Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Муслюмовская детская школа искусств"
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Хафизова д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-562-52-63 |
| E-Mail: | Kadriya.Gizdatova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБУ ДО "МДШИ" |
| Тип УДО: | ХЭН |
| Руководитель: | Фаттахова Айгуль Назифовна |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 372 |
| У нас учат: | 20 |
Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Муслюмовская детская школа искусств" - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Мастер-класс преподавателей Альметьевского музыкального колледжа/ Әлмәт музыка көллияте укытучыларының мастер-классы 21.01.2022

Муслюмовская школа искусств уже много лет сотрудничает с Альметьевским музыкальным колледжем. Многие ученики, окончившие нашу школу, поступают в этот колледж. Среди преподавателей школы искусств много выпускников колледжа. Сегодня это сотрудничество ведется в наиболее активной форме. Наши ученики и преподаватели с удовольствием участвуют в конкурсах и фестивалях, организуемых колледжем. В целях подготовки к конкурсу преподаватели колледжа организуют мастер-классы, консультации. На текущей неделе состоялось долгожданное мероприятие. Преподаватели колледжа Гульназ Бекмансурова, Наталья и Андрей Спиридоновы, Гульназ Каримова в течение дня ознакомились с творчеством наших детей, дали свои советы и рекомендации для развития их способностей. В мастер-классах приняли участие учащиеся отделения народных инструментов и вокального искусства. Самых передовых учеников отделения фортепиано и народных инструментов слушали и по теоретическим предметам. За плодотворную работу преподавателям колледжа были вручены Благодарственные письма от имени администрации школы.
Мөслим сәнгать мәктәбе инде күп еллар дәвамында Әлмәт музыка көллияте белән үзара хезмәттәшлек алып бара. Сәнгать мәктәбен төгәлләгән шактый укучылар әлеге көллияткә укырга керә. Сәнгать мәктәбе укытучылары арасында да көллиятне тәмамлаганнар шактый. Бүген әлеге хезмәттәшлек аеруча актив формада алып барыла. Көллият тарафыннан оештырылучы конкурс-фестивальләрдә укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз теләп катнаша. Әлеге бәйгеләргә әзерләнү максаты белән көллият укытучылары мастер-класслар, консультацияләр оештыра. Агымдагы атнада күптән көтеп алынган чара узды. Көллият укытучылары Гөлназ Бекмансурова, Наталья һәм Андрей Спиридоновлар, Гөлназ Кәримовалар көн дәвамында балаларыбызның иҗаты белән танышты, аларның сәләтен үстерү өчен үз киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде. Әлеге мастер-классларда халык уен кораллары һәм җыр сәнгате бүлеге укучылары катнашты. Фортепиано һәм халык уен кораллары бүлегенең иң алдынгы укучыларын теория фәннәре буенча да тыңлап уздылар. Нәтиҗәле хезмәтләре өчен көллият укытучылары сәнгать мәктәбе администрациясе исеменнән Рәхмәт хатларына лаек булды.
-
Награждение победителей конкурсов и фестивалей / Конкурс һәм фестивальләрдә җиңүчеләрне бүләкләү 14.01.2022 Дан старт 3-й четверти 2021-2022 учебного года. С началом новой четверти для победителей конкурсов и фестивалей было организовано торжественное мероприятие. Директор школы Айгуль Фаттахова вручила этим обучающимся дипломы и грамоты. Около 20 обучающихся отделений фортепиано и народных инструментов стали лауреатами и дипломантами международных, российских и республиканских конкурсов. Их преподавателям Дильбар Салихзяновой, Райсе Харисовой, Румии Деникаевой, Филюзе Шариповой, Алесе Латыповой, Розалии Хабибуллиной были вручены благодарственные письма от организаторов конкурсов. 2021-2022нче уку елының 3нче чирегенә старт бирелде. Чирек башы белән Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары өчен тантаналы чара оештырылды. 2нче чирек дәвамында төрле конкурс-бәйгеләрдә җиңү яулаган балаларга мәктәп директоры Айгөл Фәттахова диплом-грамоталар тапшырды. Фортепиано һәм халык уен кораллары бүлекләрендә укучы 20гә якын бала Халыкара, Россия һәм республикакүләм бәйгеләрдә катнашып, лауреат һәм дипломант исемнәре яулаган. Аларның укытучылары Дилбәр Салихҗанова, Рәйсә Харисова, Румия Деникаева, Филюзә Шәрипова, Алеся Латыпова, Розалия Хәбибуллиналарга конкурсларны оештыручылар исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

-
Мероприятие "Зимние игры" с обучающимися отделений фортепиано, духовых и народных инструментов /Мөслим сәнгать мәктәбенең фортепиано, тынлы һәм халык уен кораллары бүлекләре укучылары белән "Кышкы уеннар" исемле чара 06.01.2022

