МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида "Кубэлэк" Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, РТ, с.Муслюмово, ул. Кооперативная, д. 166/1 |
| Телефон: | +7(855)-563-90-02 |
| E-Mail: | DKub.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кубэлэк" |
| Руководитель: | Карамова Гульназ Рустамовна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 100 |
| У нас учат: | 13 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида "Кубэлэк" Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
"Беренче адымнар" проекты. 25.03.2019

"Беренче адымнар" проект эшләре конкурсында "Күбәләк" балалар бакчасы балалары зур уңышларга ирештеләр. Бариев Ислам 2нче, Абдуллин Рәшит-3 нче призлы урын алдылар.Котлыйбыз!
-
" Россиянең педагог-психологы-2019 " 25.03.2019

"Күбәләк" балалар бакчасының педагог-психологы Латипова А. Ф. Сарман районының Җәлил бистәсендә узган " Россиянең педагог-психологы-2019 " Республика конкурсының зона этабында катнашты. Конккурс нәтиҗәләре буенча Айсылу Фәрит кызы 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.Котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
-
Семинар 20.03.2019

"Күбәләк" балалар бакчасы тәрбиячеләре Хатипова Г.М., Лошкарева Н.Р. 20 нче март көнне Мамадыш шәһәренең 5нче санлы “Бәләкәч” балалар бакчасында “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның экологик культурасын тәрбияләүдә инновацион алымнар” темасы астында төбәкара семинарда булып кайттылар.
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары компьютерда һәм телефонда озак утыруның зыяны белән танышалар 19.03.2019

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары компьютерда һәм телефонда озак утыруның зыяны белән таныштылар. Экран алдында озак утырып баланың ашказаны эшчәнлеге бозыла,организмнан таркалган продуктлар начар чыгарыла һәм ул еш авырый башлый. Медиклар барлык компьютерчыларның канында лейкоцитлар күләменең түбән булуын ассызыклый .Димәк,аларның организмында саклану функцияләренә зыян килә,авыруларга каршы торучанлык какшый. Иң мөһим фактор –психикага авырлык килә. Әйдәгез,балаларыбызның бу мавыгуларына игътибарлырак булып,компьютерда уйнау вакытын чикләп,Балаларның сәламәт,белемле һәм тәрбияле булып үсүләренә ирешик.
-
Музейда экскурсиядә 19.03.2019

Балаларда туган як тарихына кызыксыну уяту максатыннан, зурлар төркеме балалары музейда экскурсиядә булдылар. Музей үзенең бай тарихы һәм экспонатлары белән балаларда һәрвакыт зур кызыксынучанлык уята. Балалар бу экскурсия ярдәмендә үзләренә бик күп мәгълүмәт тупладылар.
-
Бакчабызның икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү эшчәнлегендә "Бозау, колын, бәрән" турында сөйлибез. 18.03.2019

-
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары язның беренче чәчәге-умырзая һәм тал песие ясыйлар. 18.03.2019

-
Бакчабыз кунаклар кабул итә 15.03.2019

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Россиянең татар авыллары” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында Мөслимдә Татарстан Республикасыннан гына түгел, РФ ның 40 регионыннан килгән 800 гә якын делегат кунак булды. Зур кунакларны безнең "Күбәләк" балалар бакчасы да кабул итте.Кунаклар бакчабыздан, безнең кунакчыллыктан хәйрән калып киттеләр.
-
Беренче кечкенәләр төркеме балалары өйрәнә...
14.03.2019
Беренче кечкенәләр төркеме балалары белән индивидуаль эш.Татар халык ризыгы-өчпочмак.Тозлы камырдан ясап карау серләренә төшенәбез.
-
Бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Менә нинди минем әнием" темасына рәсем ясадылар. 14.03.2019




