Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Полилингвальная гимназия № 59 «Адымнар-Чаллы»/ "59 нчы күп телле гимназия "Адымнар-Чаллы" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | город Набережные Челны, проспект Чулман, здание 91 |
| Телефон: | +7(855)-247-71-32( вахта), +7(855)-247-71-52 (приемная) |
| E-Mail: | Chally.Adymnar@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Адымнар-Чаллы» |
| Руководитель: | Галиев Азат Тахирович |
| Год основания учреждения: | 2021 |
| У нас учатся: | 1054 учащихся/ 1054 укучы |
| У нас учат: | 63 педагога/ 63 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Полилингвальная гимназия № 59 «Адымнар-Чаллы»/ "59 нчы күп телле гимназия "Адымнар-Чаллы" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Юл йөрү кагыйдәләре 09.06.2025

9 июнь "Адымнар - Чаллы" мәктәп яны лагеренда "Убырлы карчыкта кунакта" исемле юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп, ныгытуга багышланган интерактив уен үткәрелде. Балалар, станцияләр буенча йөреп, төрле-төрле биремнәрне үтәделәр. Юл йөрү кагыйдәләрен балалар бик яхшы үзләштергән, дип уйлыйбыз.
-
"Спорт көне" 05.06.2025

5 июнь "Адымнар - Чаллы" мәктәп яны лагеренда "Спорт көне" дип игълан ителде. Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы "Хезмәткә һәм оборонага әзер" чарасы кысаларында балалар үзләренең физик мөмкинлекләрен сынадылар. Ярышлар «Тизрәк, югарырак, көчлерәк! " девизы астында узды.
-
26 май көнне гимназиядә 160 башлангыч сыйныф укучысы өчен "Адымнар Чаллы" мәктәп яны лагерен ачу тантанасы булды! 26.05.2025

26 май көнне гимназиядә 160 башлангыч сыйныф укучысы өчен "Адымнар Чаллы" мәктәп яны лагерен ачу тантанасы булды. Лагерь 26 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Балаларны төрле бәйрәмнәр,экскурсияләр, күңел ачу, иҗади һәм спорт чаралары, мастер-класслар көтә.
-
Бүген "Адымнар-Чаллы" гимназиясендә "Мәйдан" журналы белән берлектә танылган язучы! 20.05.2025

Бүген "Адымнар-Чаллы" гимназиясендә "Мәйдан" журналы белән берлектә танылган язучы, дин белгече,җәмагәть эшлеклесе, Татар китабы йортының мөдире - Айдар Рәсим улы Шәйхин белән Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәре буенча "Мәңгелек мәхәббәт тарихы" дигән чара узды.
-
Татар теле атналыгының соңгы көнендә "Адымнар-Чаллы" гимназиясе укытучылары һәм укучылары бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның һәйкәленә барып. 26.04.2025

Татар теле атналыгының соңгы көнендә "Адымнар-Чаллы" гимназиясе укытучылары һәм укучылары бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның һәйкәленә барып, аның иҗатына һәм татар әдәбиятын үстерүгә керткән өлешенә хөрмәт белдерделәр. Моңа кадәр алар гимназиядә фильм карау өчен җыелдылар.
-
Татар теле атналыгы кысаларында Сабантуй узды! 26.04.2025

Татар теле атналыгы кысаларында Сабантуй узды!
Бүген безнең гимназиядә Татар теле атналыгы уңаеннан зур һәм күңелле Сабантуй узды. Балалар һәм укытучылар бергәләп милли гореф-гадәтләребезне яңарттылар, уеннарда катнаштылар һәм татар мәдәниятенең байлыгын тойдылар.
Сабантуйда уеннар, биюләр, җырлар белән танышу мөмкинлеге булды. Күпләребез өчен бу бәйрәм күңелле истәлекләр калдырды.
-
Соревнования по настольному теннису среди школ Центрального района 25.04.2025

21 апреля в нашей гимназии состоялись соревнования по настольному теннису среди школ Центрального района. Наш ученик с 9 А класса Яковлев Марат занял 1 место. Поздравляем его и желаем дальнейших побед.
-
Туган тел атналыгы кысаларында безнең укытучыларыбыз Габдулла Тукайның искиткеч әкиятләре һәм шигырьләренә багышланган кызыклы викториналар һәм уеннар оештырды. 25.04.2025

Туган тел атналыгы кысаларында безнең укытучыларыбыз Габдулла Тукайның искиткеч әкиятләре һәм шигырьләренә багышланган кызыклы викториналар һәм уеннар оештырды.
Барлык сыйныф укучылары, башлангычлардан алып өлкәннәренә кадәр, зур кызыксыну белән катнаштылар. Һәркем бөек шагыйрьнең иҗаты турында үз белемнәрен генә түгел, ә аның әсәрләренең атмосферасына да чумды.
-
Бүген «Адымнар-Чаллы» гимназиясендә күңелле һәм мәгънәле очрашу узды! 25.04.2025

Бүген «Адымнар-Чаллы» гимназиясендә күңелле һәм мәгънәле очрашу узды!
Шагыйрә, тел галиме, филология фәннәре кандидаты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты доценты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (2003 елдан) һәм Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2017) Рәзинә Мөхиярова белән очрашу безнең өчен зур бәхет булды.
Рәзинә ханым үзенең иҗаты, тел һәм әдәбиятка карата мәхәббәте турында сөйләде, яшь буынга илһам бирде. Очрашу барышында катнашучылар сораулар биреп, кызыклы фикер алыштылар.
Барлык катнашучыларга да рәхмәт!
-
«Адымнар-Чаллы» мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган шигырьләр конкурсы узды. 24.04.2025

«Адымнар-Чаллы» мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган шигырьләр конкурсы узды. Катнашучылар үз талантларын һәм поэзиягә мәхәббәтен күрсәттеләр, ләкин аеруча игътибарны Шәрипова Сөембикә җәлеп итте.
Сөембикә Г. Тукай һәйкәле янында үз шигырен укыды.














