МБДОУ «Ташлиярский детский сад «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 423975, РТ Муслюмовский район, с. Ташлияр, ул. Урожайная, дом 78б |
| Телефон: | +7(855)-563-66-40 |
| E-Mail: | DTash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ляйсан" |
| Руководитель: | Музипова Дамира Габдулбариевна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 7 |
| У нас учат: | 2 |
МБДОУ «Ташлиярский детский сад «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
" Күңелле уеннар" 27.01.2020

Уен – мәктәпкәчә яшьтәге балаларның күптөрле эшчәнлекләре арасында иң мөһиме: ул бала үсешендә алып баручы ролен үти, зур тәрбияви һәм өйрәтү потенциаленә ия булып тора. Уенда баланың шәхесе буларак формалашуы тирә-як белән аралашу аша тормышка ашырыла. Уен барышында баланың игътибарлыгы, хәтере, күзаллау дәрәҗәсе үсә, тормыш тәҗрибәсе арта. Уен – кешеләр арасындагы социаль мөнәсәбәтләрнең, теге яки бу очракларда үз- үзләрен тотышы һәм алардан чыгу юлларын эзләү процессларының тормышчан чагылышы.
-
"Туган ягым Татарстан" 24.01.2020

"Туган ягым Татарстан" ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм ителүгә рәсми старт бирелде.
“Халкыбызның милли бизәкләре” “Туган як”музеена экскурсия.
Әлеге чараның максаты: балаларда гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләү, Татарстанның тарихы һәм мәдәни традицияләре турында белемнәрне киңәйтү.Балалар игътибарына «Чәчәк кебек Республика» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Анда ТАССР барлыкка килү тарихы һәм республиканың заманча йөзе белән бәйле материаллар тәкъдим ителде.
-
"Барлык hөнәрләрдә дә яхшы, барлык hөнәрләрдә кирәк!" 22.01.2020

"Барлык hөнәрләрдә дә яхшы, барлык hөнәрләрдә кирәк!"
Максат: укучыларны төрле һөнәрләр белән таныштыру, алар белән кызыксыну уяту; төрле һөнәрләрне чагыштыру, файдалы якларын ачыклау, хезмәт тәрбиясе бирү.
Хезмәт эшчәнлеген оештырганда, тәрбияче, балаларның төрле яклап үсешен тәэмин итә, үз көчләренә ышанырга, тормышта һәрвакыт кирәкле осталык һәм күнекмәләр формалаштырырга булыша, җаваплылык һәм мөстәкыйльлек тәрбияли. Хезмәтне балаларның физик көчен һәм акыл эшчәнлеген активлаштырырлык һәм шул ук вакытта аларга шатлык китерерлек итеп оештырырга кирәк. Алар үзләрен кирәкле һәм компетентлы кешеләр итеп сизәрлек булсыннар.
-
"Балаларның иминлеге" 21.01.2020

Авыл юлларында балаларның иминлегенә багышланган күнелле экскурсия
Максат: Балаларның юл йөрү кагыйдәләрен ничек үзләштерүләрен, юл билгеләрен белуүләрен ачыклау;
Адымнар нык, юллар имин булсын! -
"Тылсымлы билгеләр" 20.01.2020

Юл йөрү кагыйдәләре буенча "Тылсымлы билгеләр" уен дәрес.
Максат: - балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерү, баету;- светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү күнекмәсен ныгыту;- активлык, игътибарлылык тәрбияләү, олыларга карата хөрмәт хисен уяту. -
"Хөрмәтле авылдашларыбыз, театр сөюче дусларыбыз" 15.01.2020

Театр − яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә. ГабдуллаТукай.
Театр – илнең мәдәни тормышы өчен һәм иҗтимагый аң фомалаштыру өчен бик мөһим. Театр җәмгыять һәм мәдәният үсеше белән бик тыгыз бәйләнгән. Театр сәнгате аша, дөньяга караш, әхлакый принциплар, рухи байлык формалаша, эстетик зәвык тәрбияләнә.
-
"Яшелчәләр файдалы витаминнар" 13.01.2020

Бүген без файдалы яшелчәләр дигән КВН ярышлары уздырдык. Яшелчәләр турында белемнәрне баеттык.
Кыш көне безнең организмыбызга витаминнар җитми. Шул сәбәпле иммунитет төшә, ягъни организнның төрле авыруларга каршы торучанлыгы кими.
Ә витаминнарны без төрле җиләк-җимеш, яшелчәләрдән ала алабыз!
-
Чыршы бәйрәме 27.12.2019
Торле-торле утлар яна,
Без уйныйбыз эйлэнеп
Бигрэк матур, бигрэк ямьле
Безнен чыршы бэйрэме.Жырлый-жырлый эйлэнебез,
Чыршы тора уртада
Кунак булып ак сакалы
Бабай килгэн елкагаЧыршыдагы жем-жем утлар
Сунэлэр дэ яналар
Без жырлыйбыз, шатланабыз
Без сойкемле балалар! -
Чыршы бәйрәме 27.12.2019

Бүген Чыршы бәйрәме үтте. Бәйрәм тамашасы җыр-бию, уен көлке белән үрелеп барды.
-
Кышкы әкиятләр 25.12.2019

Сезгә теләгем!
Ап-пак карлар ява салмак кына,
Ашыкмыйча уйнап, чайкалып
Табигатьнең олы бүләге бу,
Кабул итик эйдә куанып.
Ап-ак төскә күмеп җир-ананы,
Яшерә күк кара төсләрдән
Кешелекне аерырга теләп,
Начарлыктан, конче хисләрдән.
Күңелебез кардай чиста булып,
Яхшылыкны тойса җаныбыз
Гамәлебез торса изгелектән,
Күркәм итеп яши алырбыз.
Ап-ак карлар ява, ап-ак карлар,
Иске елның соңгы бүләге
Карлар булып яусын бәхет сезгә
hәммәгезгә шундый теләгем.





