Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 794 учащихся |
| У нас учат: | 50 педагогов |
Новости гимназии №2/ Гимназия яңалыклары
Мин татарча сөйләшәм!
Опубликовано: 06.04.2019«Дөньяда 7 меңгә якын тел бар.Иң киң таралган тел-кытай теле, татар теле терки телләр гаиләсенә кергән тел буларак каралса, телләр рейтенгысында уналтынчы урында тора. Тел бетә икән, ул халыкның гореф-гадәтләре, йолалары, мәдәнияте, әдәбияты, халкы үзе дә бетә дигән сүз. Һәр халык, һәр милләт, һәр дәүләт үз телен яклап чыгарга һәм саклап калырга тиеш»,-дигән сүзләр «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында узган чарада яңгырады. Әзерләнгән логотипларның бер өлешен гимназиянең үз укучыларына таратып, без әлеге акциясенең географиясен тагын киңәйтергә булдык, чөнки үзең аңлаган эшкә генә калганнарны тартып була.
Татарча сөйләшү өчен мохит кирәк. Без моны танылган әдипләребез белән очрашуларда аңладык. Быел безнең гимназия затлы кунакларны күп кабул итте: Равил Фәйзуллин, Роберт Миңуллин, Факил Сафин, Разил Вәлиев, Г.Камал артистлары белән очрашуларда туган телебезнең кадере хакында гамьле әңгәмәләр кордык.
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә «Җәлил безне берләштерде» дип аталган чара әзерләп , Тукай районы Абдул укучылары белән берлектә шигъри кичә уздырдык.
Февраль аенда безнең мәктәп укучылары «Сәхнә көзгесе», «Амплуа» театрлар батллында,»Если бы…» республика күләмендә үткәрелгән балалар театр фестивалендә катнашып, призлы урыннар алдылар. Ә 2018- 2019 нче уку елында «Сәхнә» журналы оештырган театр фестивалендә катнашып, лауреат исеменә лаек дип табылдык.
Татарча видеоролик әзерләдек.
Безнең гимназиянең 8В сыйныф укучылары 32нче бистәдә урнашкан «Чаллы икмәге» кибетенә, «Перекресток» сәүдә үзәгенә, «Чишмә» дуслык йортына экскурсия ясадылар. Чараның максаты - «Татар телендә 150 сүз» буклетын тарату, сатып алучылар арасында дәүләт телләрен өйрәнү торышы турында әңгәмә үткәрү.
Сораштыру вакытында без дә шушы акциядә катнашучылар әзерләгән сорауларны башкаларга бирдек:
- Татар телендә сөйләшә аласызмы?
- Сез кем булып эшлисез?
- Татарстанда яшәүчеләр татар телен өйрәнергә тиешме?
Төрле җаваплар алдык, ләкин уңай җавапларның күбрәк булуы безне сөендерде.
Бөек педагог Песталоцци моннан өч йөз ел элек: «Кеше башка телләрне хөрмәт итсен өчен, иң беренче үз телен камил белергә, аннан гына
башка телләрне өйрәнергә тиеш!»-дигән сүзләрнең мәгънәсен , ни аяныч, бөтен кешеләр дә аңлап бетерми. «Мин татарча сөйләшәм!» дигән бәйге-акцияне белән без шәһәрдәшләребездә телне саклауга кагылышлы фикерләргә тартканбыз икән, бу әлеге чараның күрсәткече.
Без татарча сөйләшәбез, ә сез?
Энҗе Нурисламова
Видеорепортаж:
Мин татарча сөйләшәм!














