Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 794 учащихся |
| У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына - 75 игелекле гамәл. 03.02.2020

М. Вахитов исемендәге 2 гимназиянең Хаматов Алик җитәкләгән укучылар советы “Бөек Җиңүнең 75 еллыгына - 75 игелекле гамәл” исеме астында бик күп чаралар оеш-тыра. Шуларның берсе – “Ирбис тәпие” дигән этләр приютына мәрхәмәтлелек ярдәме күрсәтү. Иң элек укучылар атна дәвамында этләр өчен төрле кирәк-ярак, азык-төлек тупладылар. 1а сыйныфыннан Хөснетдинова Ләйлә, 8а сыйныфыннан Газизова Айсилә, Гомәрова Самира, Кәбирова Аделина, 8б сыйныфыннан Садыйкова Алсу, Фәсхетдинова Зөһрә, 9в сыйныфыннан Шәехова Гөлнара, Мөнәвирова Аишә, Минаева Альбина, 9г сыйныфыннан Хәйруллин Камил, 10 а сыйныфыннан Хамитов Маратлар бу эштә иң актив булдылар.
Ял көне булуына да карамастан, 13 укучы әти-әниләре белән бергә этләргә 6 машинага төялеп төрле кирәк-яраклар тутырылган капчык-янчыклар белән “Ирбис” приюты ягына юл тотты. Менә 70 кә якын эт тәрбияләнгән приютка да килеп җиттек. Көне дә укучыларның бу игелекле гамәлләрен хуплагандай җылы, матур. Дүрт аяклы дусларга җылы карашларын, иркәләү - назлауларын кызганмадылар гимназистлар, бәйдән ычкындырып йөртеп тә килделәр, уйнаттылар да.
Эт - кешенең дусты, тугры юлдашы. Бөек Ватан сугышы елларында җиңү таңын аттыруда дүрт аяклы дусларыбызның да өлеше зур булуын һәрвакыт истә тотсак иде. Мондый мәрхәмәтле гамәлләребез киләчәктә дә бик күп булыр әле.
Педагог- оештыручы Г.Х. Билалова -
Белдерү! 1 нче класска кабул итү 30.01.2020

2020/2021 уку елына 1 класска өч класс ачыла (барлыгы 90 бала). Гаризалар кабул ителә.
-
ПОЗДРАВЛЯЕМ! 29.01.2020

Ученик 4 класса нашей гимназии Муслимов Тимур 24-26 января 2020 года принял участие во Всероссийском турнире по тхэквондо «President Cup 2020», который проходил в городе Москва и занял III место.
Поздравляем! Молодец, Тимур! Желаем дальнейших успехов! -
Белдерү! 27.01.2020

1 нче февраль (шимбә көнне) 12:00 сәг. мәҗлесләр залында мәктәпне тәмамлаган укучылар белән очрашуга көтеп калабыз.
Рәхим итегез!
-
КОТЛЫЙБЫЗ 27.01.2020

ТАТАР ТЕЛЕННӘН республикакүләм олимпиадада ПРИЗЕР булган 7 сыйныф укучысы Ишалина Айсылуны, 11 сыйныф укучысы Әмирова Гүзәлне чын күңелдән котлыйбыз!
Укучыларны олимпиадага әзерләгән укытучы Нурисламова Энҗе Әзһәм кызына рәхмәт белдерелә. -
КОТЛЫЙБЫЗ! ПОЗДРАВЛЯЕМ! 27.01.2020

Поздравляем нашего педагога - психолога Халилову Гульназ Флусовну с победой в городском конкурсе профессионального мастерства "Педагог- психолог - 2020"!
Афәрин! Молодец! Желаем дальнейших успехов! -
III Всероссийская НПК им.Мулланура Вахитова 26.01.2020

Уважаемые учителя и учащиеся! Приглашаем вас принять участие в III Всероссийской конференции им.Мулланура Вахитова. Конференция проводится в два этапа:
I этап – с 01 февраля по 29 февраля 2020 года проводится заочный тур конференции, в ходе которого осуществляется отбор и рецензирование представленных работ членами жюри.
II этап - Очный тур Конференции проводится 27 марта 2020 г. в муниципальном бюджетном образовательном учреждении «Гимназия №2 имени М. Вахитова».
-
Ак ладья-2020 22.01.2020

М. Вахитов исеменәге гимназиядә әтиләр советы мәктәп укучылар советы белән берлектә гаиләләр арасында шахмат ярышы үткәрде. Турнир ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелде. Бәйге, тантаналы төстә, Дәүләт гимннары белән башланып китте. Гимназия директоры Гарифуллин Айдар Хакимҗан улы үзенең чыгышында әлеге турнирның мөһимлеген, әтиләр һәм балалар арасындагы бәйләнешне ныгыту, тәрбияви максатын ассызыклап үтте, укучыларның акыл эшчәнлеген арттыру, уйлау сәләтен үстерүгә ярдәм итүен әйтте. Бу ярышта барлык уйнаучыларга да уңышлар теләде.
Турнир барышында Әлфия Тәүфыйковна җитәкләгән малайлар вокаль ансамбле башкаруында ”Мин бит татар малае” дигән җыр башкардылар. Икенче ел рәттән үткәрелүче шахмат бәйгесенең алып баручылары: 10 А сыйныфы укучысы Биктимерова Нәзилә һәм 11 А сыйныфы укчысы Хаҗиев Айнур иң башта шахмат тарихы, тәртибе белән таныштырдылар. Аннан соң сүз, ярыш барышы белән таныштыру өчен, гимназиядә шахмат түгәрәген җитәкләүче Хөснуллин Рамилгә бирелде. Ул шахмат уйнарга теләүчеләрнең күбәя баруына сөенүен белдерде, уйнаучы гаиләләрнең елдан – ел артуын билгеләп үтте, уен кагыйдәләре белән таныштырды һәм ярыш башлануын игьлан итте. Ярыш тәмамланганнан соң җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.
Ярыш нәтиҗәләре -
Фәйрүзә Бәйрәмова бездә кунакта 21.01.2020

Буген 7, 9, 10 сыйныф укучылары өчен актлар залында язучы Фәйрүзә Бәйрәмова белән очрашу уздырылды. Кунагыбыз ТАССРның 100 еллыгы белән бәйләп, республиканың барлыкка килүе, тарихы һәм татар халкы турында сөйләде.
-
"Ел укытучысы - 2020" 17.01.2020

"Ел укытучысы -2020" бәйгесенең шәһәр турында җиңүче булган башлангыч сыйныф укытучысы Алсу Миннемөхәммәт кызын чын күңелдән котлыйбыз!
"Ел укытучысы -2020" бәйгесенең шәһәр туры үтте. Әлеге бәйгедә 10 укытучы зона этабына узды. Шул җиңүчеләр арасында безнең башлангыч сыйныф укытучысы Алсу Миннемөхәммәт кызы да лаеклы урынын яулады. Әйе, бәйгедә талантлы, көчле рухлы, иҗади кешеләр җиңә. Алсу Миннемөхәммәтовна узенең белемгә ия булуын, үз эшчәнлегенә таянып, мөстәкыйль фикерләүче, тирән белемле, югары зәвыклы шәхес тәрбияли алуын бәйге барышында ачык күрсәтә алды. Алсу Миннемөхәммәтовна алдагы турларда да сынатмас, үз осталыкларын күрсәтә алыр дигән өмет-ышанычта калабыз.
Сезгә сәламәтлек, ныклык, иҗади уңышлар, үҗәтлек теләп калабыз!














