Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский муниципальный район, село Муслюмово, улица Тукая, дом 21 |
| Телефон: | +7(855)-562-41-47 |
| E-Mail: | s2.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская СОШ им. Г.Тукая" |
| Руководитель: | Галеева Гульшат Мухтаровна |
| Год основания учреждения: | 1935 |
| У нас учатся: | 472 обучающихся |
| У нас учат: | 50 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
#ТукайFest 26.04.2023

26.04.2023 бөек татар язучысы Г.Тукайның туган көненә багышланган атна кысаларында рус теле һәм әдәбияты укытучылары Фаткаева Г. Г. һәм Галиева Л. И. тарафыннан 8 нче а һәм 8 нче б сыйныф укучылары өчен "Своя игра" дигән интеллектуаль викторина үткәрелде, аның төп максаты Г. Тукайның биографиясе һәм иҗаты белән танып белү кызыксынуын арттыру; укучылар өчен уңыш ситуациясен булдыру. Уен-викторина балаларда уңай эмоциональ кичерешләр тудырды.
26.04.2023 г. в рамках недели, посвящённой Дню рождения великого татарского писателя Г. Тукая, преподавателями русского языка и литературы Фаткаевой Г. Г. и Галиевой Л. И. была проведена интеллектуальная викторина «Своя игра» в 8 А и 8 Б классах , основная цель которой заключалась в повышении познавательного интереса к биографии и творчеству Г. Тукая; обобщении всех полученных знаний по данной теме, создании ситуации успеха для обучающихся. Игра-викторина вызвала положительные эмоциональные переживания у детей.
-
#ТукайFest 26.04.2023

Башлангыч сыйныф укучылары Г.Тукай иҗатына багышлап әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр.
Учащиеся начальных классов провели литературно-музыкальный вечер, посвященный творчеству Г. Тукая.
-
#ТукайFest 26.04.2023

Яңа федераль дәүләт стандарты куйган таләпләр буенча функциональ грамоталылыкны үстерү максатыннан һәм Г.Тукайның туган көне уңаеннан химия, биология укытучылары-Мустаева Ф. Г., Сәфәргалина И. М.-5 нче б, 10 нчы сыйныфларда предметара бәйләнешле дәрес оештырдылар. Бу дәрестә укучылар, Г.Тукайның "Шүрәле" шигыренә анализ ясап, дәрес проекты төзеделәр.Укучылар дәрестә зур кызыксыну белән бик теләп катнаштылар, сыйныфташлары алдында чыгыш ясадылар. Аларның барлык предметтан да тормышчан белемнәре барлыгы исбатланды.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы/Неделя начальных классов 26.04.2023

4 день недели начальных классов. Учащиеся выпустили стенгазы. Провели конкурс по каллиграфии и чистописанию "Золотое перышко " и конкурс "Великолепная пятерка" на лучшую тетрадь по русскому языку .
Башлангыч сыйныф атнасының 4 көне. Укучылар стенгазеталар чыгардылар. Каллиграфия һәм чиста язу буенча "Алтын каурый" конкурсы һәм рус теленнән иң яхшы дәфтәргә "Гүзәл бишлек" конкурсы уздырылды .
-
Китап күргәзмәсе/ Выставка книг 24.04.2023

26 апрельдә яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Аның китаплары балаларны туган як матурлыгына, игелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга чакыра.
Татар халкының Бөек шагыйренә 27 яшь кенә булган. Ул узган кыска юл иҗат белән тулы була. Җиде елдан аз гына күбрәк вакыт эчендә ул йөзләгән шигырьләр, 9 поэма, дистәләгән публицистик мәкаләләр иҗат итә.
24 апрельдә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан үзәк китапханә хезмәткәрләре «Тукай дөньясына сәяхәт» исемле китап күргәзмәсе оештырдылар. Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары өчен күргәзмә янында әңгәмә һәм китапларга күзәтү үткәрелде. Китапханәчеләр балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Балалар аның биографиясеннән күп яңалыклар ишеттеләр, замандашларының татар халкының бөек улы турындагы истәлекләрен тыңладылар. Туган ил, туган тел, гади халык тормышы темасына кагылышлы шигырьләр укыйлар, әкият – поэмалар белән танышалар: Су анасы, Печән базары, яхуд Яна Кисекбаш, Шүрәле. «Иллюстрация буенча Тукай әсәрен уйлап кара» дигән кечкенә генә викторина укучыларга ошады, һәм алар сорауларга рәхәтләнеп җавап бирделәр. -
#тукайлылар_горурлыгы 24.04.2023

