МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Колхозная, д. 16 |
| Телефон: | +7(8555)6 2-57-42 |
| E-Mail: | DMilyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Миляшкай" |
| Руководитель: | Харисова Лейсан Мирдависовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 141 |
| У нас учат: | 15 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
Бәйрәмгә чакырабыз"
27.05.2015
"Миләшкәй", диеп атала
Безнең гүзәл бакчабыз.
Иртәгәсен бакча белән
Без инде хуiлашабыз.
Хөрмәтле әти-әниләр! Сезне, безнең өчен кадерле булган, чыгарылыш балаларының бәйрәм иртәсенә чакырабыз! Бәйрәм иртәсен уздыру вакыты: 28.05. сәгать 16.00 тә.
Грустят березки во дворе в прощальный этот час,
Вы все пойдете в сентябре учиться в первый класс.
Возьмете ранцы, буквари, тетрадки, дневники,
И песню звонко пропоют вам школьные звонки!Уважаемые ребята, родители приглашаем Вас на вечер, который посвящается нашим дорогим выпускникам. Выпускные балы состоятся 28 мая, в 16.00 ч.
-
Всероссийский заочный музыкальный конкурс "Мелодинка" 27.05.2015

Мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Адиля ,Азалия Газетдиновалар Бөтендөнья күләм үткәрелгән " Мелодинка" вокал- җыр конкурсында 3 нче дәрәҗә лауреат исемле Дипломга ия булдылар. Балаларны музыка җитәкчеләре Ландыш Заянова әзерләде.
-
Чыгарылыш кичәсенә әзерлек
25.05.2015
Бакчабызда мәктәпкә әзерлек төркеме һәм кечкенәләр төркеме балпалары белән берлектә "Хуш бакча", "Сау бул сабый чагым" дигән тема астында бәйрәм иртәсенә әзерлек бара.
В ясельной и подготовительной к школе группах идут подготовка проведению праздника "До свидания ясельки"; "До свидания детский сад"
-
Җиңү килде җирне нурга күмеп 08.05.2015

Бүген бакчада " Җиңү килде җирне нурга күмеп" исемле әдәби музыкаль кичә булып үтте. Бәйрәмне мәктәпкә әзерлек төркем балалары белән тәрбиячеләре Адиятуллина Гөлүзә белән музыка җитәкчесе Ландыш Заянова әзерләде. Бәйрәмдә җиңү көненә карата җырлар шигырьләр яңгырады. Презентация аша тарихи вакыйгалар белэн таныштыру,сугыш ветераннарына карата хөрмәт тәрбияләү, балаларда кешелеклелек һәм потриотик тәрбия бирү максатыннан күрсәтелде. Бәйрәмнең азагында сугышта катнашкан кечкенә малай турында видео клип күрсәтелде.
-
П.И. Чайковский 07.05.2015

Бүген " Миләшкәй" балалар бакчасында бөек рус композиторы,дирижер Петр Ильич Чайковскийга 175 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә узды. Аны музыка җитәкчесе Лилия Заянова алып барды. Ул презентация аша аның тормыш юлы иҗаты белән таныштырды. Аның әсәрләре " Ел вакытлары" ," Балалар альбомы" музыкаль җыенытыкларына кергән әсәрләрен тыңладылар һәм " Аккош күле" балетыннан бию карадылар. Бәйрәмдә уртанчылар зурлар,мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашты.
-
Тукай мэңге безнең йөрәктә 24.04.2015

Габдулла Тукайның тууына 129 ел уңаеннан бакчабызда "Тукай мәңге безнең йөрәктә " исемле әдәби -музыкаль чара булып узды. Бәйрәм җыр биюләр,шигырьләр белән үрелеп барды. Бәйрәмнең икенче өлешендә Г. Тукай язган әкиятләренә мультфильмнар карадылар. Чараны мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тәрбияче Адиятуллина Голүзә алып барды. Җыр-биюләрне Ландыш Заянова әзерләде. Бәйрәм балаларда туган телебезне ,туган җиребезне ярату хисләре,бөек шагыйрьләребезнең иҗаты аша телебезнең матурлыгын,байлыгын тоя белергә өйрәтү,горулану хисләре тәрбияләү максатыннан оештырылды.
-
"Әбиемнең серле сандыгы" 23.04.2015

Бүген "Миләшкәй" балалар бакчасының уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче балалар белән тәрбиячеләр Кашапова Синара белән Фиразия Миннегалиева "Әбиемнең серле сандыгы" исемле күңел ачу кичәсен үткәрделәр. Бәйрәм балларда халкыбызның тарихына кызыксыну уяту; җырлар,уен һәм бию аша балаларда милли киемнәргә карата матурлык хисе,туган илгә,татар милләтенә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү максатыннан оештырылган иде. Бәйрәмне музыка җитәкчесе Заянова Лилия оештырды.
-
Ачык эшчәнлек 16.04.2015

16.04. көнне “Миләшкәй” балалар бакчасының рус теле тәрбичесе Ярмухаметова Г.В. мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән бакча тәрбиячеләренә рус теле буенча ачык эшчәнлек күрсәтте. Тәрбиячеләр Гөлназ Васимовнаның эшчәнлегенә югары бәя бирделәр. Балаларның сүз байлыгына, грамматик яктан дөрес сөйләшүләренә анализ ясап, югары бәя бирделәр.
-
“Кеше һәм космос” 11.04.2015

Бүген безнең бакчада (11.04.2015) Космонавтика көне уңаеннан күңел ачу кичәсе узды. Мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Адиятуллина Г.Г. балаларга “Кеше һәм космос” темасы астында презентация күрсәтеп, һәр слайд буенча кыскача сөйләде. Бәйрәм азагында балалар Т.Мөхәмәтшин сүзләре, Ф.Әхмәтов көенә “Яшь космонаватлар” җырын җырладылар.
-
“Яшь бөреләр” фестивале 07.04.2015

07.04.2015 көнне бакчабызның мәктәпкә әзерлек, уртанчылар, кечкенәләр төркеме балалары “Яшь бөреләр” фестивалендә чыгыш ясадылар. Җыр номинациясендә Мэктэпкэ әзерлек төркемнә йөрүче Адиля,вокал-дуэт номинациясендәбелән Азалия белән Адилә беренче дәрәҗә лауреат дипломнары белән бүләкләнделәр. Бию номинацияседә 3 нче дәрәҗә лауреат дипломына ия булдылар. Кечкенә бөреләребез Камиль белән Мәдинә тамашачы мэхэббэте яулаган өчен Диплом һәм йомшак уенчыклар белән бүләкләнделәр. Балаларны музыка җитәкчеләре Ландыш Лилия Заяновалар әзерләде.






