Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тойгильдинская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423974, РТ, Муслюмовский район, с.Тойгильдино, ул.Центральная, д.9. |
| Телефон: | +7(855)-563-46-15 |
| E-Mail: | sstoy.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тойгильдинская ООШ» |
| Руководитель: | Ризатдинова Айгуль Мударисовна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 25 учащихся и 8 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тойгильдинская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы 10.02.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында мәктәбебездә 9 нчы февраль көнне күренекле язучы, шагыйрь, прозаик, публицист, җәлилче-галим, мөгаллим, җырлар авторы, Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәнәфи Бәдигыйның “Муса Җәлил поэтикасы” дигән китабын тәкъдир итүгә багышланган әдәби-музыкаль кичә булды. Кичәдә 22 кеше катнашты. Хәнәфи Бәдигый әсәрендә, шагыйрьнең әдәби әсәрләренең, сәнгати, идея-эстетик, лингвостилистик үзенчәлекләре һәм аларның татар поэзиясен, сәнгатен үстерүдәге әһәмиятен тикшерү-өйрәнүгә багышлаган.
-
"Искиткеч әйдәман" 10.02.2021

10 нчы февраль көнне 8 нче сыйныф укучысы Мингазова Диләрә "Искиткеч әйдәман" дип исемләнгән конкурсның муниципаль турында катнашып - "Иң креатив" номинациясендә җиңү яулады.
-
1 нче классларның каникуллар башланды 08.02.2021

-
"Театральное лукошко" 08.02.2021

Мәктәбебез тәрбиячесе Насифуллина И.М. районда узган "Театральное лукошко" бәйгесендә катнашып - 1 нче урынга лаек булды.
-
"Туклану контроле" 06.02.2021

Укучыларның туклануын контрольдә тоту рамкасында әти-әниләр мәктәп ашханәсенә килеп, ризыкларны тикшереп карый алалар.
-
"Студентлар очрашуы" 06.02.2021

Әле кайчан гына мәктәптә белем алып йөргән укучыларыбыз - хәзер төрле уку йортларында төпле һөнәр үзләштерүче студентлар. 6 нчы февраль кичендә без аларны традиция буенча мәктәпкә "Студентлар очрашуы кичәсе"нә кунакка чакырдык. Килгән кунакларыбыз үзләренең студент тормышына бәйле вакыйгалары белән уртаклаштылар, уку йортлары турында әңгәмә оештырдылар, укучыларның һәм укытучыларның сорауларына җавап бирделәр .
-
"Остановим COVID-19" 05.02.2021

-
"Ватанны ярату. Патриотизм безнең йөрәкләрдә" темасына тәрбия сәгате 05.02.2021

5 нче февраль көнне мәктәбебездә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан - "Форпост" җитәкчесе Сабиров Ильнур Ильшатович һәм "Боец" хәрби-патриотик клубының җитәкчесе Иванов Альберт Викторович "Ватанны ярату. Патриотизм безнең йөрәкләрдә" дигән темага тәрбия сәгате уткәрделәр. Тәрбия сәгатендә алар узләренең тормыш юллары, уңышлары, патриот кем ул һәм ул нинди булырга тиеш булу турында сөйләделәр.
-
Акция "Күңелле Кар бабай" 04.02.2021

Кышкы каникулларда үткән "Күңелле Кар бабай" акциясендә катнашкан укучыларыбыз сертификатлар белән бүләкләнделәр.
-
Татар китаплары күргәзмәсе 03.02.2021

3 нче февраль көнне Тойгелде мәктәбендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан китапханәдә татар теле китаплары күргәзмәсе оештырылды.















