Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение города Набережные Челны «Лицей-интернат №84 имени Гали Акыша» Республики Татарстан/Яр Чаллы шәһәренең "Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат" муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423812, г. Набережные Челны, пр-кт. Московский, д. 100 |
| Телефон: | +7(855)-258-51-31 |
| E-Mail: | L84.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАОУ «Лицей-интернат №84 имени Гали Акыша» г. Набережные Челны |
| Руководитель: | Аюпова Фирдуса Фанависовна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 506 |
| У нас учат: | 30 |
Новости Лицея-интерната №84
Лицей укучылары җитәкче сайлады
Опубликовано: 01.10.2013Шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев педагогларның август конференциясе кысаларында үткән директорлар киңәшмәсендә укучыларның шәһәр советын төзү турында белдергән иде. Уку елы башлануга шәһәр мәктәпләрендә сайлау алды мәшәкатьләре башланды. 14 сентябрьдә мәктәп советларына – депутатлар,. 23ендә Спикер сайлау булды. Сайлау участокларының берсендә – Гали Акыш исемендәге 84нче лицейда хәбәрчебез дә булып кайтты.
Лицейда үзидарә традицияләре элеккедән килә. Моңарчы биредә Президент, министрлар хакимлек итә, сайлаулар була, дебатлар үтә иде. "Үзеңнән башла” дигән лицей проектында теге яки бу проблеманы хәл итүдә кандидатлар ни дәрәҗәдә үз өлешләрен кертә алулары турында сөйли иде. 14 сентябрьдә 13 кешелек мәктәп Советы сайланды. Шуларның бишесе үз кандидатураларын спикерлыкка тәкъдим итте. Сайлаулардан соң укучыларның үзидарәсе Спикер җитәкчелегендәге мәктәп советы карамагына күчәчәк. Атна дәвамында кандидатлар төрле сыйныф укучылары белән очраштылар, үз программалары белән таныштырдылар, сорауларга җаваплар бирделәр. Җомга көнне "Үзеңнән башла” лицей проекты булды. Укытучылар, техник хезмәткәрләр, әти-әниләр катнашында үткән бу чарада спикерлыкка кандидатларлар алдына дүрт төрле проблема куелып, алар шуларны хәл итү буенча үз тәкъдимнәрен, әйттеләр, лицейдагы башка мәсьәләләр буенча да үз фикерләрен белдерделәр.
Бүген лицейда иртәдән үк бәйрәм рухы хакимлек итә. Ишек төбендә укучылар сәламли. Сайлау участогы урнашкан бәйрәмчә бизәлгән залда талгын музыка агыла, сайлау комиссиясе әгъзалары түрдәге өстәлләр артында килгән сайлаучыларны исемлектә билгеләп, бюллетеньнәр тапшыралар. Һәр укучы аерым кабинага кереп үзе сайлаган кандидат фамилиясе янына билге куя. Аннары чыгып, бюллетенен урнага төшерә. Бар да чын сайлаудагыча.
"Бәйрәм рухы белән бергә һәркемнең күңелендә җаваплылык та бар. Мондый үзидарә формасы, беренчедән, яңа мәгариф стандартларына туры килә. Сөйләп аңлатуны үзләштерү белән бергә, бала шуны үзе эшләп тә карый, , – ди лицей директоры Шамиль Закиров. – Икенчедән, чын мәгънәсендә парламент дәресе бу шәхестә гражданлык хисе тәрбияләү мәктәп бусагасыннан башланырга тиеш. Бу юнәлештә бүгенге сайлаулар бәлки, иң нәтиҗәле алымнарның берседер. Өченчедән, сайлаулар укучыларны уйлап, фикер йөртеп, карар кылырга өйрәтә, бу исә – тормышта бик кирәкле сыйфат”.
Укучыларның шәһәр думасыннан һәр мәктәптә үткән сайлауларның законлы үтүен карарга җәмәгать күзәтчеләре билгеләнгән. 58нче мәктәп укучысы Насыйпова Адилә 84нче лицейда сайлауларның бик оешкан төстә, закон бозуларсыз үтүен раслады.
Лицейда барган сайлауга шәһәр башкарма комитеты вәкиле социаль яклау идарәсе башлыгы Гөлнар Әхмәтова да килгән. "Бүгенге сайлаулар – менә дигән тәҗрибә. Балалар үз хокукларын һәм бурычларын гамәлгә ашырырга өйрәнәләр. Дәрестә өйрәнү – бер нәрсә, аны тормышта куллана белү – икенче. Бу – яхшы тормыш дәресе, чөнки балигъ булгач, алар ил белән идарә итәрлек кешеләрне дөрес сайлый беләчәкләр. Монда барысы да закон кысаларында, һәм барысы да бик дөрес бара”, – диде Гөлнар Карловна бүгенге чараны күзәтүләренә нәтиҗә ясап.
Укучылар да үзидарә органнарына сайлауларның чын тормыштагыча булуын югары бәяли. "Бу бик җаваплы һәм игътибарга лаек вакыйга. Спикерлыкка иң яхшы кандидатны сайлау мөһим. Барлык укучылар да сайлауларга үтә җаваплы һәм җитди карый. Әзерлек тә бик җанлы барды. Яңа үзидарәнең өстенлеге шунда: без хәзер укучыларның шәһәр советы белән тыгыз элемтәдә булачакбыз. Чөнки безнең спикер бер үк вакытта укучыларның шәһәр советында да эшләячәк. Лицей тормышында да уңай үзгәрешләр булачак”, – ди укучыларның шәһәр думасы депутаты, 11нче А сыйныфы укучысы Мөхетдинова Алия.
Сәгать 12дә сайлау комиссиясе әгъзалары аерым кабинетта урнаны ачып, бюллетеньнәрне санаганнан соң, биш кандидат арасыннан өстенлекнең Билалов Илмир Дәүләтхан улы алуы ачыкланды. Ул 122 тавыш җыйган.
Лицейның мәҗлесләр залында 14 сәгатьтә инаугурация булып, анда барлык укучылар, депутатлар, укытучылар катнашында сайлау нәтиҗәләре игълан ителде. Аннары спикер лицей коллективы алдында Ант кабул итте.
Шушы көннәрдә мәктәп спикерлары белән шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев очрашачак. Ә 27 сентябрьдә мәктәп үзидарәсе депутатларының беренче съезды булачак.
К списку новостей







