Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский муниципальный район, село Муслюмово, улица Тукая, дом 21 |
| Телефон: | +7(855)-562-41-47 |
| E-Mail: | s2.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская СОШ им. Г.Тукая" |
| Руководитель: | Галеева Гульшат Мухтаровна |
| Год основания учреждения: | 1935 |
| У нас учатся: | 472 обучающихся |
| У нас учат: | 50 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Мөслим егете.Мөслим кызы 18.01.2022

Мөслим кызы. Мөслим егете" проекты кысаларында 6 нчы сыйныф укучылары белән волонтерларның эшләү рәвеше турында "Игелеккә бер адым" төркеме әгъзасы, "Мин сокланам сиңа, кешелек!" шигырьләр җыентыгы авторы Рүзәл Минһаҗев белән җылы очрашу үтте.
-
Музей-дәрес 18.01.2022

5в сыйныфында ОДНКНР дәресендә батырлык темасына, 10 а сыйныфында тарих дәресендә "Гражданнар сугышы һәм революция чорында безнең як" темасына музей-дәрес үтте.
-
Нәниләр мәктәбе/Малышкина школа 15.01.2022

"Нәниләр мәктәбенең" чираттагы шөгыле үтте.Искәртәбез, әлеге түләүле белем бирү хезмәтләре һәр шимбә сәг.11.00 үткәрелә. Көтеп калабыз!
-
Иң грамоталы укучы 13.01.2022

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан инглиз телендә тел культурасы һәм грамоталы язу күнекмәләрен булдыру максатыннан " Иң грамоталы укучы" муниципаль конкусында 7нче Б сыйныфы укучысы Валиев Алим җиңүче булды. Укытучысы Зарипова З.В. Котлыйбыз!
С целью формирования языковой культуры и развития грамотного письма на английском языке был организован муниципальный конкурс " Самый грамотный ученик". Ученик 7б класса Валиев Алим стал победителем данного конкурса. Поздравляем!
-
Бүләккә-проектор! 13.01.2022

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, системалы интеграция, проектлар эшләү һәм тормышка ашыру, җиһазлар сату буенча хезмәт күрсәтә торган «АВ ПРО» - компаниясе @av_pro.info инстаграм аккаунтында «Минем хыялдагы классым» дип исемләнгән республикакүләм рәсем конкурсы уздырды.Мәктәбебез укучылары әлеге бәйгедә актив катнашты. 12 нче гыйнвар көнне туры эфирда очраклы саннар табу программасы ярдәмендә җиңүчеләр билгеләнде.
Г.Тукай ис. Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең @moslim_tukai_m 1нче а сыйныфы укучысы Язилә Нуруллина 1 урынга лаек булды. Җитәкчесе Фәрихә Солтанова. Бүләк – сыйныфка проектор. -
Фән бәйгесе/Предметная олимпиада 12.01.2022

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, укучыларыбыз Асадуллина А.И., Муглиев И. физика фәненнән республика олимпиадасында призер булдылар. Укытучылары Минниярова Л.Б. Котлыйбыз!
Поздравляем призеров республиканской олимпиады по физике Асадуллину А.И., Муглиева И.А. Учитель Минниярова Л.Б. Поздравляем!
-
Каникулның соңгы көне 12.01.2022

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, шулай ук укучыларның каникулларын файдалы да, күңелле дә итү максатыннан 11 нче гыйнвар көнне Г.Тукай мәктәбе укучылары район үзәге чыршы янында күңелле итеп ялларын уздырдылар. Кыш Бабай, Кар кызы укучылар белән ярыш-эстафеталар уздырдылар, уеннар уйнадылар, күчтәнәчләре өләштеләр, укучыларны туган көннәре белән котладылар. Яшь үзенчәлекләренә карап, уеннар бик тә кызыклы итеп оештырылган хаттә башка мәктәп укучылары да бик теләп катнашты. Самовар янында тәмле чәй белән сыйландылар. Саф һавада бәйрәм уздыру киләсе хезмәт чирегенә тагы да дәрт өстәде, яңа эшләргә өндәде
В связи с празднованием года единства родных языков и народов, а также с целью сделать каникулы учащихся полезными и приятными, 11 января учащиеся школы Г. Тукая провели свой досуг у елки районного центра. Дед Мороз и Снегурочка провели с учащимися соревнования-эстафеты, сыграли в игры, поделились гостинцами, поздравили учащихся с Днем рождения. В зависимости от возрастных особенностей, игры были очень интересными и даже охотно посещались другими школьниками. У самовара угощали вкусным чаем. Проведение праздника на свежем воздухе добавило энтузиазма в предстоящую рабочую четверть, призвало к новым начинаниям
-
Фән бәйгесе/Олимпиада 11.01.2022

Укучыларыбыз, бәйгеләрдә катнашып, көчләрен Бөтенроссия олимпиадаларының регион этабында, республика фән бәйгеләренең йомгаклау этабында сыныйлар. Бүгенге көндә физика фәненнән Муглиев И., Магалимов Р., Асадуллина А. район данын яклап чыгыш ясыйлар.Җитәкчеләре Минниярова Л.Б. Уңышлар телибез!
-
Кул көрәше 10.01.2022

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, 2004-2011 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында армстлинг буенча район беренчелеге узды. Спортчылар һәркайсы үз үлчәүл авырлыгында, ике җиңелүдән төшеп калу белән, уң һәм сул кул белән көрәштеләр. Шәхси зачетта 35 кг кадәр авырлыкта 5в сыйныфы укучысы 1 урын алды.
В честь Года родного языка и единства народов прошло первенство района по армрестлингу среди юношей и девушек 2004-2011 годов рождения. Спортсмены боролись в вольной борьбе, каждый в своем весе, с выбыванием из борьбы после двух поражений: правой и левой руками. В личном зачете в весе до 35 кг учащийся 5в класса занял 1 место.
-
Яңа ел иртәсе 30.12.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, 27 нче декабрь көнне 5-7 нче сыйныф укучылары өчен Яңа ел иртәсе узды. Чара бик күңелле рухта узды, иртә уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды.
27 декабря, в честь Года единства родных языков и народов, для учащихся 5-7 классов прошло новогоднее утро. Мероприятие прошло в веселой атмосфере, сопровождалось ранними играми, песнями и танцами.










