Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Набережночелнинский педагогический колледж"/Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Яр Чаллы педагогика көллияте”
Визитная карточка
| Адрес: | 423812, Российская Федерация, Республика Татарстан, город Набережные Челны, проспект Р. Беляева, дом 3 |
| Телефон: | +7(855)-258-30-20 |
| E-Mail: | pedcollege.nch@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "Набережночелнинский педагогический колледж/“Яр Чаллы педагогика көллияте”ДАhБУ |
| Руководитель: | Галиева Альфия Тимербаевна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 944 |
| У нас учат: | 65 |
Новости
Туган телем канымда
Опубликовано: 14.03.202227 февральдә Халыкара туган тел көне уңаеннан “Туган телем канымда” исемле музыкаль-әдәби чара узды. Ул өч ел рәттән уздырыла. Студентлар бу истәлекле көннең кайчан һәм ничек үткәрелә башлавы турында мәгълүматлар белән таныштырды. Туган телне саклау, аның кеше тормышында әһәмиятле роль уйнавы билгеләнеп үтелде. Төрле милләт вәкилләре тарафыннан шигъри, музыкаль чыгышлар яңгырады. Алар горурланып туган телләрен сәхнәдән яңгыраттылар.
Татар теле укытучылары 5 мартта 12 нче Китапханә хезмәткәрләре белән берлектә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, «Нурлы йөзле татар кызы, бул милләтнең йолдызы»дип исемләнгән әдәби бәйрәм үткәрде. Бәйрәм барышында программада төрле кызыклы конкурслар үткәрелде. Уен командалар белән танышудан башланды. Конкурсларда кызлар шаян сорауларга җавап бирделәр, бишек җырлары җырладылар, билгеле бер интонация белән шигырьләр сөйләделәр, «сорау-җавап» интеллектуаль конкурсында катнаштылар, төрле яклап үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте. Барлык кызлар да бик матур һәм һәрберсе үзенчә талантлы. Чара ахырында жюри нәтиҗәләр ясады.
К списку новостей










