• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №56 «Родничок» г.Набережные Челны

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423822, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пр-т Чулман, д. 30 (31/14)
Телефон: +7(855)-251-75-90
E-Mail: mbdou56.NCh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБ ДОУ "Детский сад №56 "Родничок"
Руководитель: Акрамова Резида Навадировна
Год основания учреждения: 1986
У нас учатся: 160 детей
У нас учат: 20

Новости детского сада №56 "Родничок"

Язучы Әлфия Ситдыйкова белән очрашу

Опубликовано: 17.02.2017

          17 февральдә бакчабызда Туган теле атналыгы кысаларында  шагыйрә, язучы, тәрҗемәче Әлфия Ситдыйкова белән  “Мин хисләрдән яралганмын”  исемле очрашу үтте. Кичә балалар башкаруында Әлфия ханымның шигырьләре, җырлары,  кызыклы сораулар, уеннар  белән үрелеп барды.6, 7, 9, 13 төркем балалары шагыйрәнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Язучы балаларга үзенең китапларын бүләк итте. Кичәнең ахырында балаларга сюрприз итеп Әлфия Ситдыйкова шигырьләре буенча төшерелгән мультфильмнар күрсәтелде.

           Соңыннан кичәдә катнашучылар Ә.Ситдыйкованың китапларыннан торган күргәзмәне зур кызыксыну белән карадылар, бергәләп фотога төштеләр. Ә кунагыбыз  бакчабыз белән танышты.

           Очрашу кичәсе җанлы, күтәренке рухта, дустанә мөнәсәбәттә үтте. Язучы белән аралашу тамашачылар күңелендә җылы тәэсирләр калдырды.

          Әлфия ханым иҗаты бездә тагын да зур кызыксыну уятты. Шундый аз вакытта гына язучының иҗаты белән танышу мөмкин түгел. Без шагыйрәбезнең иҗатын өйрәнүне алга таба да дәвам итәрбез. 

       Әлфия Мирзанур кызына очрашуга килгәне өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез, киләчәктә дә яңа үрләр, иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек теләп калабыз!



К списку новостей