МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида "Кубэлэк" Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, РТ, с.Муслюмово, ул. Кооперативная, д. 166/1 |
| Телефон: | +7(855)-563-90-02 |
| E-Mail: | DKub.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кубэлэк" |
| Руководитель: | Карамова Гульназ Рустамовна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 100 |
| У нас учат: | 13 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида "Кубэлэк" Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Конкурс "Театральное лукошко педагога"
26.01.2021
Сегодня воспитатели нашего детского сада презентовали перед членам жюри работы, сделанные своими руками. Вниманию комиссии были представлены игрушки к русским народным и татарским народным сказкам и различным произведениям. Все воспитатели постарались, представленные работы были оформлены эстетически и со вкусом.
-
Кар көне/ День снега
25.01.2021
Бездә бүген кар көне! Без кар бөртекләренең матур киемнәрен өйрәндек, кар йомарламы атышып уйнадык, күңелле җырлар җырладык. Җилем һәм тоз ярдәмендә кар бөртекләре белән плакат бизәдек.
У нас сегодня День снега! Мы изучили красивые наряды снежинок, играли в снежки, пели веселые песни. С помощью клея и соли разукрасили плакат снежинками.
-
"Күркәм гадәтләр" темасына әңгәмә
22.01.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында бүген бакчабызда Җәмигъ мәчете хәзрәте Фәрит Сәгыйдулла улы Аитов "Күркәм гадәтләр" темасына әңгәмә үткәрде
-
"Балыклар"темасына аппликация/Аппликация на тему "Рыбы"
19.01.2021
Дети старшей группы познали представления о рыбах, как о живых существах, живущих в воде, сформировали свои знания о строении рыб. Закрепили приемы вырезывания и аккуратного наклеивания; развили цветовое восприятие, чувство композиции.
Зурлар төркеме балалары балыкларның суда яшәвен, аларның төзелеше, яшәеше белән танышып, балыкларны өйдә аквариумда да тотарга мөмкин икәнлеген ачыклап, кисеп-ябыштыру күнекмәләрен ныгыттылар.
-
Рус теле эшчәнлеге/ Занятие по русскому языку 15.01.2021

Зурлар төркеме балалары рус теле эшчәнлегендә савыт-сабаларның русча әйтелешен һәм аш бүлмәсендә аларның ничек кулланылганын белделәр.
Дети старшей группы познакомились с названием посуд и узнали об их применении.
-
Флеш-семинар узды 13.01.2021

Бүген бакчабызда "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны Федераль дәүләт белем бирү стандарты шартларында заманча педагогик технологияләрне кулланып грамоталылыкка әзерләү" темасына мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре өчен флеш-семинар узды. Тәрбиячеләребез Латипова А.Ф. һәм Ахунова Э.Н. грамоталылык нигезләрен үзләштерү буенча ачык эшчәнлекләр курсәтте. Тәрбияче Хәлиуллина В.В. "Грамоталылык нигезләрен үзләштерү буенча өйрәнгән материалларны ныгыту өчен интерактив уен белән таныштырды.
-
"Теремкәй" әкияте персонажлары 12.01.2021

Уртанчылар төркемендә әвәләү эшчәнлеге. "Теремкәй" әкияте персонажлары.
Лепка в средней группе. Герои сказки "Теремок"
-
Петрушкага иптәш ясау 30.12.2020

Зурлар төркеме балалары белән кисеп-ябыштыру эшчәнлегендә Петрушкага Яңа ел бәйрәменә барырга иптәшләр ясадык.
-
Тау шуабыз / Катаемся с горки 28.12.2020

Уртанчылар төркеме балалары тәрбияче апалары белән бергәләп тау өйделәр. Аңа көн саен су сибеп. кар өстәп, үстерделәр. Күмәк көч кайда да яхшы!!!
Дети средней группы вместе с воспитателями сделали снежную гору. Каждый день поливали водой, выравнивали. Хочется быстрее с неё скатиться!
-
Нәниләр бәйрәм итә 25.12.2020

Бүген 1 нче кечкенәләр төркеме балалары янына да Кыш бабай белән Кар кызы килде. Нәниләр аларга өйрәнгән шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр. Бергәләп уйнадылар, биеделәр, җырладылар.