6 января состоялось традиционное мероприятие с обучающимися отделений фортепиано, духовых и народных инструментов Муслюмовской школы искусств. Мероприятие "Зимние игры", которое проходит в период зимних каникул, с нетерпением ждут дети. Несмотря на суровые погодные условия, на пришкольной территории с учащимися играли в игры, хороводы, пели песни. Дед Мороз раздал свои гостинцы.
6 гыйнвар көнне Мөслим сәнгать мәктәбенең фортепиано, тынлы һәм халык уен кораллары бүлекләре укучылары белән дә традицион чара узды. Кышкы каникуллар чорында уза торган "Кышкы уеннар" исемле чараны балалар зарыгып көтә. Һава шартлары суык булуга карамастан, килгән укучылар белән мәктәп яны территориясендә уеннар, әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар. Кыш бабай үзенең күчтәнәчләрен таратты.
-
Веселое мероприятие "Снежные забавы" / "Кар уеннары" дигән күңелле чара 05.01.2022

Преподаватели отделения изобразительного искусства провели веселое мероприятие "Снежные забавы". Подвижные игры, новогодняя викторина, зажигательная дискотека и вкусное чаепитие прошли в атмосфере праздника. Все присутствующие получили заряд бодрости и веселья.
Рәсем сәнгате бүлеге укытучылары "Кар уеннары" дигән күңелле чара үткәрделәр. Хәрәкәтле уеннар, Яңа ел викторинасы, күңелле дискотека һәм тәмле чәй эчү бәйрәм атмосферасында узды. Барлык катнашучылар да чарадан күтәренке кәеф һәм уңай хисләр алдылар.
-
Выставка рисунков «Новогодняя сказка» / «Яңа ел әкияте» дип исемләнгән рәсемнәр күргәзмәсе 24.12.2021 В выставке приняли участие 80 обучающихся художественного отделения. Рисунки детей отражают атмосферу приближающегося праздника, ожидание чуда и сказки, мечты о подарках из волшебного мешка Деда Мороза. Кататься на санках, лыжах или коньках, скатываться с ледяной горки, лепить снеговика, играть в снежки, а может строить ледяные замки - все это нашло отражение в ярких работах юных художников. Күргәзмәдә рәсем сәнгате бүлегенең 80 укучысы катнашты. Балаларның рәсемнәре якынлашып килүче бәйрәм атмосферасын, могҗиза һәм әкият көтүен, Кыш бабайның тылсымлы капчыгыннан бүләкләр турындагы хыялларын чагылдыра. Чана, чаңгы, тимераякта шуу, боз тауларыннан йөрү, кар эретү, кар көртләре ясау, боз йозаклары ясау - болар барысы да яшь рәссамнарның якты эшләрендә чагылыш тапты.

-
Встреча с руководителем районного отделения Пенсионного фонда Фаридой Ганиевой / Район пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Фәридә Ганиева белән очрашу 22.12.2021

22 декабря в Муслюмовской детской школе искусств состоялась своеобразная встреча. Руководитель районного отделения Пенсионного фонда Фарида Ганиева встретилась с коллективом школы искусств и ответила на вопросы, касающиеся пенсий и социальных выплат. Также в этот день директор школы Айгуль Фаттахова, заместитель директора Румия Деникаева подвели итоги работы во 2-й четверти и озвучили требования к приему предстоящих зачетных и контрольных уроков.
22 декабрь көнне Мөслим сәнгать мәктәбендә үзенчәлекле очрашу узды. Район пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Фәридә Ганиева сәнгать мәктәбе коллективы белән очрашып, пенсия, социаль түләүләр кебек мәсьәләләргә кагышлышлы сорауларга җавап бирде. Шулай ук бу көнне мәктәп директоры Айгөл Фәттахова, директор урынбасары Румия Деникаева 2нче чиректә башкарылган эшләргә йомгак ясап, алда торган зачет, контроль дәресләрне кабул итүгә таләпләрен җиткерде.
-
Новогоднее онлайн представление/Яңа елга багышланган онлайн тамаша 20.12.2021

На прошлой неделе обучающиеся Муслюмовской школы искусств показали новогоднее представление. Театрализованное представление, подготовленное обучающимися отделения театрального искусства (преподаватель Лейсан Замалова), сопровождалось концертными номерами обучающихся других отделений. В торжестве звучали произведения из мультфильмов и других фильмов, песни. В связи с ситуацией, связанной с пандемией, концерт был показан зрителям в онлайн-формате.
Узган атнада Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары Яңа елга багышланган тамаша күрсәтте. Театр сәнгате бүлеге укучылары (укытучылары Ләйсән Замалова) әзерләгән театральләштерелгән күренеш башка бүлек укучыларының концерт номерлары белән үрелеп барды. Тамашада мультфильм һәм башка кинолардан әсәрләр, җырлар яңгырады. Пандемиягә бәйле вәзгыять таләпләре буенча әлеге концерт тамашачыларга онлайн форматта күрсәтелде.
-
Образовательный проект в рамках Республиканского конкурсного движения "Тат-ARS-Тан" /"Тат-ARS-Тан" республикакүләм конкурс хәрәкәте кысаларында оештырылган проект 17.12.2021

