МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Театр күрсәттеләр 31.05.2023

Бүген бакчабыз балалары өчен район мәдәният йортында эшләп килүче Яббарова Синара Ягъфаровна җитәкчелегендәге "Асылташ" балалар театры балаларыбызга бик матур һәм эчтәлекле "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштерделәр.
-
Чыгарылыш кичәсе - 2023 30.05.2023

Чыгарылыш кичәсе - 2023!
Бакча белән саубуллашу көне,
Ул гаҗәеп моңсу, күңелле.
Шундый көн бу – олы бәйрәм үзе,
Үзгәртә дә куя тормышны.
Баш очыннан ак болытлар ага,
Ак болытлар – сезнең балачак.
Балачакка кире кайтып булмый
Алар шулай ап-ак калачак.
Ак болытлар – сезнең балачак.
-
Бәйгедә икенче урын 25.05.2023

Зурлар төркеме балалары экологик тәрбия буенча "Табигатьне сакларга - җир шарын якларга!" исемле бөтенрәсәй иҗади бәйгедә катнашып 2 дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Әзерләгән тәрбиячеләренә - Хаматшина Р.В. һәм Габдулхакова Р.М.ларга рәхмәтләребезне җиткерәбез! Киләчәк эшләрендә дә уңышлар телибез!
-
Бүләкләү тантанасында катнаштык 24.05.2023

Бүген "Юный мастер" чемпионатының дипломнары белән бүләкләү тантанасында катнаштык. Бакчабыздан Идиятуллина Раяна "Мәктәпкәчә тәрбия бирү" компетенциясенең "Иң аралашучан" номинациясендә җиңү яулады






-
Ташбака көне 23.05.2023

Бөтендөнья искә ала
Ташбака көнен бүген,
Акыллы җәнлек икән ул,
Ышанмый тора күңел.
Каты кабыклы җәнлек ул,
Хәрәкәт итә акрын,
Йомыркаларын сала да,
Йөзеп китә ул тагын.
Бер ел яши ала икән
Ашамыйча ташбака,
Зирәклек, байлык символы
Диелгән интернетта.
Сулыкларда, коры җирдә
Яши ала ташбака,
Серле җәнлек икән ул,
Йоклый ди салкын булса.
Бөтен материкта яши,
Антарктидадан кала,
Иң яраткан ризыклары –
Тузганак дип санала.23 май - бөтендөнья ташбакалар көне. Зурлар төркеме балалары әлеге көнгә багышлап иҗади эш башкардылар.
-
Бәйгедә җиңү 22.05.2023

Менделеевск шәһәренең "SUPER ПОКОЛЕНИЕ" үсеш үзәге оештырган "Эхо Победы" республикакүләм шигырь конкурсында катнашып, икенче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче Андреева Сәидә 1 дәрәҗә дипломга лаек булды. Афәрин, Сәидә, котлыйбыз!
-
Бүләкләр кайтты 19.05.2023

Регионара "Юный мастер" чемпионатында катнашып яулаган бүләкләребез кайтты
-
Бәйгедә катнаштык 18.05.2023

Бүген Мөслим гимназиясендә үткән "Мин - милләтемнең киләчәге, горурлыгы"район бәйгесенең финал турында катнашып мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Хәсәнов Ислам "Иң тырыш бала" номинациясендә җиңү яулады. Исламны чын күңелдән котлыйбыз. Әзерләгән тәрбиячеләренә һәм ярдәм иткән әнисенә чын күңелдән рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Интеллектуаль уен 17.05.2023

Зулар төркемендәге балалар белән район балалар библиотекасы хезмәткәрләре тарафыннан "Кызыклы китаплар илендә" дигән интеллектуаль эшчәнлек оештырылды.
-
Велойөгереш - 2023 16.05.2023

15 май - гаилә көне уңаеннан районыбызда Велойөгереш - 2023 ярыш узды. Әлеге чарада бакчабыз коллективы белән катнаштык.







