Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Михайловская средняя общеобразовательная школа Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | с.Михайловка, Муслюмовский муниципальный район. РТ, ул. Гагарина, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-563-62-12 |
| E-Mail: | Smihm.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МСОШ (Михайловская средняя общеобразовательная школа) |
| Руководитель: | Игнатьева Гузаль Вазировна |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 87 учащихся, 21 воспитанник |
| У нас учат: | 16 учителей, 3 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Михайловская средняя общеобразовательная школа Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!" 24.04.2026

Габдулла Тукайның тууына 140ел тулу һәм татар теле, әдәбияты атналыгы уңаеннан, мәктәбебездә "Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!" дип исемләнгән милли кием көне оештырылды. Укучылар да, укытучылар да чараның исеменә туры килерлек итеп киенгәннәр иде. Өсләренә милли бизәкле күлмәк, башларына калфак- түбәтәйләр кигән кызларыбыз- егетләребез бүгенге көннең йөзек кашлары булдылар.
-
"Татарча диктант" 24.04.2026

Бүген, 24 нче апрель көнне, дөньякүләм "Татарча диктант" акциясенә без дә кушылдык.
Бөтен дөнья буйлап уздырыла торган бу чара безне татар телен белүебезне тикшерү һәм ныгыту өчен бергә җыйды.
Диктант тексты Габдулла Тукайның "Туган тел" һәм "Бәхет" әсәләре буенча төзелгән иде.
"Татарча диктант"ның төп идеясе- ул, әлбәттә, татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыру. Акция татарларны, кайда гына яшәсәләр дә, берләштерергә, аларга үз телләрен белү дәрәҗәсен бәяләргә, шулай ук әдәби татар телен кулланучылар даирәсен киңәйтергә мөмкинлек бирү максаты белән оештырыла.
-
"В стране Тукая" 24.04.2026

26 апреля- день рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая. В честь этого дня воспитатели дошкольной группы организовали галерею из плакатов- иллюстрированных произведений "Тукай илендә". Дети и родители с интересом рассматривали яркие и красочные плакаты. Воспитанники познакомились с творчеством поэта, слушали стихи и сказки.
-
"Тукай илендә" 24.04.2026

Габдулла Тукайның тууына 140ел тулу уңаеннан, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар теле һәм Татарстан республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан эшләнгән, "Тукай илендә" дип исемләнгән плакатлардан күргәзмә оештырылды.
-
"Милли бизәкләр" 23.04.2026

Габдулла Тукайның тууына 140ел тулу һәм татар теле, әдәбияты атналыгы уңаеннан, башлангыч сыйныф укучылары өчен, "Милли бизәкләр" дип исемләнгән чара оештырылды. Укучылар татар халкының милли бизәкләре, аларның тарихлары белән таныштылар. Чара ахырында укучылар милли бизәкләр белән аппликация ясадылар.
-
Габдулла Тукайның тууына 140ел 22.04.2026

Габдулла Тукайның тууына 140ел тулу унаеннан, мәктәбебездә бөек шагыйребезнең тормышы һәм иҗаты турында төшерелгән фильмнар карау, аларның эчтәлеге буенча фикер алышу оештырылды.
-
"Тукай геройлары минем янәшәмдә" 22.04.2026

Габдулла Тукайның тууына 140ел тулуга багышлап, мәктәбебездә "Тукай геройлары минем янәшәмдә" дип исемләнгән иҗади остаханә оештырылды. Укучылар бөек шагыйребезнең балалар өчен язылган әсәрләренә иллюстрацияләр ясадылар, үзләренең иҗат эшләреннән күргәзмә оештырдылар.
-
Литературный час на тему : "Мы наследники Тукая". 21.04.2026

В рамках недели татарского языка на кружке "Театр и Мы" с учениками начальных классов провели занятие литературный час на тему : "Мы наследники Тукая".
Каждый год 26 апреля отмечается день рождение любимого татарского поэта Габдуллы Тукая. Его книги учат детей красоте родного края, доброте, призывают быть справедливым смелым.
На занятии ребята познакомились со сказками : "Су анасы", "Шурале", "Сказка о Козе и Баране". В конце литературного часа ребята с удовольствием инсценировали отрывок из сказки "СУ анасы". -
Китапханә сәгате "Тукай яшәгән урыннар" 21.04.2026

Габдулла Тукайның тууына 140ел тулуга багышлап, мәктәбебездә "Тукай яшәгән урыннар" дип исемләнгән китапханә сәгате үткәрелде. Укучылар бөек шагыйребезнең балачагы, яшьлек еллары үткән урыннарда вертуаль сәяхәттә булдылар, Г.Тукай тормышы һәм иҗаты турында кызыклы фактлар белән таныштылар.
-
Милли поэзия сәгате 20.04.2026

Габдулла Тукайның тууына 140ел тулуга багышлап, мәктәбебездә "Күңелләр Тукай белән сөйләшә" дип исемләнгән милли поэзия сәгате үткәрелде. Укучылар бөек шагыйребезнең балалар өчен язылган әсәрләрен сәхнәләштерделәр, шигырьләрен яттан сөйләделәр.











