МБДОУ «Ташлиярский детский сад «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 423975, РТ Муслюмовский район, с. Ташлияр, ул. Урожайная, дом 78б |
| Телефон: | +7(855)-563-66-40 |
| E-Mail: | DTash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ляйсан" |
| Руководитель: | Гайсина Диляра Зиннуровна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 7 |
| У нас учат: | 2 |
МБДОУ «Ташлиярский детский сад «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ» - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Туган авылыбыз". 15.10.2026

Бүген балалар белән туган авылыбызның урамы һәм Ташлыяр мәчете белән таныштык,Балаларда туган җиргә мәхәббәт,авылыбызга карата горурлык хисләре тәрбияләнде,авыл турындагы белемнәре киңәйтелде,кызыксынучанлыклары,сөйләм телләре үстерелде,Юлдан барганда балалар көзге матур табигатьне дә күзәтеп бардылар.
-
"Икмәк -яшәү терәге". 14.10.2026

Икмәк - яшәү терәге проекты кысаларында балаларга көзге байлыкның халыкка шатлык,куаныч китерүен төшендердек,бу байлыкларны тудыручы игенчеләр хезмәтенә карата хөрмәт тәрбияләнде.Рәсем буенча игенченең авыр хезмәте,икмәкнең нинди юллар аша табынга килүе турында тасвирлап сөйләргә өйрәнүне дәвам иттек.
-
"Көзге табигать" 12.10.2026

Бүгенге матур көндә балалар белән көзге табигатьне күзәттек.Уен мәйданчыгындагы агачлардагы көзнең характерлы билгеләре белән таныштыруны дәвам иттек,яфраклар җыеп букет ясадык.
-
"Салават күпере" 09.10.2026

Балалар дидактик уеннарны бик яратып уйныйлар."Салават күпере"уенында балалар төсләрне ныгыттылар.
-
Ветераннар белән очрашу". 25.09.2026

Безнең"Ләйсән"балалар бакчасында лаеклы ялдагы хезмәт ветераннары белән очрашу узды.Очрашу җылы ,күңелле атмосферада үтте.Балалар ветераннарга матур котлаулар әзерләделәр.Бәйрәм күңелле сөйләшүләр,чәй эчү,бүләкләр белән тәмамланды.
-
"Түтәлләрдә үсте яшелчә". 21.09.2026

Балалар белән бакчабызда үстерелгән чөгендер уңышын җыеп алдык.Балалар үз көчләре белән үстерелгән яшелчәләрне бик шатланып җыйдылар.Балаларда табигатькә,яшелчәләргә сакчыл караш ,хезмәт сөючәнлек тәрбияләнде.яшелчәләр турындагы системалаштыру дәвам ителде.
-
"Авылыбыз фельдшеры". 17.09.2026

Авылыбыз фельдшеры Насыйрова Рәмзия балаларның мантуларын тикшерде.Рәмзия апалары балаларга чисталык,шәхси гигена турында да аңлатты.
-
"Минем туган җирем" 16.09.2026

Бүген, әйләнә-тирәне өйрәнү шөгылендә, "Минем туган җирем"темасына әңгәмә үткәрелде.Балаларда Ватаныбызга,туган авылыбызга карата горурлык хисләре тәрбияләнде.Шөгыль азагында балалар авылыбыз композитры,җырчы Рөстәм Сәрваров башкаруында"Ташлыярым" җырын тыңладылар.
-
"Үсемлекләрне күзәтү" 15.09.2026

Үсемлекләргә сак караш тәрбияләү,хезмәткә кызыксыну уяту максатыннан балалар белән участокта үскән усемлекләрне күзәттек,җитешкән орлыкларын карадык,чагыштырдык.
-
"Чәк-чәк"пешерәбез. 10.09.2026

Балаларга татар халкының кунакчыллыгы,гореф-гадәтләре турында әңгәмә үткәрелде. Балалар камырдан татар халкының милли ризыгы булган чәк-чәк ясарга өйрәнделәр





