• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида с приоритетным осуществлением деятельности по познавательно-речевому направлению развития детей №2 «Алсу»/"Алсу" 2 нче балаларның танып-белү - сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомүмүстерешле балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423822, г. Набережные Челны, ул. Шамиля Усманова, д. 4(32/14)
Телефон: +7(855)-234-70-89
E-Mail: alsu.nch@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад №2 "Алсу"
Руководитель: Гилязова Гулюся Рашидовна
Год основания учреждения: 1989
У нас учатся: 256 воспитанников
У нас учат: 20 педагогов

Все новости детского сада

Яр Чаллы шәһәренең 2 нче «Алсу» балалар бакчасында «Зөбәрҗәт» уникаль балалар-ата-аналар театр студиясе эшли.

Опубликовано: 27.05.2025

 Ул 2024 елда "ТР территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда муниципаль мәктәпкәчә мәгариф оешмаларына һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына ярдәм" гранты нәтиҗәсендә оештырылды.
Грант балалар өчен заманча иҗади мәйданчык булдырырга мөмкинлек бирде. Алар анда төбәкнең бай мәдәни мирасы белән танышалар.
Студиянең төп максаты - яшь буын арасында милли мәдәниятләрне популярлаштыру, балаларда иҗади күнекмәләрне үстерү һәм Татарстан халыкларының күптөрлелегенә ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру. Студия эше кысаларында театр куелышы, халык һөнәрләре буенча мастер-класслар, традицион җырлар һәм биюләр өйрәнелә. Театраль уеннар һәм туган телдә сәхнә чыгышлары аша тел күнекмәләрен үстерүгә аерым игътибар бирелә. Балалар сәхнә осталыгына гына өйрәнеп калмыйча, үз мәдәниятләрен һәм тарихларын тирәнтен өйрәнәләр.
Ата-аналарны иҗат чараларына җәлеп итү эшчәнлекнең мөһим өлеше булып тора. Бу гаилә бәйләнешләрен ныгытуга һәм үсеп килүче буында үз милләте белән горурлану хисләре формалашуга ярдәм итә.
Кыска гына вакыт эчендә «Зөбәрҗәт» студиясе берничә уңышлы проектны тормышка ашыра алды инде. Шулар арасында гөрләп узган «Театр атналыгы»н гына алыйк. Анда татар, рус телендә спектакльләр куелды. Балалар бакчасы әлеге тамашалар белән республика һәм шәһәркүләм фестивальләрдә, конкурсларда катнашты, нәтиҗәләргә иреште.
«Зөбәрҗәт» балалар-ата-аналар театр студиясе — дәүләт ярдәме белән мәдәниятне һәм белем бирүне үстерүнең күрсәткече. Оештыручыларның тырышлыгы белән бу проект милли горурлыкны арттыра, традицияләрне киләчәк буыннарга тапшыра һәм Татарстанда милләтара бердәмлекне ныгыта.

Фото студии



К списку новостей