Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 794 учащихся |
| У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
«Әнием йөрәге» акциясе 30.11.2017

“Әниләр көне”н бар җиһанда бәйрәм иткән көннәрдә гимназиябездә “Әнием йөрәге” шәһәр акциясе булып узды. Әлеге акция кысаларында укучыларыбыз әниләре белән төшкәне фоторәсемнәрен гимназиябез диварына элделәр. Әниләребезнең нурлы йөзләре ул көннәрдә чын мәгънәсендә гимназиябезгә җылылык өстәде, тәнәфестә фоторәсемнәр белән танышкан балаларның йөзләренә елмаю бүләк итте.
-
Шахмат турниры 28.11.2017

Ел башында ата-аналарны уку-укыту планнары белән таныштырганда, мәктәп-гаилә бәйләнешләрен ныгытуны күздә тоткан чараларның күбрәк булуы турында ассызыклаган идек. Шул чараларны берсе буларак әтиләр һәм балалар катнашында шахмат турниры уздырылды. Шахмат сөюче гаиләләр алдан ук турнирга катнашу теләген белдереп язылып, матур бер ноябрь кичендә очраштылар. Әйтергә кирәк турнир бик кызу барды. Инде бик күп еллар шахмат клубына йөргән балалар белән беррәттән, әле яңа гына өйрәнеп килүче укучылар да көч сынашы әлеге бәйгедә. Әтиләр дә сынатмады, уйнау барышында иң-иңнәр билгеләрнде. Шәхси беренчелеккә чыгучылар да, иң ахырдан гайлә белән җиңүчеләр дә билгеләнде. Турнир һәр катнашучы күңеленә хуш килде.
-
Җырым булсын бүләгем... 24.11.2017

Шәһәребездә “Әниләр көне”нә багышланган күп кенә чаралар узган көннәрдә гимназиябездә читтә калмады. Акталар залында Шәйхаттарова Сәвия Өлфәт кызы җитәкчелегендә 7нче сыйныф укучылары тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концерты гөрләде. Бәйрәмгә чакырылган әниләрнең сәхнәдә чыгыш ясап шигьри тәлгәшләр, җыр-биюләр бүләк иткән балаларын күреп күзләре дымланды. Искиткеч җылы эчтәлектәге, истә калырлык бәйрәм килеп чыкты. Бәйрәм ахырында буләк ителгән чәчәк бәйләмнәре әниләребез күңеленә тагы да хуш килде.
-
“Сәләтле гаилә - 2017!” 23.11.2017

Хәзерге заманда еш кына сәләтле балалар белән эш, балаларның сәләтләрен ачу турында сүз һәм шушы юнәлештә киң кырлы эш алып барыла. Әлбәттә баланың сәләте бик күп факторларга бәйле. Иң беренчесе әлбәттә аның нәселдәнлек. Шушы факторның дәлиле буларак, безнең гимназиябездә “Сәләитле гаилә - 2017” исеме астында бәйрәм-бәйге үтте. Әлеге чараны оештырган башлангыч сыйныф укытучылары Гиниятуллина Ильфира Сабир кызы һәм Абдуллина Гүзәлия Рәеф кызы, бәйрәмгә килгән һәр кешегә яхшы кәеф, күңелләренә җылылык бүләк иттеләр. Бәйгедә көч сынашкан 6 команда арасында җиңелүчеләр була да алмый, алар барысы да җиңүчеләр. Әниләрнең йошак, назлы тавышлары белән бишек җырларын көйләүләренә эреп, балалары турында кызыкы вакыйгалараны искә алып сөйләгәндә рәхәтләнеп кушылып көлеп, табышмакларга җавап бирүләре буенча зирәклекләренә таң калып утырдык. Чара чәй табыны янында әниләр пешереп алып килгән тәмле ризыклардан авыз итеп гөрләшү, сөйләшү белән тәмамланды.
-
Акциягә син дә кушыл! 21.11.2017

Шәһәребездә «Хокук тәртибе» декадасы һәм «Россия балалары - 2017» Бөтенрәсәй акциясе башланып китте. Әлеге декада кысаларында гимназиябездә бәлигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы полиция өлкән лейтенанты Разетдинов Таһир Такиевич белән очрашулар уздырылды. Балалар һәм яшьүсмерләр арасында тәртип бозуларны кисәтү, килеп туарга мөмкин ситуацияләрдән чыгу юллары, тәртип бозу булган очракта җаваплылыкка тарту һәм каралган җәза турында эчтәлекле әңгәмә оештырылды.
-
“Көз гүзәле - 2107” 17.11.2017

Соры, яңгырлы көзне бизәп гимназиябездә “Көз гүзәле - 2017” бәйгесе гөрләп узды. Берсеннән берсе чибәр кызлардан, чыннан да, актлар залына җылылык, ниндидер бер нур бөркелде. Һәр гүзәлнең үз җанатары -сыйныфташлары да әлеге җылылыкка тагы да ныграк ялкын өстәде. Таныштыру, иҗади номер, “Көз гүзәле-2017” образы кебек сынаулардан торган бәйге бер сулышта узды.
-
“Парламент дәрес” 17.11.2017

Мәктәпләрдә Татарстан Республикасы конституциясенең 25 еллыгына багышланган “Парламент дәресләре” үтте. Шундый дәресләрнең берсенә Яр Чаллы шәһәре дәүләт педагогия университеты ректоры Фәйрүзә Зөфәр кызы Мостафина да чакырулы иде. Очрашу бик тә эчтәлекле узды. Укучылар үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап алдылар.
-
Шаяннар һәм тапкырларның иң-иңнәре бездә! 11.11.2017

Әле яңа гына шәһәребздә ШТК командалары фестиваль белән үзләренең эшчәнлеген ачып җибәргән иде. Әлеге эстафетаны күрше Түбән Кама шәһәре кабул итеп, үзләрендә фестиваль гөрләтте. Яр Чаллы шәһәреннән кунак команда итеп гимназиябезне иң шаян һәм тапкыр егетләрен дәштеләр. Кунак булып, осталыкларны күрсәтеп, тәҗрибә белән уртаклашырга барган уңайдан егетләребез Гран-при яулап кайттылар. Котлыйбыз! Яңа үрләр, җүңүләр телибез.
- Проект Положения о языках образования МБОУ "Гимназия №2 им. М.Вахитова" 06.11.2017
-
Батырга юл туры. 27.10.2017

Яшь батырлар үзебездә,
Эзләмәгез әллә кайдан.
Тик кирәми аларга дан-
Кирәк мәйдан, киңрәк мәйдан!
Әлеге сүзләр һәм гадәттәгечә Салих Сәйдәшев маршы астында келәмгә яшь көрәшчеләр чыгу белән башланып китте гимназиябездә Ачык шәһәркүләм көрәш турниры. Әйтергә кирәк көрәш буенча узган һәрбер ярыш кызу була. Зур спорт залы әти-әниләрнең, тренерларның һәм җанатарлар тавышыннан шаулап торды. Турнир булгач, җиңүчеләр дә җиңелүчеләр дә бар әлбәттә. Тик яшь көрәшчеләр үзләрен исемнәренә лаеклы тоттылар.














