Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 794 учащихся |
| У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
«Яшьлэр сәламәт тормыш яклы!» 19.11.2023

«Яшьлэр сәламәт тормыш яклы!» шәhәркүләм акция кысаларында гимназиянең 7-10 сыйныф укучылары белән очрашуга Яр Чаллы наркология диспансеры хезмәткәре Муртазина Гүзәл Азат кызы килде. Яшь организмга алкоголь эчемлеклэр , наркотиклар, никотин матдәләр зыяны хакында анлатты.
Фотогалерея
-
«Сәйяр» 18.11.2023

«Тылсым» театр студиясе Яңа уку елын уңышлы башлап җибәрде. 20 ноябрьдә яшь театр төркемнәре катнашында уза торган «Сәйяр» республикакүләм фестивальнең зона этабында чыгыш ясаячаклар. Уңышлар!
Фото1
-
Мэры кубогы 18.11.2023

Яр Чаллы шәhәр Мэры кубогына уздырылган милли көрәш ярышында гимназиянең 9 укучы җинүче, призер булды! Тренер Шәмсевәлиев Илгиз Вэгыйзь улы тәрбияләгән батыр көрәшчеләр - гимназиянең горурлыклары. Алар: Мухаметов Рамазан, Гайнетдинов Айзат, Габдрахманов Самат, Габдрахманов Самир, Давлетбаев Салават, Евграфов Батырша, Ханнанов Эмиль, Хасанов Эмиль, Хуснуллин Максим. Афәрин , батырлар!
Фото
-
Гимназиядә тәнәфес
17.11.2023
Әлеге егетләр 7б сыйныфында укыйлар, КВН командасында уйныйлар. Тәнәфестә дә алар телефонга ябышып утырмыйлар, бердәм күңел ачалар, кыскасы креатив, шәп егетләр!
Видео
-
Ачык ишекләр
16.11.2023
Гимназиянең чыгарылыш сыйныф укучылары медицина көллиятендә узган Ачык ишекләр көнендэ булып кайттылар. Таңсылу Ганиева әлеге чара турында матур видеосюжет та әзерләде, рәхим итеп карагыз!
Видео
-
«Россия- мои горизонты» 16.11.2023

Бүген « Рәсәй- минем офыкларым» («Россия- мои горизонты») дәрестән тыш сәгатенэ КФУ карамагындагы инженер- икътисад көллияте хезмәткәре килде, уку йортында укытыла торган 15 белгечлек хакында җентекләп аңлатты.
Фото1 Фото2
-
Афәрин 15.11.2023

Гимназиянең 4б сыйныф укучысы Батырша Евграфовка, чынлап торып, үз исеме килешеп тора. Батырша узган атнада Татарстан беренчелегендә кикбоксинг буенча 1 нче урынны яулаган булса, буген милли көрәш буенча Яр Чаллы шәhәр мэры кубогында 3 урын алган! Афәрин, безнең батыр Батырша!
Фото1 Фото2
-
Язучылар берлеге 14.11.2023

Яр Чаллы шәhәре Язучылар берлеге җитәкчесе Факил абый Сафинның иҗат студиясе бар икәнлеген белә идегезме? Ул , беренче чиратта, шәhәребездәге, аннан кала Түбән Кама, Алабуга, Менделеевск шәhәрләре, тирә-як районнардагы яшь каләм тибрәтүчеләр иҗатларын үстерү максатыннан, үз эшен башлап җибәрде. Әлеге оешмага дәртләнеп килгән яшьләр арасында безнең Айзат Гайнетдинов та бар. Факил абый яшь иҗатчыларга талантлы шагыйрәләр Әлфия апа Ситдикова, Лилия Гобәйдуллина, Сирень Якупова, Айзирэ Имамоваларның «яңа гына табадан төшкән» шигырьләрен тыңлатты, яшьләргә шигырь төзелешe, аhәңe , калыбы турында белемнәрен, киңәшләрен җиткерде. Аннан сүзне яшь иҗатчыларга бирде, алар ялкынланып үз шигырьләрен укыдылар, аннан бергәләшеп анализладылар, кыскасы, рәхәтләнеп «пар чыгардылар». Безгә ошады. Әлеге башлангыч дәвамлы булсын иде!
Фото1 Фото2 Фото3
-
Афәрин! 13.11.2023

Гимназиянең 11 сыйныф укучысы Ишалина Айсылу Рәсәй hәм Татарстан дәүләт символикаларына багышланган рәсәйкүләм бәйгенең муниципаль этап жиңүчесе булды(укытучысы Мугинов Фаик Фоат улы) , котлыйбыз! Афәрин!
Фото
-
Рәсәй бөркетләре 13.11.2023

Гимназия тарихында әhәмиятле вакыйгаларның берсе- беренче сыйныф укучыларын Рәсәй бөркетләре хәрәкәтенә кабул итү тантанасы булды. Әлеге чараны әзерләүдә директор киңәшчесе Маврина Рузилә Сәгыйр кызының, Беренчеләр хәрәкәтендә теркәлгән укучыларның, яшьармиячеләрнең hәм , әлбәттә, беренче сыйныф укучыларының, сыйныф җитәкчеләренең тырышлыгы зур булды. Үз илеңнең чын гражданнары булу кечкенәдән тәрбияләнә башланганда, дәвамчанлык, нәтиҗә була. Беренче сыйныф укучыларының балкыган күзләрендә яңа киләчәк төзүчеләренә хас оптимизм чаткылары күреп сөендек! Киләчәгебез өметле!
Фотогалерея














