Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Муслюмовский лицей Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Октябрьская, д. 39 |
| Телефон: | +7(855)-563-96-05 |
| E-Mail: | L.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Муслюмовский лицей |
| Руководитель: | Ахметшина Чулпан Тагировна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 592 обучающихся |
| У нас учат: | 46 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Муслюмовский лицей Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 ( 186 ) 187 188 189 190 >>
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы 03.02.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, 2 февральдә Мөслим лицееның актлар залында 9-11нче сыйныф укучылары өчен “Телләр белгән- илләр гизгән” исемле чара үтте. Чарада 80 кеше катнашты. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Латыйпова А.Г. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елының эмблемасы, еллык эш планы белән таныштырды. Үзенең чыгышын “Телләр белүче кешеләр өчен бик күп илләр, чикләр ачык” дигән әйтем белән дәвам итеп, дөнья халкының 6 мең телдә сөйләшүен әйтте. Татар теле – дөньяда иң киң таралган 14 телнең берсе икәнен һәм бу телдә 7 миллионнан артык кеше аралашканын ассызыклады. Чараның кунагы- лицейны тәмамлап, бүгенге көндә Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтында тәрҗемәче һөнәрен үзләштерүче Закирова Равилә. Ул телләр өйрәнүнең әһәмияте турында сөйләде, үзе укый торган белем йорты турында мәгълүмат бирде.
-
Брейн-ринг
01.02.2021
Лицейның «Тапкырлар» командасы «Брейн-ринг» муниципаль уенының финал ярышларында беренче урынны яуладылар һәм уенның кубогына ия булдылар. Укучыларны һәм аларны әзерләүгә үз өлешләрен керткән мөгаллимнәрне әлеге зур уңышлары белән котлыйбыз.
-
Хәтер дәресе
01.02.2021
29гыйнварда 9а, 9б сыйныф укучылары "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре һәм "Мөслим туган як музее" хезмәткәрләре үткәргән "Блокада икмәге" дип исемләнгән Хәтер дәресендә катнаштылар. Дәрес укучыларга блокада кичергән Ленинград халкының батырлыгын искә төшерде. «Блокада икмәге» акциясе илебезнең барлык төбәкләрен колачлаячак – аңа кушылыгыз һәм Ленинград блокадникларының батырлыгы турында хәтерне туганнарыгызга һәм якыннарыгызга җиткерегез. Тарихи истәлекне бергә саклыйк!
-
Очрашу кичәсе
01.02.2021
29 гыйнварда, Мөслим лицеен тәмамлап, бүгенге көндә төрле уку йортларында белем алучы егет-кызларыбыз белән очрашу кичәсе узды. Студентлар үзләре укый торган белем йортлары турында сөйләделәр, мәктәп елларыннан исләрендә сакланган хатирәләр белән уртаклаштылар.
-
Район балалар думасы активистларының утырышы 29.01.2021

26нчы январь көнне "Офык" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә "Балкыш" район балалар думасы активистларының утырышы узды. Дума вәкилләре волонтерлык, спорт, мәдәният, экология, массакүлэм мәгълүмат чаралары юнәлешендә булган проект эшләре белән таныштылар. Район балалар Думасы президенты итеп лицеебызның 10а сыйныфы укучысы Габдрахманова Аиша сайланды. Котлыйбыз һәм алда унышлар телибез!
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы 29.01.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 11 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Сафина Л. Я белән З. Хәкимнең "Искән җилләр көенә" дип исемләнгән спектаклен тамаша кылдылар. Шунысы куанычлы: төп рольләрнең берсен әдәбиятка, сәнгатькә гашыйк, яшь булуына карамастан, сәхнәдә үзен чын артистларча тотучы, осталыгы белән күпләрне үзенә җәлеп итүче 11 нче сыйныф укучысы Җиһаншина Альбина башкарды.
-
ГИА
28.01.2021
В рамках подготовки к проведению ГИА в 2021 году 27 января в лицее прошло родительское собрание. Перед родителями выступили Хабибуллина Л.Я., директор лицея, Ахметшина Ч.Т., заместитель директора по УВР, и учителя-предметники. Выступления были посвящены ознакомлению родителей с порядком проведения государственной итоговой аттестации в 2020-2021 учебном году.
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы
26.01.2021
26 нчы гыйнвар көнне Мөслим лицеенда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 5-7 нче сыйныф укучылары өчен “Җырлап яшәр чагыбыз” дип аталган чара үтте. Барлыгы 125 кеше катнашты. Чараны татар теле укытучылары Ситдыйкова Ч.И., Ситдыйкова Э.Д. әзерләде. Ситдыйкова Ч.И. авылдашы җырчы, тапшырулар алып баручы Азат Кәримовның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Ситдыйкова Э.Д. күренекле якташыбыз срипкачы Динә Закирова иҗаты турында сөйләде. Чарага кунак итеп “Җырлыйк әле” тапшыруында җиңү яулап кайткан тарих укытучысы Айнур Латыйпов катнашты. Ул 23 нче гыйнварда Казан телевидениясендә үткән “Җырлыйк әле” тапшыруы турында тәэсирләре белән үртаклашты. Матур җырларын бүләк итте.
-
Брейн-ринг
25.01.2021
Лицейның "Тапкырлар" командасы "Брейн-ринг" интеллектуаль уенында урта мәктәп командалары арасында 1 урын яулады. Уңышларыгыз белән котлыйбыз!
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы
25.01.2021
22нче гыйнвар көнне лицейда “2021 нче ел-Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы”на старт бирелде. Туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучысы Ч.И. Ситдыйкова “2021 нче ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы”на багышланган презентация һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов указы белән таныштырды. “Телебез-рухи яктан берләштерүче зур көч. Туган тел-үз халкың белән нечкә элемтә. Без аны саклап калу өчен барысын да эшләячәкбез” дигән Президент сүзләренә аеруча басым ясап сөйләде. Башлангыч сыйныф укучылары туган тел турында шигырьләр укыдылар. 5а, 5б сыйныфы укучылары тарафыннан “Тылсымлы чүлмәк” әкияте сәхнәләштереп күрсәтелде ( җитәкчеләре Э.Д.Ситдыйкова,Ч.И.Ситдыйкова). Чара “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.










