Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский муниципальный район, село Муслюмово, улица Тукая, дом 21 |
| Телефон: | +7(855)-562-41-47 |
| E-Mail: | s2.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская СОШ им. Г.Тукая" |
| Руководитель: | Галеева Гульшат Мухтаровна |
| Год основания учреждения: | 1935 |
| У нас учатся: | 472 обучающихся |
| У нас учат: | 50 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
"4 аяклы" дусларыбызга булышабыз 16.04.2019

Укучыларыбыз бу көннәрдә бик актив рәвештә йортсыз, хуҗасыз калган эт, песиләргә ярдәм йөзеннән оештырылган акциядә катнашалар.
-
“Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек максатыннан физика һәм информатика укытучыларының фән компетенцияләрен камилләштерү” 16.04.2019

Бүген Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында физика һәм информатика укытучыларының “Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек максатыннан физика һәм информатика укытучыларының фән компетенцияләрен камилләштерү” темасына районкүләм семинары үтте. Семинарда укытучыларыбыз Миңниярова Л.Б., Хәкимова З.З., Галеева Г.М, Бәдретдинов А.К. катнашында ачык дәресләр күрсәтелде, чыгышлар ясалды.
-
"Современные материальные, социальные и информационные технологии" в образовательной области "Технология" 13.04.2019

Дипломом II cтепени была награждена ученица нашей школы Вагизова А. во II региональном конкурсе творческих проектов "Современные материальные, социальные и информационные технологии" в образовательной области "Технология". Руководитель Амирова Чулпан Раифовна. Поздравляем!!!
-
Мәктәбебезнең "Яшь бөреләр"е 13.04.2019

"Яшь бөреләр - 2019" район фестивалендә катнашып мәктәбебезнең "Тукай егетләре" бию төркеме (җитәкчесе Ольга Нуруллина) I урынга лаек булды, ә Илнара Минһаҗева "Нәфис сүз" номинациясендә III урын яулады (җитәкчесе Адилә Кондратьева). Котлыйбыз!!!
-
Космонавтика көне 12.04.2019

Бүген мәктәбебездә Космонавтика көненә багышланган бик матур чаралар узды. Кунак итеп, мәктәбебез горурлыгы булган, очучы Шәфыйков Рәшит абый да чакырылган иде. Ул бик теләп үзенең истәлекләре белән уртаклашты.
-
"Без бергә" - Актанышта 10.04.2019

Бүген мәктәбебезнең асыл егет һәм кызлары Актанышта узган "Без бергә" республика конкурсының зона турында уңышлы чыгыш ясап, Мөслим районының данын яклап кайттылар.
-
Юные борцы 07.04.2019

Сегодня в городе Набережные Челны прошло Открытое первенство по борьбе на поясах (вольного стиля) среди юношей и девушек, где ученики нашей школы достойно выступили и заняли призовые места:
Мурзаханов Ильназ - II место,
Юнусов Булат - III место.
Молодцы ребята!!!
-
"Без бергә" 05.04.2019

Бүген Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында "Без бергә" халык иҗаты республика балалар сәнгать фестиваленең муниципаль этабы булды. Мәктәбебез укучылары әлеге зур чарада актив катнашып матур нәтиҗәләргә ирештеләр:
"Тукай бизәкләре" бию төркеме - "Хореография" номинациясенең кечкенәләр төркемендә - I дәрәҗә диплом (җитәкчесе - О.С.Нуруллина),
"Бәйрәм" ансамбле - "Халык ансамбле" номинациясенең кечкенәләр төркемендә - I дәрәҗә диплом (җитәкчесе - Э.И.Ибраһимова),
"Рәйхан" ансамбле - "Халык ансамбле" номинациясенең зурлар төркемендә - II дәрәҗә диплом (җитәкчеләре - Э.И.Ибраһимова, Р.Н.Әхмәтҗанова),
"Егетләр" ансамбле - "Халык ансамбле" номинациясенең зурлар төркемендә - III дәрәҗә диплом (җитәкчеләре - Р.З.Ногманова),
Рәзилә Нургалиева, Ранис Хафизов - "Мода театры" номинациясенең кечкенәләр төркемендә - II дәрәҗә диплом (җитәкчесе - Л.Н.Вахитова),
Алия Хуҗагалиева - "Халык җырлары" номинациясенең кечкенәләр төркемендә - III дәрәҗә диплом (җитәкчесе - Э.И.Ибраһимова).
Котлыйбыз!!!
-
Укучыларыбыз патриотик тәрбия дәресендә 03.04.2019

Мәктәбебез укучылары "Татармультфильм" берләшмәсе оештырган патриотик тәрбия дәресендә катнаштылар, анимацион геройлар, иллюстрация ясау буенча мастер-класс карадылар. Шулай ук медицина темасына рәсемнәр ясадылар.
-
Сыйныф җитәкчеләре киңәште 01.04.2019

Бүген, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Галеева Р.М. җитәкчелегендә, сыйныф җитәкчеләре методик берләшмәсенең чираттагы утырышы булды. Әлеге чарада мәктәпкүләм, районкүләм программа-проектлар өйрәнелде, "Рухи-әхлакый үсеш программасы" каралды. Ай дәвамында уздырыласы чаралар турында сөйләшенде.










