МАДОУ "Детский сад №294 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Московского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420095, РТ, г. Казань, ул. Восход, д. 13а |
| Телефон: | +7(843)-554-80-91 |
| E-Mail: | ds294.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №294" Московского района г.Казани |
| Руководитель: | Загидуллина Айгел Гамиловна |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 112 детей |
| У нас учат: | 14 |
МАДОУ "Детский сад №294 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Московского района г.Казани - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Бакчабызда яшелчәләр үсә 16.08.2017

Быел безнең бакчабызда балаларны яшелчәләрнең ничек үсүе белән таныштыру максатыннан тәҗрибә участогы - яшелчә бакчасы булдырылды. Бакчабызда барлык төр яшелчәләр дә үсә. Моны үстерүдә, әлбәттә, тәрбиячеләребез һәм балаларыбыз катнаша. Түтәлләргә орлыклар утырту, су сибү, чүп утау дисеңме - һәрбер эшне балалар бик теләп башкара. Хезмәт белән уен аралаштырылып алып барыла.
Безнең өчен гади генә тоелган нәрсәләр дә, балалар күзлегеннән караганда бөтенләй башка төрле күренә.
-
Алтын сандыкны эзләү 29.06.2017

Бүген безнең бакчабызда бик кызыклы чара үткәрелде. Балалар пиратлар яшергән алтын сандыкны эзләү белән мәшгуль булдылар. Алар могҗизалы утрауларда кызыклы биремнәр үтәделәр һәм берничә өлештән торган картаны таптылар. Картада билгеләнгән урында балаларны энҗе-мәрҗәннәр тулы сандык кына түгел, ә пиратлар калдырган күчтәнәчләр дә көтә иде. Бүгенге көн могҗизалы да, шул ук вакытта мавыктыргыч та булды.
-
Сабантуй 05.06.2017

Татар халкының милли бәйрәмен безнең балалар бакчасында уздыру традициягә әверелде. Бу ел да бакчабызда Сабантуй бәйрәме зурлап уздырылды: бакчабыз мәйданчыгы төрле төстәге шарлар, чигүле сөлгеләр белән бизәлде, музыка һәм шат балалар тавышы әллә кайдан яңгырап тоды. Тәрбиячеләребез, көрәшче бабай белән бергә мәйдан уртасында төрледән-төрле матур уеннар оештырдылар, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен искә төшерделәр. Кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату яисә капчык киеп йөгерү дисеңме, һәркем үзенең осталыгын күрсәтте, Сабантуй бүләкләрен отты. Җыр һәм бию тынып тормады. Сабан туе шаулап-гөрләп үтте!
-
День защиты детей 01.06.2017

Каждый год в первый день лета в нашем детском саду отмечается большой праздник - Международный день защиты детей. Этот день, прежде всего напоминание обществу о необходимости защищать права ребенка, чтобы все дети росли счастливыми, занимались любимым делом и в будущем стали замечательными родителями и гражданами своей страны.
В детском саду праздник для детей прошел весело и интересно. Дети дружно пели, танцевали, рассказывали стихотворения, участвовали в разных играх. А в завершении праздника получили разноцветные шары, символизирующее их счастливое, радостное детство.
-
Сау бул, балалар бакчасы! 30.05.2017

Моннан биш ел элек әле сөйләшә дә белмәгән, яңа тәпи киткән балалар безнең бакчабызга килгән иде. Тәрбияче апалары белән шатлыкларын да, борчуларын да бергә уртаклашып, үсеп җиткәннәре сизелмичә дә калган.
Чыгарылыш кичәсенә килгән һәр кеше алар белән горурланып, уңышларына сөенеп утырды. Балачакның узган мизгелләрен искә төшергәндә, әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең һәм балаларның күзләре яшьләнде, чөнки алар балачак иле белән саубуллашты. Сөенечле һәм моңсу мизгелләр күп булды бәйрәмдә...
Бу көн мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен мәңге истә калачак!
Ак юллар сезгә, балалар! Сезне тылсымлы һәм мавыктыргыч белем дөньясы көтә!
-
Добрая Казань 20.05.2017

В рамках декады добрых дел, наш детский сад участвовал во многих мероприятиях: были собраны вещи для нуждающихся, организован сбор макулатуры, принимали активное участие в благотворительном концерте. А кульминацией данной декады стала общегородская "Ярмарка добра", которая прошла в ДК Химиков. Посетители ярмарки с удовольствием покупали выпечки, домашние заготовки, соки с нашего стола. Все собранные средства данной ярмарки, в которой приняли активное участие родители и сотрудники нашего детского сада, пойдут в пользу благотворительных фондов города (для лечения детей с онкологическими заболеваниями).
-
Спартакиада 19.05.2017

19нчы майда бакчабызның "Ракета" командасы районныбызның балалар бакчалары арасында уздырылган Спартакиадасында катнашты. Судьяларның кырыс һәм таләпчән булуларына карамастан, командабыз 2 урынга лаек булды: диплом һәм медальләр белән бүләкләнде. Балаларыбызга һәм физкультура җитәкчесе Хайруллин Р.А. унышлар һәм ярышларда тагын да яхшырак нәтиҗәләр күрсәтүләрен теләп калабыз!
-
Безнең йолдызчыкларыбыз 19.05.2017

Ел буена түләүле түгәрәкләргә йөрүче балалар бүген безне үзләренең чыгышлары белән таң калдырды. Алар арасында кабынып килүче йолдызчыкларыбыз бик күп! Без моның өчен бик шат! Ә иң куанычлысы шул - педагогларыбызның кунакка килгән әти-әниләр авызыннан рәхмәт сүзен ишетү.
-
Ачык шөгыльләр 18.05.2017

Атна дәвамында төркем тәрбиячеләре бер-берләренең шөгыльләрен карадылар, тәҗрибә белән уртаклаштылар. Эшчәнлек мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт стандартларына туры китереп оештырылган иде. Ахырда түгәрәк өстәл ярында фикер алышулар булды.
-
Җиңү бәйрәме 05.05.2017

Бүген безнең бакчабызда Җиңүнең 72 еллыгына багышланган чара узды. Бәйрәмгә өлкән буын вәкилләре - балаларыбызның дәү әниләре һәм дәү әтиләре чакырылган иде. Яшь буынның бу чорны ничек күзааалулары сугыш һәм тынычлык турында сөйләгән шигырьләре, җырлаган җырлары, биюләре аша чагылды. Бәйрәм бар кешенең күңеленә хуш килде, туган илебезгә карата горурлык хисләре уятты!








