• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А
Телефон: +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43
E-Mail: G12tat.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой"
Руководитель: Нагимова Зуммарат Шамиловна
Год основания учреждения: 1993
У нас учатся: 449 учащихся
У нас учат: 30 педагогов

Новости гимназии

Туфан ага безне кабат бергә җыйды...

Опубликовано: 25.03.2017

Аның иҗаты – Идел кебек киң...
Фикерләре – Идел кебек тирән...
Аның исеме – Идел кебек мәңгелек!..
24 мартта Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиясендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, халык язучысы Туфан Габдулла улы Миңнуллинның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан, Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның IV республика конференциясе уздырылды. Конференцияне ачу тантанасында укучыларны һәм укытучыларны Туфан аганың кызы Әлфия ханым Юнысова-Миңнуллина, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге башлыгы Шәрипова Алсу Сәмигулла кызы, Казан шәһәре Мәгариф Идарәсе башлыгы урынбасары Һидиятов Илнар Рузәл улы, Татарстан Язучылар Берлеге рәисе Салихов Данил Хәбибрахман улы, “Җыен” фонды директоры Фоат Рәфыйков, Ф.Г.Аитова исемендәге 12 нче гимназия директоры Әхмәтҗанова Лилия Марс кызы сәламләде.
Әлеге конференция беркемне дә битараф калдырмады. Сайлап алу этабында 500дән күбрәк укучы катнашты!
Конференцияне гамәлгә ашыручылар:
- Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты;
- Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы;
- Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе;
- Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры;
- Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры;
- Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия.
Конференциянең “Журналистика. “Кызыл тышлы дәфтәрдән”, драма әсәрләре һәм сценарийлар язу, “Драматургия. “Театр яктылыкка, нурга илтә!”, “Утырып уйлар уйладым” китапнамәләр (буктрейлерлар) ясау номинацияләрендә 335 укучы һәм 27 укытучы көч сынашты. Фәнни-иҗади эшләрне республиканың күренекле сәнгать әһелләре, галимнәр һәм журналистлар бәяләде.
“Драматургия. “Театр яктырыкка, нурга илтә!” номинациясе исә ике көн дәвам итте. 22 мартта Казан шәһәреннән 31 театр коллективы чыгыш ясаган булса, 24 мартта Татарстан Республикасының Арча, Баулы, Биектау, Тәтеш, Минзәлә, Кама Тамагы, Әтнә, Лаеш районнарыннан 13 театр коллективы ХХ гасырның икенче яртысы һәм XXI гасыр татар драматургиясе әсәрләреннән бер өзекне сәхнәләштерде. Укучылар иҗатын республикабызның күренекле театр артистлары – Исламия Мәхмүтова, Эмиль Талипов, Илнур Закиров, Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Юнысова-Миңнуллина, К.Тинчурин театры музее мөдире Розалия Чабатова бәяләде.
Конференциянең 45 җиңүчесенә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

Конференцияне Оештыру комитеты



К списку новостей