Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида с приоритетным осуществлением деятельности по познавательно-речевому направлению развития детей №11 «Йолдыз» / «Йолдыз» 11 нче балаларның танып-белү-сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомүмүстерешле балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пер. Юности, д. 4 (6/17) |
| Телефон: | +7(855)-270-39-15 |
| E-Mail: | Madoy.11nch@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №11 "Йолдыз" |
| Руководитель: | Михайлова Марина Леонидовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 237 детей |
| У нас учат: | 16 педагогов |
Новости
Шәл өмәсе
Опубликовано: 01.12.2017
Элек-электән үк татар халкы үзенең эшчәнлеге, сүнмәс рухы белән билгеле булган. Кыр, басу эшләре тәмамлангач, татар халкы өмәгә җыелып, бәйрәм итәргә яраткан. Өмәдә рәхәтләнеп биегәннәр, җырлаганнар һәм халык уеннары уйнаганнар. Татар халкының милли бәйрәмнәре буыннан-буынга әби-бабаларыбыздан күчеп килгән. Балаларны татар халкының күркәм гадәтләре, матур йолалары белән таныштыру максатыннан, 5-нче мәктәпкә хәзерлек татар төркемендә "Шәл өмәсе" дигән бәйрәм уздырылды. Бәйрәмдә әти-әниләр дә катнашты. Балалар татар халык җыр-биюләре башкардылар, татар халкының уеннарын бик яратып уйнадылар. Малайлар тарафыннан агач кашыклар белән оркестр уйнавы башкарылды. Кызлар исә, тамашачыларга шәлләр белән бию тәкъдим иттеләр. Шулай ук балалар табышмаклар һәм мәкальләр әйтештеләр. Бәйрәм төркемдә бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.
К списку новостей







