МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово,ул.Пушкина д.40 |
| Телефон: | +7(855)-562-44-53 |
| E-Mail: | Dleisan.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ляйсан" |
| Руководитель: | Латипова Айсылу Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 83 |
| У нас учат: | 9 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Җиз кыңгырау моңнары" фестивале 22.12.2025

Кичә районыбызда "Татарстанда кыш" проекты кысаларында "Җиз кыңгырау моңнары" исемле фестиваль үтте. Әлеге чарада бәйрәм ярминкәсе оештырылды, атлар парады үтте.Фестивальдә, безнең бакчабыз кызлары, кунакларны коймак, кайнар чәй белән сыйлады.
-
«Ел тәрбиячесе» бәйгесе 17.12.2025

Без буген «Ел тәрбиячесе» бәйгесендә. Бакчабызның данын Альбина Индусовна яклый.Уңышлар аңа.
-
Кардан арындырдык 16.12.2025

Бу көннәрдә кар күп яву сәбәпле, бакчабыз участокларында зур көртләр хасил булды. Кардан арындыру эшләрендә ярдәм күрсәткән, бакчабыз әтиләренә зур рәхмәтебезне җиткерәбез
-
10.12.2025

9 декабрь көнне, оешма-предприятиеләрнең смотр-конкурс финал концерты булды. Анда безнең "Ләйсән"балалар бакчасы коллективы да катнашты, һәм 10 000 сертификатка лаек булды
-
Балаларыбызны уңышлары белән котлыйбыз! 08.12.2025

Мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын Гареева Аделя һәм Харитонова Сөмбелне рәсәйкүләм "По стопам Менделеева" бәйгесендә җиңүләре белән котлыйбыз.Җитәкчеләре Халиуллина Алсу Илдус кызы.
-
Уңышларыбыз! 01.12.2025

Мәктәпкә әзерлек төркемендэ тэрбиялэнуче Гареева Адиля Республика күләм үткәрелгән "Алтын нота" конкурсынын "Моңлы тавыш"номинациясендә 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе Заянова Лилия Рафисовна!
-
Әниләр бәйрәме.
27.11.2025
Бакчабызда әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе булып узды. Бәйрәмебезгә хөрмәтле әниләребез килде, Кичә жырлар, шигырьлэр, биюләр , "Тамчы шоу" интеллектуаль бәйгесе форматында алып барылды. Бәйрәм ахырында балалар үз куллары белән ясаган буләкләрен иң якын кешелэренә тапшырдылар. Килгән кунакларыбыз да, балаларыбыз да бик канәгать булып калдылар.
-
Табиб буласым килә! 07.11.2025

Бүген безнең беренче кечкенә төркем балаларыбыз медицина дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар! Без мөһим һәм игелекле табиб һөнәре белән таныштык. Балалар табибның нәрсә белән шөгыльләнүен, аңа нинди инструментлар кирәклеген һәм аның кешеләргә ничек ярдәм итүен белделәр. Балалар табибларның авыруларны гына дәвалап калмыйча, кешеләрнең сәламәтлеге турында да кайгыртуларын белделәр.Хочу стать врачом!
Сегодня наши воспитанники первой младшей группы сделали увлекательное путешествие в мир медицины! Мы познакомились с важной и благородной профессией врача. Дети узнали о том, чем занимается врач, какие инструменты ему нужны и как он помогает людям. Ребята узнали, что врачи не только лечат болезни, но и заботятся о здоровье людей. -
“Көзге балл” бәйрәме 27.10.2025

Көз! Елның иң матур һәм мул вакыты. 23 нче октябрь көнне мәктәптә әзерлек төркеме балалары белән традиция буенча үткәрелә торган “Көзге бал” бәйрәме булып узды. Бәйрәм барышында күңелле җырлар, матур биюләр һәм кызыклы уеннар да булды!
Осень! Самое красивое и обильное время года. 23 октября в нашем детском саду состоялся традиционный праздник “Осенний бал” с детьми подготовительной группы. В ходе праздника были веселые песни, красивые танцы и веселые игры!
-
21.10.2025

А. Сухомлинский фикеренчә, бары тик хезмәт кенә кешене иҗади, акыллы, мәдәниятле һәм белемле итә алачак.Балалар бакчасында хезмәт тәрбиясе бирүнең тагын бер әһәмиятле ягы бар: хезмәт белән шөгыльләнү баланы мәктәпкә тәрбияләргә ярдәм итә. Без, тәрбиячеләр, моны яхшы беләбез, шуңа күрә үзебезнең балалар бакчасында моңа бик нык әһәмият бирәбез.








