• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Набережночелнинский педагогический колледж"/Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Яр Чаллы педагогика көллияте”

Визитная карточка

Адрес: 423812, Российская Федерация, Республика Татарстан, город Набережные Челны, проспект Р. Беляева, дом 3
Телефон: +7(855)-258-30-20
E-Mail: pedcollege.nch@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАПОУ "Набережночелнинский педагогический колледж/“Яр Чаллы педагогика көллияте”ДАhБУ
Руководитель: Галиева Альфия Тимербаевна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 944
У нас учат: 65

Новости

АЧ, ШИГЪРИЯТ, СЕРЛӘРЕҢНЕ!

Опубликовано: 29.05.2019

        28 нче көнне 12 нче санлы китапханә белән берлектә каләм тибрәтүче студентлар, «Сәйлән» түгәрәге әгъзалары өчен «Ач, шигърият, серләреңне ..» дип аталган шигъри кичә оештырылды. Чарага Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиясе иясе, шагыйрә Сирень  Якупова чакырылды.

        Китапханәче Зөлфия Шәкүрова студентларны Сирень Якупованың тормыш юлы белән таныштырды, иҗатына багышланган электрон презентация күрсәтте. Шагыйрә укучыларга үзенең шигырьләрен укыды, истәлеккә «Бәхет күлмәге» исемле китабын бүләк итте.

        Чараның икенче өлешендә әдәби иҗат белән шөгыльләнүче студентлар үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар, С.Якуповадан әдәби осталык  киңәшләре алдылар. Шагыйрә каләм тибрәтүчеләргә тагы да күбрәк иҗат эше белән шөгыльләнергә, тукталып калмаска кирәклеген ассызыклады.

        Татар әдәбияты белән кызыксынучы  яшьләрне иҗатка тарту, аларның иҗади сәләтләрен  ачу, үстерү, бүгенге каләм ияләренә яшь алмаш әзерләү максатыннан оештырылган бу очрашу бик файдалы һәм кызыклы үтте.



К списку новостей