һәр милләт кешесе үз телен яратырга һәм башка милләтләрнең теленә хөрмәт белән карарга тиеш.
21 февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан, шәһәр китапханәсенең 3 филиалы белән берлектә 21 нче мәктәптә 2007 елдан Чаллы шәһәре Язучылар берлеге каршында оешкан «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзасы Рушания Азат кызы белән очрашу булды. Чарада шагыйрә һәр милләт вәкиленә үз телен белергә, ихтирам итәргә кирәклеген әйтте, үзенең шигырьләрен укыды, укучыларның сорауларына җаваплар бирде.
Шулай ук, бу чарада башка милләт балалары да үз телләрендә яраткан шигырьләрен сөйләделәр.
-
Факил Сафинга - 70 19.02.2024

26 февраль көнне Яр Чаллы шәһәре Аяз Гыйлаҗев исемендәге татар дәүләт драма театры бинасында күренекле прозаик, шагыйрь, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Факил Сафинның 70 яшьлек юбилей кичәсе булачак. Әлеге чарадан 21 мәктәп тә читтә калмый. Юбилей кичәсе кунаклары – Казан һәм Татарстан Республикасының башка шәһәрләрендә яшәп иҗат итүче язучылар белән укучылар өчен очрашу оештырылачак.
-
15 февраль - герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2024

Ел саен 15 февральдә татар халкының бөек каһарман шагыйре Муса Җәлилнең (1906-1944) туган көне билгеләп үтелә. Муса һәм аның көрәштәшләренең исемен телгә алмый мөмкин түгел, чөнки аларны онытырга безнең хакыбыз юк. Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундыйлардан. Бу исемне телгә алуга, аның кабатланмас шигырьләре һәм күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге булган көрәше һәм эшчәнлеге күз алдына килеп баса. Ул — ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен көрәшкән курку белмәс, үлемне ирләрчә каршылаган каһарман да.
21 нче мәктәптә Муса Җәлилнең туган көненә багышлап герой-шагыйрьнең әсәрләре буенча бай эчтәлекле рәсемнәр, стенгазеталар күргәзмәсе һәм шигырь бәйгесе оештырылды.
Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган. Менә ничә еллар инде ул халык күңелендә якты бер җыр булып яши.
Чарадан фотосурәтләрне карарга мөмкин
-
МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ 14.02.2024

14 февральдән “21нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә “Могҗизалар кыры” исемле чара белән туган тел (татар теле) атналыгы башланып китте. Әлеге чараны 2 в һәм 3 в сыйныф укучылары өчен татар теле укытучысы Гатауллин А.Г. әзерләде һәм күрсәтте. “Могҗизалар кыры”нда укучылар татар халкының шагыйрьләре иҗаты, милли ризыклар, милли киемнәр буенча үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Катнашулырга бүләкләр, уен шартлары буенча призлар әзерләнгән иде. Уенда 3в сыйныфы укучы Коробицына Ульяна җиңеп чыкты һәм укытучы аңа махсус бүләк тапшырды. Уен балаларга бик ошады, барысы да канәгать калды.
-
Яр Чаллы шәһәре язучылары һәм шагыйрьләре иҗатына багышланган
13.02.2024
I Республикакүләм (II төбәкара) фәнни-гамәли конференция
2024 нче елның 2 мартында Яр Чаллы шәһәренең муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе “21 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Татарстан Язучылары берлеге, Язучыларның Чаллы бүлеге, «Мәйдан” республикакүләм әдәби-нәфис, иҗтимагый журналы, Яр Чаллы шәһәре муниципаль бюджет учреждениесе “Мәгълүмати-методик үзәк» белән берлектә балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәктәп китапханәләренең педагог-китапханәчеләре, гомуми белем бирү оешмаларында белем бирү программаларын гамәлгә куючы педагоглар һәм укучылар өчен Яр Чаллы шәһәре язучылары һәм шагыйрьләре иҗатына багышланган I Республикакүләм (II төбәкара) фәнни-гамәли конференция оештыра. Конференциягә рәхим итегез!
-
Социальная политика РФ 2025 12.02.2024

«Социальная политика РФ 2025» — федеральная информационная база достижений регионов России
Руководствуясь задачей укрепления взаимодействия федеральных, региональных и муниципальных органов власти в вопросах повышения качества повседневной жизни людей, а также выполнения социальных обязательств перед населением страны в полном объеме на перспективу 2025 года, обозначенных Президентом РФ В.В.Путиным на встрече с участниками СВО 1 января 2024 года, ОИА «Новости России» и редакция журнала «Экономическая политика России — 21 век» формируют на портале https://rosregioninform.ru/ Федеральную информационную базу достижений регионов России «Социальная политика РФ — 2025» https://rosregioninform.ru/soczialnaya-politika-rf-2025-federalnaya-informaczionnaya-baza-dostizhenij-regionov-rossii/ Актуальные материалы о позитивных достижениях государственных органов управления субъектов РФ и муниципальных образований, освещающие тенденции реализации федеральных программных мероприятий и проектов, будут размещаться в разделе https://rosregioninform.ru/category/novosti/, новости о перспективных направлениях развития системы образования субъектов РФ здесь https://rosregioninform.ru/category/obrazovanie/, о позитивном опыте в сфере здравоохранения тут https://rosregioninform.ru/category/zdrav/ , о значимых культурно-спортивных событиях на странице https://rosregioninform.ru/category/kultura/, а информация о социальных программах поддержки населения регионов России в рубрике https://rosregioninform.ru/category/social/
-
27.01.2024г. 80 лет со дня полного освобождения Ленинграда 27.01.2024

В рамках 80-летия со дня полного освобождения Ленинграда от фашистской блокады (27 января 1944 года) были приглашены представители Библиотеки №8. Они провели для 3-х классов классный час на тему «Блокадный Ленинград» . А так же они присоединились к акции «Блокадный хлеб».
















