МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Зурлар төркеме балалары әниләрен бәйрәм белән котладылар! 04.03.2022

Рәхмәт сиңа, әнкәй, яшәгәнең өчен!
Рәхмәт сиңа, әнкәй, безне яшәткәнең өчен!
Балам диеп, күз нурларың жәлләмичә,
Кайткан саен назлап, сөеп йоклатканың өчен!
Зурлар төркеме балалары әниләрен бәйрәм белән котладылар.
-
Уртанчылар төркемендә әниләр бәйрәме! 03.03.2022

Уртанчылар төркеме балаларының иң газиз кешеләре, әниләре, бәйрәм залына җыелды. Бүген әйтелгән теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән - кадерле әниләребез, сезнең өчен!
-
Мәктәпкә әзерлек төркемендә иң гади математик күзаллаулларны формалаштыру буенча шөгыль 02.03.2022

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары иң гади математик күзаллаулларны формалаштыру буенча шөгыль барышында шакмаклы дәфтәрләрдә ориентлашуны камилләштерделәр.Предметларның озынлыгын шартлы үлчәм ярдәмендә үлчәргә өйрәнделәр.
-
Хезмәт төбе - хәзинә! 02.03.2022

Мәктәпкә әзерлек төркеме балаларында хезмәткә мәхәббәт, хөрмәт һәм бакчачы һөнәренә соклану тәрбияләү максатыннан яшел почмакта эшне дәвам итәбез. Балалар белән чәчәк үсемлекләрен аерып, савытларга күчереп утыртуны башкардык.
-
"Йорт хайваннары" бәйгесендә җиңү 01.03.2022

Хәсәнов Исламны "Йорт хайваннары" бәйгесендә 1 урын яулавы белән котлыйбыз. Әзерләгән тәрбиячесе Гөлзада Гавис кызына киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
"Сак булыгыз - юка боз!" темасына әңгәмә 25.02.2022

Балаларда сулыкларда, бозлыкларда куркынычсызлык кагыйдэлэрен утэу кирәклеге турында белемнэрен формалаштыру; игътибарлылык, зирәклек, кызыксынучанлык, уз-узенне саклау хисе тәрбияләү максатыннан "Сак булыгыз - юка боз!" темасына әңгәмә уздырылды.
-
Дымка фигурасын рәсемгә төшерү 24.02.2022

Мәктәпкә әзерлек төркемендә рәсем шөгыле узды. Балалар дымка уенчыгың барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Бу уенчыкларның үз төсе, үз формасы, үз орнаменты белән башка уенчыклардан аерылып торуларына төшенделәр. Дымка аты фигурасына карап, аны рәсемгә төшерделәр.
-
"Яшел ут-2022" бәйгесендә 1 урын 22.02.2022

Тәрбиячебез Шайхутдинова Эльвира Сиренад кызы "Яшел ут-2022" район бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап, "Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүче иң яхшы тәрбияче" номинациясендә 1 урынга лаек булды. Эльвира Сиренадовнаны котлыйбыз! Республика этабында да аңа уңышлар телибез!
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әтиләрне бәйрәм белән котладылар 21.02.2022

Бакчабызда мәктәпкә әзерлек төркемендә "Ватанны саклаучылар" көне уңаеннан бик күркәм бәйрәм оештырылды. Балалар әти-бабаларына җыр, шигырь, биюләр бүләк иттеләр. Әтиләр арасында оештырылган ярышлар да бик күңелле үтте.
-
Әфганчылар көне уңаеннан митингта катнаштык 21.02.2022

15 февраль көнне Әфганчылар көне уңаеннан хәрби һәм хезмәт Даны мемориаль комплексында тантаналы митинг үтте, әфган сугышында hәлак булган геройларнын hәйкәлләренэ чәчәкләр салынды.







