Быел язгы каникулларда,22-24 март көннәрендә,10 «А» сыйныф укучылары Яр Чаллы шәһәренең 1нче номерлы постында Мәңгелек ут янында Хәтер вахтасында булдылар. Укучылар фикеренчә,бу өч көн алар файдасына китте, бу алар өчен гаять зур тәҗрибә булды. Бүген, 03.04.2021 безгә мәктәпкә кунаклар,чик сакчылары Усейнов Ахияр Сервер улы һәм Ткачев Андрей Владимирович килде. Кунаклар үзләре белән сугыш вакытында кичергән югалтулар белән сугарылган видеороликлар алып килгәннәр иде. Балаларга үз тормышыннан кызыклы тарихлар сөйләделәр, Ватанны яратырга, якларга, сакларга һәм хөрмәт итәргә өндәделәр. Чик сакчылары укучылар өчен Ватанга тугрылыклы хезмәт итү үрнәге булып тора.
Мондый очрашуларның төп максаты-балаларга һәм яшүсмерләргә гражданлык-патриотик тәрбия бирү,граждан,Россия патриоты сыйфатларына ия шәхес формалаштыру. Очрашу,һичшиксез, укучылар күңелендә онытылмас эз калдырды.