Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Набережночелнинский педагогический колледж"/Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Яр Чаллы педагогика көллияте”
Визитная карточка
| Адрес: | 423812, Российская Федерация, Республика Татарстан, город Набережные Челны, проспект Р. Беляева, дом 3 |
| Телефон: | +7(855)-258-30-20 |
| E-Mail: | pedcollege.nch@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "Набережночелнинский педагогический колледж/“Яр Чаллы педагогика көллияте”ДАhБУ |
| Руководитель: | Галиева Альфия Тимербаевна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 944 |
| У нас учат: | 65 |
Новости
Йөрәкләрдә яшисең син, шагыйрь!
Опубликовано: 05.02.2019Быел, 9 гыйнварда, татар халкының зур горурлыгы, патриот-шагыйрь Ф. Кәримнең тууына 110 ел тулды. Әлеге истәлекле чара уңаеннан 5 нче февральдә беренче курс (П181-184) төркемнәрендә белем алучы студентлары белән «Йөрәкләрдә яшисең син, шагыйрь!» исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Чара барышында шагыйребезнең җырлары яңгырады, сәнгатьле итеп шигырьләре укылды.
Кичәнең кунагы 12 нче санлы китапханәнең өлкән китапханәчесе Зөлфия Шәкүрова Фатих Кәримнең соңгы батырлыгы турында Р.Харис иҗат иткән «Өченче ядрә» шигыренең язылу тарихы белән таныштырды, Ф.Кәримнең Казан музеенда саклана торган хәрби шинеле хакында бәян итте. Иң ахырдан, Р.Харисның «Күзләреңнән үбеп...» драматик повестеннан видеоязмалар күрсәтелде.
Кичә җылы рухта, бер сулышта үтте. Анда яңгыраган шигырьләр, ихлас истәлекләр фронтовик-шагыйрь рухына дога булып барып ирешкәндер дигән теләктә калдык.
К списку новостей










