Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №54»/ Яр Чаллы шәһәренең "54нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423832, г. Набережные Челны, б-р. Касимова, д. 6 |
| Телефон: | +7(855)-223-11-75 |
| E-Mail: | G54.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №54" |
| Руководитель: | Исаев Рамиль Робертович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 766 |
| У нас учат: | 42 |
Новости/ Яңалыклар
Рәзинә Сәетгәрәева белән очрашу
Опубликовано: 08.11.201754 нче гимназиядә язучылар белән һәрдаим очрашулар булып тора. Күптән түгел генә язучы, журналист Ләбиб Лерон белән очраштык, ә шушы көннәрдә 4-5 нче сыйныф укучылары мәктәпнең актлар залында Тукай районы Биклән авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева белән очрашты. Рәзинә Сәетгәрәева - ТР Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, ТР Журналистлар союзы әгъзасы һәм Мәдәният Министрлыгы тарафыннан бирелә торган “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” дигән күкрәк билгесе иясе дә. Ул биш китап, ике җыр дискы һәм 50 гә якын җыр авторы, күп җырларына көйләрен дә үзе язган. Аның җырларын эстрадабызның танылган йолдызлары: Винера Ганиева, Әлфинә Әсхәмова, Индива, Илнар Сәйфиев, Илсөя Бәдретдинова һәм башка бик күп җырчылар үз репертуарларына алган. Ул шулай ук Тукай районы гимны авторы һәм үзе яшәгән районның дистәләгән авылына җыр язган шагыйрә-композитор.
К списку новостей