15 декабря преподаватели отделений вокального, изобразительного и театрального искусства вместе с обучающимися приняли участие в образовательном проекте в рамках Республиканского конкурсного движения "Тат-ARS-Тан" в г. Альметьевск. Целями проекта являются развитие системы дополнительного образования в сфере культуры и искусства, выявление и поддержка юных и талантливых исполнителей, сохранение и развитие лучших традиций классического и национального искусства. Для участников были организованы познавательные мастер-классы, где обучающиеся получили сертификаты. Мероприятие завершилось праздничным концертом и флэш-мобом с участием всех участников.
15 декабрьдә вокал, сынлы һәм театр сәнгате бүлекләре укытучылары, укучылар белән бергә, Әлмәт шәһәрендә "Тат-ARS-Тан" республика конкурс хәрәкәте кысаларында оештырылган проектта катнаштылар. Проектның максаты мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә өстәмә белем бирү системасын үстерү, яшь һәм талантлы башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, классик һәм милли сәнгатьнең иң яхшы традицияләрен саклау һәм үстерү. Катнашучылар өчен мастер-класслар оештырылды, анда укучылар сертификатлар алдылар. Чара бәйрәм концерты һәм барлык катнашучылар катнашында флешмоб белән тәмамланды.
-
Грант в размере 500 тысяч рублей по проекту “Содействие учреждениям культуры в реализации проектов и мероприятий, направленных на сохранение многоязычия в Татарстане в рамках Года родных языков и единства народов” /“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстанда куптеллелекне саклап калуга юнәлтелгән проектлар һәм чараларны тормышка ашыруда мәдәният учреждениеләренә ярдәм иту” дигән проект буенча 500 мең сумлык акчалата грантка ия булды 17.12.2021

В текущем учебном году Муслюмовская школа искусств выиграла еще один грант. Преподаватели отделения народных инструментов Дильбар Салихзянова и Раиса Харисова получили денежный грант в размере 500 тысяч рублей по проекту “Содействие учреждениям культуры в реализации проектов и мероприятий, направленных на сохранение многоязычия в Татарстане в рамках Года родных языков и единства народов”. Благодаря этому гранту на днях в отдел народных инструментов были доставлены новые 4 балалайки и 4 домры. Также предполагается, что на эти деньги будут сшиты костюмы для ансамблей домристов и балалаечников. Эти инструменты и костюмы помогут нашим ребятам выиграть престижные конкурсы-фестивали. Итогом проекта станет проведение в летние месяцы районного фестиваля-конкурса исполнителей на народных инструментах “Звонкие струны”.
Агымдагы уку елында Мөслим сәнгать мәктәбе тагын бер грант отты. Халык уен кораллары булеге укытучылары Дилбәр Салихҗанова һәм Рәйсә Харисова “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстанда куптеллелекне саклап калуга юнәлтелгән проектлар һәм чараларны тормышка ашыруда мәдәният учреждениеләренә ярдәм иту” дигән проект буенча 500 мең сумлык акчалата грантка ия булды. Әлеге грант ярдәмендә шушы көннәрдә халык уен кораллары булегенә яңа 4 балалайка һәм 4 домра кайтартылды. Шулай ук бу акчага домристлар һәм балалайкачылар ансамбльләренә костюмнар тегеләчәк. Әлеге инструментлар һәм костюмнар балаларыбызга дәрәҗәле конкурс-фестивальләрдә җиңугә ирешергә зур ярдәм булачак. Проект нәтиҗәсе булып, җәй айларында “Звонкие струны” дип исемләнгән халык уен коралларында уйнаучыларның районкуләм фестиваль-конкурсы узачак.
-
Онлайн-концерт через интернет-платформу Zoom /Zoom интернет платформасы аша онлайн концерт 14.12.2021

14 декабря, для обучающихся Муслюмовской школы искусств состоялся мастер-класс на интернет-платформе Zoom. Председатель Союза композиторов России и Татарстана Рашит Калимуллин совместно с коллегами провели онлайн-концерт. Рашит Фагимович ознакомил с произведениями татарских композиторов, написанными для детей. Эти произведения исполнялись на фортепиано. Такое мероприятие пришлось по душе детям.
14 декабрь көнне Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары өчен Zoom интернет платформасында үзенчәлекле мастер-класс булып узды. Россия Композиторлар Союзы, ТР Композиторлар Союзы рәисе Рәшит Кәлимуллин балалар өчен онлайн форматта концерт күрсәттеләр. Рәшит Фәгыймович татар композиторларының балалар өчен язылган әсәрләре белән таныштырды. Әлеге әсәрләрне фортепианода уйнап та күрсәттеләр. Мондый чара балалар күңеленә хуш килде.













