Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение города Набережные Челны «Лицей-интернат №84 имени Гали Акыша» Республики Татарстан/Яр Чаллы шәһәренең "Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат" муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423812, г. Набережные Челны, пр-кт. Московский, д. 100 |
| Телефон: | +7(855)-258-51-31 |
| E-Mail: | L84.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАОУ «Лицей-интернат №84 имени Гали Акыша» г. Набережные Челны |
| Руководитель: | Аюпова Фирдуса Фанависовна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 506 |
| У нас учат: | 30 |
Новости Лицея-интерната №84
“Сәләтлеләр парады”
Опубликовано: 17.05.2019Лицейның матур һәм озын гомерле традициясенә әверелгән “Сәләтлеләр парады” 17 нче май көнне яңадан үзенең йолдызларын барлады. Димәк, яңадан бер уку елы артта калган. Димәк , яңа җиңүләр, яңа нәтиҗәләр , яңа йөзләр, яңа фикерләр... Сәхнә түренә бер-бер артлы сыйныф җитәкчеләре менеп торды һәм алар артыннан шул класста тәрбияләнүче укучылар агылды. Шушы зур бер елга агымында һәр баланың кайсы өлкәдә нинди мактанырлык уңышлары барлыгы турында мәгълүмат яңгырады. 150дән артык укучы үзенең ирешкән уңышлары өчен лицей коллективы һәм әти-әниләр тарафыннан әзерләнгән Мактау кәгазьләрен тотып тарихка, фотосүрәтләр аша да, ирешкән хезмәт уңышлары аша да кереп калды. Ә күңелләрне шулкадәрле тирән һәм җылы хисләр биләде бу көнне! Бу кичерешләр бәйләмендә нәтиҗәләр өчен шатлану да, менгән биеклекләр өчен горурлык та һәм, әлбәттә, лицейда күп еллар яшәп килгән, ата-аналар, укытучылар , укучылар арасындагы рухи бердәмлек тә бар иде. Чараны бизәп, ямь өстәп , кәефләрне күтәреп торучы җыр- шигырь осталары бу чарада аеруча дәртле һәм күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек моңлы булдылар. Мәҗлесләр залы үзе җырлады, үзе көйләде кебек аларга кушылып. Балалары өчен сөенеп, аларның уку, спорт өлкәләрендәге уңышларын, төрле нәтиҗәле проектларын, кул эшләрен, сәхнә чыгышларын алкышларга дип килгән ата-аналар , Алдагы яңа җиңүләргә көч һәм теләк барлыгына ышаныч белдереп “Сәләтлеләр парады-2019” үзенең “ишекләрен япты”.
К списку новостей