22 апрель көнне егетләр арасында волейбол ярышы үтте. Мөслим «Зенит» командасы составында безнең мәктәп укучылары да бар: Батталов Самир, Муртазин Нурислам, Габдуллин Исмал, Береснев Артур, Тимур Кашапов. Уңышларыгыз белән котлыйбыз! Молодцы!
22 апреля прошли соревнования по волейболу среди юношей. В составе команды Муслюмовского района "Зенит" есть и учащиеся нашей школы: Батталов Самир, Муртазин Нурислам, Габдуллин Исмал, Береснев Артур, Тимур Кашапов. Поздравляем с успехами! Молодцы!
-
#тукайлылар_горурлыгы 23.04.2023

23 апрельдә Чирмешән районының Лашман авылында ТР Чирмешән районының беренче башлыгы Шакиров Минсәгыйть Закир улы призына йөзү буенча "Кама аръягы кубогы" республика ярышлары узды. Район командасы 3 яшь категориясендә 16 спортчы белән катнашкан.
Команда составында безнеж мәктәп укучылары да бар: 2008-09 елгы кызлар, 50 м дистанциядә ирекле стиль белән йөзү: Багауова Дина көмеш призер исеменә ия булса, 2010-11 елгы яшь категориясе, кызлар: Багауова Ләйлә ирекле стиль белән 50 метр дистанциядә мактаулы икенче урынга лаек булды. Кызлар җыелма командасы составында 4х50м катнаш эстафета дистанциясендә 2 урын.
Гомумкоманда урыны буенча безнең йөзүчеләр Көмеш дәрәҗә Кубогына лаек булдылар. Җиңүчеләрне бүләкләүне ярышларның спонсоры-ТР Прокуратурасының җинаять-суд идарәсе җитәкчесе Шакиров Рафаэль Минсәгыйть улы үткәрде.
Котлыйбыз! -
Психология атналыгы/Неделя психологии 22.04.2023

Психология атналыгы кысаларында, сыйныф җитәкчеләре укучылар белән "Хисләр белән ничек дуслашырга?","Бергә булыйк" дигән темаларга тәрбия сәгатьләре үткәрделәр.
В рамках Всероссийской "Недели психологии", классные руководители для учащихся 1-11 классов провели воспитательные часы с элементами тренинга на темы:
1-4кл. - "Как подружиться с эмоциями?"(с использованием программы "Корабль");
5-8кл. - "Быть вместе" (с использованием программы " Все ,что тебя касается");
9-11кл. - "Учимся управлять собой" ( с использованием программы "Все,что тебя касается"). -
#тукайлылар_горурлыгы 22.04.2023

Әлмәт дәүләт нефть институты 2022 елның 26 декабреннән 18 мартына кадәр гомуми белем бирү оешмаларының 7-11 сыйныф укучылары өчен төбәкара фән олимпиадасы үткәрде. Олимпиада 6 дисциплина буенча 2 турда (сайлап алу (онлайн) һәм финал) узды. Укучылар математика, физика, геология, информатика, инглиз теле, тарих фәннәреннән көчләрен сынады. Әлеге олимпиадада 500 гә якын укучы катнашты. Физика, математика һәм тарих буенча финал турында Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты һәм призлы урыннар алды. Алар: 7 нче сыйныф укучысы Светлякова Айгөл, 8 нче сыйныф укучысы Баһауова Динә, 11 нче сыйныф укучысы Шәяхмәтов Фәрит (физика), 10 нчы сыйныф укучысы Морзаханов Илназ (математика), 10 нчы сыйныф укучысы Нәсифуллина Альбина (тарих). Бүген, 22.04 көнне, тантаналы бүләкләү булды, җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алды.Призерларны әзерләгән укытучылар: Минниярова Л.Б, Хаҗиева Э.П., Әсәдуллина Й.Р.
-
Җиңүчеләрне каршылыйбыз/Встречаем победителей 22.04.2023

Кичә кич Мөслим үзәгендә бик матур чара узды. Мөслим гимназиясенең 6б сыйныфы укучыларын һәм әти-әниләрен каршы алдык, республикакүләм «Тату сыйныф серләре» бәйгесендә икенче урын алулары белән котладык! Әти-әниләр, укучылар, мәктәп бердәм булганда, зур җиңүләргә ирешеп булганына, районда мәктәп, гомумән, мәгариф системасының көченә инандык. Кеше уңышына сөенә белү дә безне бәхетле итә! "Киләсе елга без дә катнашабыз, һичшиксез 1 нче урынны алабыз! - дип таралыштык.
Бердәмлек - зур көч! Бердәм булыйк!Вчера вечером в центре Муслюмово прошло красочное мероприятие. Мы встретили учеников 6Б класса Муслюмовской гимназии и их родителей, поздравили с завоеванием второго места в республиканском конкурсе «Секреты дружного класса». Когда родители, ученики, школа стали единым целым, мы убедились в том, что можно добиться больших побед, в том, что школа в районе в целом крепкая. Умение радоваться человеческому успеху тоже делает нас счастливыми! Единство - огромная сила! Будем едины!










