МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д.Кубяково, улица Гвардейская, дом 4а |
| Телефон: | +7(855)-563-55-48 |
| E-Mail: | Skub.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубяковская СОШ" |
| Руководитель: | Мухамадиева Лайсина Расиловна |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 72 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагогов |
МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 161 162 163 164 ( 165 ) 166 167 168 169 170 >>
-
"Россия чаңгы юлы - 2017" 17.02.2017

Мөслимдә "Россия чаңгы юлы - 2017" бәйгесе узды. Спорт сөючеләр февральнең кояшлы көннәреннән файдаланып калырга ашыга. Россия чаңгы юлы бәйгесе дә шуны истә тотып оештырылды. Бүген олысы-кечесе “Кояшлы Ык” ял зонасында чаңгыда шуды. Җиңүчеләр 9 номинациядә билгеләнде. Күбәк урта мәктәбе “Җиңүгә омтылыш” номинациясендә бүләкләнде.
-
Иптәшләрчә очрашу 17.02.2017

Бу көнне мәктәптә Баек төп һәм Күбәк урта мәктәбе командалары арасында спорт ярышлары узды. Укучылар баскетбол, волейбол уйнадылар. Канат тарту ярышлары да узды.
-
Олимпиада нәтиҗәләре 17.02.2017

4 нче класс укучылары арасында районда математика һәм рус теленнән олимпиада узды. 4 нче класс укучысы Хаматшина Л.математикадан җиңү яулады, ә рус теленнән призер булды. Ләйсәнне уңышлары белән котлыйбыз.
-
Минем әти - иң яхшысы 17.02.2017

Патриотик айлык кысаларында "Минем әти - иң яхшысы" дигән мини проект эшләнде. Укучылар әтиләре белән төшкән фотоларын алып килеп, алардан күргәзмә оештырылды.
-
“Йолдызлык - 2017” 15.02.2017

Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында “Йолдызлык - 2017” талантлы яшьләр фестиваленең сайлап алу туры үтте. Безнең мәктәптән Мирхаҗиянова Азалия, Закирова Алия, Ханнанова Лилия, Шакуров Айдар, Ханнанова Равия уңышлы чыгыш ясап, фестивальнең дипломантлары булдылар. “Тамчы” кызлар вокаль ансамбле гала-концертта чыгыш ясау хокукы алды. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез! Укучыларны конкурска әзерләгән җитәкчеләргә рәхмәт белдерәбез.
-
Гашыйклар көне 14.02.2017

"Гашыйклар көне" көнне 9 нчы класс укучылары җитәкчелегендә күргәзмә оештырылды. Һәр класс үз валентинкасын булдырды.
-
9,11 сыйныф укучылары сынап карау имтиханында катнаша. 11.02.2017

-
Канат тарту ярышлары 08.02.2017

Патриотик айлык дәвам итә. Класслар арасында канат тарту ярышы үтте.
-
Мәктәп музеенда 3 нче класс укучылары 08.02.2017

Патриотик айлык кысаларында график нигезендә 1-6 нчы класс укучылары мәктәп музеенда булачаклар. Бүген 3 нче класс укучылары музей экспонатлары белән танышып чыкты.
-
Патриотик айлык кысаларында 06.02.2017

Патриотик айлык кысаларында укучылар арасында баскетбол, волейбол ярышлары башланды.










