• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А
Телефон: +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43
E-Mail: G12tat.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой"
Руководитель: Нагимова Зуммарат Шамиловна
Год основания учреждения: 1993
У нас учатся: 449 учащихся
У нас учат: 30 педагогов

Новости гимназии

Шигърият бәйрәме кунагы – Эльмира Шәрифуллина

Опубликовано: 30.04.2015

Габдулла Тукайга багышланган шигърият көннәре 29 апрельдә гимназиянең актлар залына башлангыч сыйныф укучыларын җыйды. Безгә кунакка күренекле татар шагыйрәсе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмира Мөхәммәт кызы Шәрифуллина килде.
Кызларыбыз Эльмира апаларына дистәләгән искиткеч акыллы һәм кызык сораулар бирделәр, шуңа күрә аралашу бик мавыктыргыч һәм мәгънәле килеп чыкты. Аеруча кызлар “Шигырь язу, иҗат итү ничек башлана?” дигән сорауларына җавап эзләделәр. Ә Зилә Хәбибуллина үз иҗатын күрсәтеп җырлап та алды.
3А һәм 3Б сыйныф укучылары очрашуга нык әзерләнеп килгәннәр иде, алар ихлас күңелдән, бик сәнгатьле, үтемле итеп Эльмира Шәрифуллинаның “Мәкәрҗә кунаклары” әкиятен, бик күп шигырьләрен яттан сөйләделәр. Аларның чыгышлары бик матур һәм күңелле булды. Шагыйрә кызларны сокланып һәм шатланып тыңлады.
Очрашу ахырында Эльмира Шәрифуллина кызларыбызга милләт балалары, киләчәктә бәхетле милләт аналары булуларын һәм бик күп уңышлар теләде.
Рәхмәт Сезгә, Эльмира Мөхәммәтовна! Без Сезне яңа очрашуларга көтеп калабыз.


К списку новостей