Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №1» г. Мензелинска РТ/Минзәлә шәһәренең "1нче урта гомуми белем мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423700, Республика Татарстан, Мензелинский район, г. Мензелинск, ул. К.Маркса, д. 77A/423700, Татарстан Республикасы, Минзәлә районы, Минзәлә шәһәре, К. Маркс ур., 77A |
| Телефон: | +7(855)-553-24-37;+7(855)-553-24-39 |
| E-Mail: | S1.Mnz@tatar.ru ; flesh-sch@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №1" г.Мензелинск РТ |
| Руководитель: | Ильина Ольга Владимировна |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 727 учащихся/ 727 укучы |
| У нас учат: | 54 учителя/ 54 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №1» г. Мензелинска РТ/Минзәлә шәһәренең "1нче урта гомуми белем мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Конкурс «Безопасное колесо-2016» 22.04.2016

В спортивном зале СОШ №1 прошел районный этап конкурса «Безопасное колесо», посвященный Дню Победы, а также празднованию 80-летия образования ГИБДД. В нелегкой борьбе по итогам трех этапов победительницей стала команда из СОШ №1 В личном зачете в номинации «Лучший знаток ПДД» среди девочек стала Юлия Гассман (СОШ №1), среди мальчиков – Искандер Фаттахов (СОШ №1). Мы очень рады за наших победителей. Желаем им дальнейших успехов в учебе, в общественной жизни школы.
-
В школе для учащихся 1-6 классов объявлен конкурс макетов на тему Великой Победы. 22.04.2016

Учащиеся 1Б класса выполнили свой макет одними из первых. Молодцы!
-
Әдәби-музыкаль кичә 22.04.2016

Бөек Тукайның 130 еллыгын каршылап үткәрелүче чаралар дәвам итә. Шәһәребезнең Мәдәният йорты оештырган әдәби-музыкаль кичәдә мәктәбебезнең иң оста шигырь сөйләүчеләре чыгыш ясады. Кузьмин Владлен һәм Рахматуллина Гүзәл сәхнәдән Тукай әсәрләрен укыдылар.Бу укучылар 27 апрельдә уздырылачак Тукай фестивалендә катнашачаклар. Талант беркайчан да югалмый!
-
Габдулла Тукай туган көненә багышлап,”Тукайның моңлы дөньясы”дип исемләнгән чара үткәрелде 21.04.2016

21 нче апрель көнне мәктәбебездә бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көненә багышлап,”Тукайның моңлы дөньясы”дип исемләнгән чара үткәрелде. Чараны 10 сыйныф укучылары алып барды. Бәйрәмдә Г.Тукайның шигырьләре, җырлары яңгырады. Бәйрәм “Туган тел”не күмәкләп җырлау белән төгәлләнде.
-
В рамках начального технического творчества для учащихся 1-4 классов объявлен конкурс макетов военной техники, посвященный Дню Великой Победы. 20.04.2016

Учащийся 1Б класса смастерил макет танка.
-
Бердәм дәресләр көне 20.04.2016

2016 нчы елның 20 нче апреле республика буенча Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышлап бердәм дәресләр көне дип игълан ителде. Безнең мәктәп укучылары да бу чарадан читтә калмады. Анда укучылар Тукай иҗаты турында фикер алышты, аның шигырьләрен укыды. Шулай ук рәсем күргәзмәсе дә оештырылды.Мондый дәресләр укучыларның белемнәрен тагын да тирәнәйтә.
-
Тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесе. 20.04.2016

Мәктәбебездә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган чаралар башланып китте. 18 нче апрель көнне 5 нче сыйныф укучылары «Без-Тукай оныклары» баш астында уздырылган тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесендә көч сынаштылар.Укучылар Тукай эзләре буенча сәяхәттә булдылар, шагыйрьнең иҗатын искә төшерделәр, әкият геройлары белән очраштылар. Бәйгедә “Шүрәле “ командасы (5а, рус төркеме) җиңүче дип танылды.”Тукайчылар”(5 в сыйныфы, рус төркеме) һәм “Тукай оныклары”(5а,б,в сыйныфлары, татар төркеме) командалары ике генә баллга калышып икенче урынны яуладылар.Афәрин, укучылар!
-
Эшлекле сәфәр 19.04.2016

14 апрель көнне Минзәлә районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары Башкортстан Республикасының Кушнаренко авылына эшлекле сәфәр кылдылар. Сәфәрнең максаты - Кушнаренко районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән тәҗрибә уртаклашу иде. Минзәлә укытучылары “Улыбка”, “Чишмәкәй”, “Кояшкай” исемле балалар бакчасында булдылар, аларга Г.Тукайның тууына 130 ел уңаеннан бәйрәм кичәләре күрсәтелде. Эшлекле сәфәрне йомгаклап, район мәдәният сараенда укучылар тарафыннан әзерләнгән “Халык зур ул, көчле ул, әдип ул, шагыйрь ул ....” исеме астында фестиваль-концерт күрсәтелде. Концертта бөек шагыйребез Г.Тукайның шигырләре укылды, әсәрләре сәхнәләштерелде, җырлары җырланды. Чарада катнашучылар элеге очрашу соңгысы булмас дигән теләктә калдылар.
-
Брейн-ринг уены 19.04.2016

Тукай атналыгында 7 сыйныфлар арасында “Тукай эзләре буенча” брейн-ринг уены үткәрелде. Балалар Тукай иҗатын бик яраталар, мондый чараларда теләп катнашалар, үзләренең белемнәрен күрсәтәләр.
-
Мероприятия в парке Победы 19.04.2016

19 апреля в городском парке Победы прошло мероприятие посвященное открытию парков и скверов. В мероприятии приняли участие учащиеся школы. Ребята приняли активное участие в различных играх, акциях, соревнованиях.









