Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тат.Булярская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423988, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Татарское Булярово, ул. Дружбы, д. 1а. |
| Телефон: | +7(855)-563-40-18 |
| E-Mail: | stb.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тат.Булярская СОШ" |
| Руководитель: | Исламов Илсур Магъфурянович |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 45 учащихся, 5 воспитанников |
| У нас учат: | 16 учителей, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тат.Булярская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
-
Татарча диктант 24.04.2026

Тат. Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Татарча диктант” акциясе узды. Бу чарада укытучыларыбыз, өлкән сыйныф укучылары, техник хезмәткәрләр, әти-әниләр актив катнашты. Акцияне мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Мәхмүтова Э. С. оештырды. Укучыларыбыз, килгән кунаклар татар теленең матурлыгын һәм байлыгын танып, диктант язу процессында үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.
-
Тукай безнең йөрәкләрдә 24.04.2026

Тат. Бүләр авылы китапханәчесе Мирзаянова Гөлнур мәктәпкәчә төркемдә йөрүче балалар белән «Тукай безнен йөрәкләрдә» темасы астында кичэ уздырды. Гөлнур Кираметдиновна Тукайның тормыш юлы белән таныштырды, шигырьләрен укыды. Балалар «Кызыклы шәкерт», «Бала белән Кубәләк» шигырьләрен сәхнәлэштереп курсәттеләр
-
"Тукайның иҗаты һәм тормыш юлы" тәрбия сәгате 23.04.2026

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тәрбия сәгате үткәрелде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәхмүтова Э. С. укучылар белән шагыйрьнең ятимлектә үткән балачагы, Кырлай, Җаек, Казандагы тормышы турында әңгәмә үткәрде.
-
Тукай безнең янәшәдә 22.04.2026

Мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркемендә Тукай шигырьләрен укуны, өйрәнүне дәвам итәләр. Буген «Кызыклы шәкерт»шигырен сәхнәләштерделәр.
-
Тукай узган юллар (кинофильм карау). 21.04.2026

21 апрель көнне бөек шагыйребез Габдулла Тукай турында кинофильм карадык.
-
Викторина 16.04.2026

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган "Тукай - мәңгелек яз!" дигән уен - викторинада башлангыч сыйныф укучылары катнашты.
-
"И мөкатдәс моңлы сазым син-Тукаем" уен квест 13.04.2026

Бүген мәктәптә "И мөкатдәс моңлы сазым син - Тукаем" исеме астында Тукай иҗатына багышланган квест уен узды. Укучылар, дүрт командага бүленеп, бөек шагыйребез белән бәйле булган биремнәрне үтәделәр. Укучыларыбыз квест барышында үзләренең төпле белемле булуларын исбатладылар. Уен ахрында нәтиҗәләр чыгарылды. Бәйрәм Тукайның "Туган тел " җыры белән төгәлләнде
-
Тукай музеена виртуаль сәяхәт 10.04.2026

10 апрель көнне 1-11 сыйныф укучылары белән Габдулла Тукай музеена виртуаль сәяхәт ясадык. Сәяхәтне татар теле укытучысы Махмутова Э.С. оештырды.
-
Тукай иҗатына багышланган рәсем һәм стенгазеталар конкурсы 10.04.2026

"Мәңге яши, яшьни яшь Тукай" исеме астында Габдулла Тукай иҗатына багышланган рәсем һәм стенгазеталар конкурсы игълан ителде.
-
"Әниемнең җылы кочагы" 07.03.2026

7 март көнне башлангыч сыйныф укучылары белән балалар бакчасына йөрүче балаларның әниләре кунакка чакырылды. Әниләр хөрмәтенә бәйрәм кичәсе узды. Бәйрәмдә укучылар концер күрсәттеләр, әниләре белән бергә төрле уеннарда катнаштылар. 5-11 сыйныф кызлары арасында "Ягез әле, кызлар" исемле ярыш узды. Кызлар үзләренең уңганлыгын, җитезлеген, тырышлыгын күрсәтте. Егетләр аларга җыр-биюләрен бүләк итте. Уен бик кызыклы һәм күңелле үтте.













