Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек»
Визитная карточка
| Адрес: | 423834, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пр-т Яшьлек, д. 1(52\03) |
| Телефон: | +7(855)-259-29-21;+7(855)-259-61-88 |
| E-Mail: | ds.82.podsolnuh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБ ДОУ «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» |
| Руководитель: | Исаева Резеда Салмановна |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 270 детей |
| У нас учат: | 29 педагогов |
Новости / Яңалыклар
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
12 апрель- Космонавтлар көне
12.04.2023
12 апрель- беренче космонавт Юрий Гагарин дөньяда беренче тапкыр Җир шары орбитасына чыгып, аны космик корабльдә әйләнеп уза. Космосның батыр йөрәкле рыцаре, илебезнең данлыклы улы кыска гына вакыт эчендә айга менә, Кояш системасының барлык планеталарын тикшерә, әмма беренче очыш авыр һәм куркыныч була. Юрий Гагарин утырган “Восток” корабле галәмгә очып, 108 минуттан Җир шарын әйләнеп кайта. Еллар узу белән бу бәйрәмне шау-гөр килеп билгеләп үтүләр кимесә дә, аныӊ әһәмияте барыбер югалмый.
Бу тарихи көнне иск алып 10 нчы мәктәпкә әзерлек төркем балалары белән космос, аны өйрәнү тарихы, беренче очучы-хайваннар, беренче космонавт Ю.А. Гагарин, космонавтлар турында әңгәмә үткәрелде.
Балалар белән төркемдә һәм ачык һавада «Космос» темасына кисеп ябыштыру, асфальтта рәсем ясау оештырылды. -
«ЭкоЯз-2023»/«Космонавтика көне»нә багышланган кул эшләреннән күргәзмә
12.04.2023
«Апсайклинг» (ингл. upcycling) - материалларны һәм әйберләрне икенчел куллану, алар өчен яңа функционал булдыру һәм аларның кыйммәтен арттыру.«Апсайклинг» соңгы ике дистә елда тагы да популярлашты.
Шуны истә тотып бакчабызда «ЭкоЯз-2023» акциясе кысаларында «Космонавтика көне»нә багышланган кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Һәр гаилә иҗади якын килеп, үзенең кулланышын югалткан әйберләрне кояш, ракета, планетага әверелдерде. -
«ЭкоЯз-2023»/«Умырзая чәчәге» ясау-төркем белән эш.
12.04.2023
Яз килгәнен хәбәр итеп
Умырзаялар калка,
Чынлап әйтәм, ышанмасаң,
Урманга барып кара.
Бүген кояшлы, матур яз көнендә 6 төркем балалары язның беренче чәчәген ясадылар. -
12 апрель кешелек тарихының истәлекле датасы
12.04.2023
1961 елның 12 апрелендә Байконур космодромыннан «Восток-1» космик корабле һавага күтәрелә. Корабль бортындагы кеше – беренче космонавт Юрий Гагарин була. Шул вакыйгадан соң 12 апрель бәйрәм көненә әйләнә.
Безнең балалар бакчасында «Космонавтика көне» уңаеннан танып-белү чаралары булып узды, аның максаты – балаларны космос белән таныштыру, космик очышлар турында күзаллауларны киңәйтү, беренче космонавт Ю. Гагарин белән танышу, Ватаныбыз өчен горурлык тәрбияләү, фәндәге казанышлары, кешеләрнең каһарманлыгы өчен 6 нчы төркем балалары тәрбияче Хамзина Фәнзилә Альбертовна белән космос турында үзләренең белемнәрен кисеп ябыштыру эшчәнлегендә матур кул эшләреннән күргәзмә ясадылар. -
«Татар малае-2023»,«Татар кызы-2023»
12.04.2023
12 апрель көнне Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар Дәуләт драма театрында шәһәркүләм "Татар кызы-2023","Татар малае-2023" бәйгесенең финалы узды.Бәйгедә барлыгы 101 балалар бакчасы арасыннан финалга алты кыз һәм алты малай чыкты.
Безнең балалар бакчасыннан Гатиятуллин Хөсәен "Иң талантлы малай" номинациясендә җиңү яулады, әзерләде Сабирова Ләйсирә Рафаэль кызы, балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче. Хөсәен дуслары белән бергәләп милли традицияләр һәм гореф-гадәтләр турында бик матур чыгыш әзерләгәннәр иде.Шулай ук"Яр Чаллы егетләре"турында җыр җырлап күңелләрне күтәрделәр.Афәрин,Хөсәен!Афәрин, барлык катнашучы балаларга! -
Районный этап городского соревнования по плаванию в рамках Спартакиады среди воспитанников дошкольных образовательных учреждений
11.04.2023
На базе ДОУ № 72 "Антошка" прошел районный этап городского соревнования по плаванию в рамках Спартакиады среди воспитанников дошкольных образовательных учреждений. Команду МБДОУ N 82 "Подсолнушек" достойно представили Рахматуллин Искандер, Акчурина Эвелина, Маликова Адиля, Галяутдинов Исмаиль.
Поздравляем наших юных плавцов и желаем дальнейших побед. Ура! -
«ЭкоЯз-2023»/«Ак каен» темасына сәнгати - эстетик эшчәнлек
11.04.2023
11 апрельдә Россиядә «Ак каен» көне бәйрәмен билгеләп үтәләр. Шул исәптән, «ЭкоЯз-2023» конкурсы кысаларында 8 нче зурлар төркемендә тәрбияче Мирзагалимова Альбина Мансуровны белән «Ак каен» темасына сәнгати - эстетик эшчәнлеге үтте. -
«ЭкоЯз-2023»/«Гаиләдә экологик белем бирү» темасына анкета тутыру
10.04.2023
«ЭкоЯз-2023» акциясе кысаларында төркемнәрдә ата-аналар «Гаиләдә экологик белем бирү» темасына анкета тутыру. Анкетаның максаты: ата-аналарның балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экологик тәрбияләү һәм аны гаиләдә реаль тормышка ашыру мәсьәләләренә мөнәсәбәтен ачыклау. -
«ЭкоЯз-2023»/«Урман - безнең байлыгыбыз» темасына эшчәнлек
10.04.2023
Табигать - ул тиңсез хәзинә,
Шаулы урман, челтер чишмә дә.
Яшел болын да ул, зәңгәр күк тә
Сакла аны, аңа син тимә.
Бүген 8- нче зурлар төркемдә «Урман - безнең байлыгыбыз» дигән темага эшчәнлек үткәрелде. Бурычлар: балаларда игътибарлык, әйләнә - тирә табигатькә, урманга карата сакчыллык, миһербанлык сыйфатлары, экологик культура тәрбияләү. Табигатьтәге үзара мөнәсәбәтләрне күрә белү сәләтен , диалогик сөйләмне үстерү. -
«ЭкоЯз-2023»/«Пластикка икенче тормыш»
10.04.2023
Бүген бар кешене дә экология борчый. Көнкүреш калдыклары әйләнә-тирә мохитне пычрата. Аларның күпчелеге табигый шартларда таркалмый яки бик озак таркалу вакыты бара. Әйләнә-тирә мөхитне чистарак итәр өчен, ташланган чүп-чарны киметергә, ә моның өчен аларга яңа тормыш бирергә кирәк.
Шуны истә тотып 4 нче төркемнән Файзуллиннар гаиләсе балаларның кул чукларының моторикасын үстерүгә юнәлтелгән, пластик савытлардан "Дүрт дус" уенын ясап алып килделәр. Балалар төркемдә бик яратып уйныйлар.













