Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А |
| Телефон: | +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43 |
| E-Mail: | G12tat.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой" |
| Руководитель: | Нагимова Зуммарат Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 449 учащихся |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Ил аклыгы - дәү әниләр! 01.10.2019

1 октябрьдә гимназиянең Актлар залында халыкара Өлкәннәр көненә багышланган "Ил аклагы - дәү әниләр" бәйгесе узды. Бәйгедә 1-4 сыйныф укучылары дәү әниләре белән чыгыш ясады. Дәү әниләр үз тормышларындагы 5 бәхетле мизгел һәм гаилә ядкәрләре турында бәян итте. Хөрмәтле кунакларыбызга Фатиха Аитова һәм Туфан Миңнуллин музейларына сәяхәт, чәй табыны янында күңелле әңгәмә оештырылды. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтлеләребез!
-
"Игелек ярминкәсе - 2019" узды! 14.09.2019

14 сентябрьдә Мәскәү районында урнашкан Урицкий паркында күркәм гадәткә әверелгән "Көзге игелек ярминкәсе" үтте. "Нур" балалар оешмасы сату-алу өчен җавап тотса, гимназиябез коллективы, әти-әниләр ярдәме белән мул сату ноктасы оешты. Ярминкәдән җыелган керем мөмкинлекләре чикләнгән, матди ярдәмгә мохтаҗ балага тапшырылды. Әлеге күркәм чара киләчәктә дә дәвам итсен!
-
Рәхим ит, Белем көне! 02.09.2019

2 сентябрьдә гимназия мәйданында тантаналы Белем көне линейкасы гөрләде! Бәйрәм тамашасы күңелле тәбрикләүләр, җыр-бию, курай моңы, кызыклы флешмоблар белән үрелеп барды... Яңа 2019-2020 уку елында белем йорты бусагасын 52 беренче сыйныф укучысы атлап керде. Белем иленә рәхим итегез, нәни гимназистлар!
-
Гимназиябездә WorldSkills кунаклары! 22.08.2019

22 августта гимназиябез укучылары WorldSkills дөнья чемпионаты катнашучыларын - Марокко делегациясен сәламләде. Кунакларга җырлы-биюле бәйрәм программасы тәкъдим ителде. Татар биюе, курай, Сабантуй ярышлары, кош теле пешерү буенча мастер-класслар күрсәтелде. Казанда кабат очрашканга кадәр, дуслар!
-
"Кояшкай"да - Кариев театры! 21.06.2019

Гимназиянең "Кояшкай" лагере үз эшен дәвам итә. Һәр көн төрле кызыклы чаралар ("Кояшкай" гүзәле - 2019", "Биюләр бәреше", "Минута славы", "Интуиция" һ.б.) белән үрелеп бара. 20 июньдә лагерьдә ял итүчеләр өчен Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артисты Илнар Низамиев мавыктыргыч тренинг уздырган булса, бүген укучылар Җиңү паркында илебез каһарманнарын искә алды.
-
Джинслар бәйрәме 10.06.2019

10 июнь халык арасында киң таралган джинсларга багышлап бәйрәм булып узды.
-
А.С.Пушкинның туган көне 06.06.2019

6нчы июнь атакты рус шагыйре А.С.Пушкинның туган көне уңаеннан шигьрият кичәсе үтте.
-
"Кунакчыллык" чарасы 05.06.2019

5нче июнь көнне лагерьда "Кунакчыллык" чарасы узды. Бу чарада һәр отряд үз илен уңышлы гына яклады.
-
Ачылыш тантанасы 03.06.2019

3 июнь көнне җәйге лагерьнең ачылыш танатнысы булып узды.
-
Кремльга сәяхәт 01.06.2019

1нче июнь көнне Балалар яклау көне кысаларында кызларыбыз Кремльга бардылар.








